|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.03.2020 Шоу-бизнес
“Балмай” продюсеры Рафил Галимуллин карантин чорында Төркиягә барган: “Мин кайттым. Каян карабодай табып була?” (ФОТО)Балмай продакшн” продюсерлык үзәгенә нигез салучыларның берсе, продюсер, алып баручы, режиссер Рафил Галимуллин шушы карантин чорында курыкмыйча Төркиягә барып кайтты. Инстаграм сәхифәсеннән аңлашылганча, ул эшлекле сәфәр белән ялны берләштергән. "Үзе яшәгән кунакханә турында: “Зур да түгел, кечкенә дә түгел. Уңайлы, матур, чиста-пөхтә, вируссыз”, - дип тасвирлый. Татарстанга кайтуга әлеге дә баягы авырткан теманы күтәреп Рафил Галимуллин: “Мин кайттым. Каян карабодай табып була? Бәдрәф кәгазен отельдән җыеп алып кайттым үзе”, - дип шаярта инстаграм битендә.
Шарта белү бик кирәкле шәйдер, әмма 14 көн карантинда утырмыйча, өйдән чыгарга ярамас инде.
--- |
Иң күп укылган
|