поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.03.2020 Җәмгыять

«Ике балам да өчәр кат авырды: нигә мәктәпләрне карантинга япмыйлар икән?»

Кемдер вирус турында уйлап та бирми, ә кемнәрдер бер даруханәдән икенчесенә чабып битлек эзли. Ни булса, шул булыр дип, чит илләргә чыгып китүчеләр дә бар. Ә сез коронавирустан саклык чаралары җитәрлек дип уйлыйсызмы? Газета укучыларыбызга шул сорауны бирдек.

Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артисты:
 
– Коронавирустан саклануны дәүләткә генә кайтарып калдырырга ярамый. Һәркем үзе үзен  кайгыртырга тиеш. Без барыбыз да үз сәламәтлегебез өчен җавап тотабыз. Авырый башладың икән, вакытында табибларга күренергә кирәк. Ниндидер вирус аркасында дөньяны туктатып булмый бит инде. Тормыш дәвам итә. Ә үземә килгәндә, урта яшьтәге кешеләргә бу вирус бик тими икән дип укыдым да, тынычландым.
 
 Эльмира Лотфуллина, Арча районы, кибетче:
 
– Авылда яшәгәч рәхәт икән ул. Берни ишетмисең, юк-барга кайгырмыйсың. Безнең сезнең кебек зур сәүдә үзәкләренә чыгып йөрисебез юк. Ял итәргә чит илләргә җыенмыйбыз. Коронавирус турында шаулаганчы ук, салкын тиеп әллә ничә кат авырып алдык.  Вирустан куркынычсызлык чарасы бармы икән ул? Юктыр, мөгаен. Эләгәсе булса, эләгә инде. Һәр дәвернең үз чире. Элек бизгәк белән авырганнар. Арабызда әллә нинди авырулы кешеләр бар. Янәшәбездәге кешенең чирен дә белмибез. Әгәр бу чир Татарстанда тарала икән, аны беркем дә туктата алмый. Барысы да – Аллаһы Тәгалә кулында. Ни язган, шуны күрербез.
 
Айсылу Лерон, алып баручы:
 
– Паникага бирелмим. Коронавирус хакындагы мәгълүматларны  иләк аша үткәрәм.  Балаларым өчен дә күңелем тыныч. Үземне элек ничек тоткан, шулай тотам. Әле менә бүген Ульянга бер төркем җырчылар белән концерт куярга барабыз. Бер елны мин грипп белән авырдым. Ул вакытта йөкле идем әле. Табиблар миңа “дуңгыз гриппы” дигән диагноз куйды. Шуннан соң, мин  бу чирнең гадәти грипп икәнен, аннан куркырга кирәкмәгәнен аңладым. Иң мөһиме: кешенең иммунитеты нык булырга тиеш. Әгәр ул түбән икән, теләсә кайсы вирус эләгергә мөмкин.
 
Зөләйха Сөләйманова, социаль хезмәткәр:
 
– Татарстанда куркынычсызлык чаралары җитеп бетми. Бүтән җирләрдә зур сәүдә үзәкләренә йөрүне тыйдылар. Ә бездә халык турында уйлаучы юк. Мәктәпләрне дә карантинга япмыйлар. Ул балаларны онлайн да укытып була. Ике балам да, өчәр кат авырды. Терелеп кенә укырга китәләр, башкаларыннан тагын йогып кайта. Күп кенә ата-аналар балаларын авыру килеш мәктәпкә җибәрә. Әнә шундыйларны җәзага тартсыннар иде ул. Бездә тәртип юк. Шуңа бары үзеңә генә ышанырга кирәк. Кеше күп йөргән җирләргә йөрми торырга, кулларны еш юарга, урамнан кайткач, борыннарны юдыртырга кирәк.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 16.03.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»