поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
17.03.2020 Җәмгыять

Татарстанда 245 кеше коронавирус йоктыруы турындагы фейк таралды: өстәп, хәрби вертолетлар дезинфекцияли дип тә "чәчәләр"

Мессенджерлар аша таратылган, төнлә вертолетлардан дезинфекция максатыннан дару сиптерәчәкләре турындагы хәбәр - провокация. Коронавируска каршы көрәш штабы Татарстанда 245 кешенең әлеге авыруны йоктыруы турындагы хәбәрне ялган дип атады.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
 
Социаль челтәрләр һәм мессенджерларда Татарстанда, имештер, коронавирус инфекциясе йоктыруның 180гә якын яңа очрагы теркәлүе турында ялган хәбәрләр тарата башладылар. Әлеге яңалыкларның авторлары ышандыруынча, республикада, янәсе, рәсми мәгълүматлар буенча инде 245 кеше Covid-19 коронавирусын эләктергән. Алар хәтта районнар буенча статистиканы да китерә.
 
«Саба районында – ун, Теләче районында — алты, Арча һәм Әтнә районнарында берәр пациентка әлеге диагноз куелган, коронавирус йоктыручыларның калганнары - Казан кешеләре. Аларның барысы да күптән түгел вирус йөртүчеләр белән контактка кергән», - диелә ялган хәбәрләрдә.
 
Болардан тыш, социаль челтәрләрдә тагын бер ялган хәбәр таралды. Татарстанлыларны бүген 23.00-5.00 сәгатьтә хәрби вертолетларның дезинфекция максатыннан дару сиптерәчәге хакында кисәтәләр. Авторлар ишек һәм тәрәзәләрне ябарга, урамга чыкмаска чакыра. Коткы таратучылар ниндидер хәрби частькә сылтама ясый.
 
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, бу хәбәрләрнең барысы да - ялган.
 
«ТР Президенты шимбә көнне гражданнарны чит илгә сәфәрләрне кичектерергә чакырды һәм Россиянең барлык төбәкләрендә массакүләм чаралар санын киметү кирәклеге хакында белдерде. Ул әлеге чарага тыныч карарга өндәде», - дип искәртте республика вице-премьеры.
 
Фазлыева шулай ук чит илләрдән кайткан барлык кешеләргә табиблар өйләрендә медицина тикшерүе үткәрүенә басым ясады. Әлеге кешеләрдә коронавирус симптомнары юк.
Фото: пиксабай

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»