|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2020 Җәмгыять
Яңа фатир өчен кичектереп түләүне Ислам кануннары буенча ничек башкарырга?Бүген икътисади чынбарлык шундый ки, фатирны һәркем дә сатып ала алмый. Үз квадрат метрларын булдырырга теләгән яшь гаиләләр еш кына зур процентлар каралган заем акчаларына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Ә торак сатып алу өчен акчалары җитмәгән ике, өч баласы булган, процент белән эш итүгә дини яктан риза булмаган гаиләләргә нишләргә соң? Күптән түгел «Унистрой» компаниясенең Казандагы сату офисына яшь татар гаиләсе мөрәҗәгать итә. Алар арендага алынган фатирда яшиләр, үз куышлары һәм балаларының аерым бүлмәләре булуы турында хыяллана. Шул ук вакытта гаиләдә рәсми керем әти кешедә генә бар. Компаниянең белгечләре бу мәсьәләне түбәндәгечә хәл иткән. Гаилә ана капиталы аша дәүләт финанс ярдәме алырга хокуклы. "Жилищные традиции" https://znkgt.ru/joinus/ торак кооперативына кереп, "Хәләл" катнашу формасын сайлап, ана капиталын пай кертеме итеп түләп, фатир өчен кичектереп түләү (рассрочкага алу) мөмкинлеге бар. Иң мөһиме, барысы да шәригать кануннары буенча. Ә гаиләдә балалар булмаса? Бу очракта кичектереп түләүне башкача башкарып була. Сатып алучыларның күбесе зур булмаган фатирларда яшиләр. Яңа иркен торак сатып алу өчен Trade-in схемасы тәкъдим ителә. Бу очракта пай кертеме буларак әлеге фатир исәпләнәчәк. Шәригать кануннары буенча кичектереп түләүнең уникаль программасы Иң эре девелоперларның берсе булган «Унистрой» компаниясе, шәригать кануннарына таянып, яңа төзелештә торак сатып алырга мөмкин булган уникаль программа тәкъдим итә. Эксклюзив тәкъдим ярдәмендә һәр мөселман Казан, Уфа, Самара өлкәсендәге Тольятти шәһәрләрендә яңа иркен торак сатып алырга мөмкин. Шәригать буенча кичектереп түләү - ислам нормаларын үтәп, торак сатып алырга мөмкинлек бирүче яңа финанс инструменты ул. Шәригать нигезендә кичектереп түләүне рәсмиләштерү схемасы Двелоперларның бармак белән санарлыгы гына мондый алыш-бирешләрне тәкъдим итә. "Унистрой" мөселманнар өчен махсус программа булдырды, аның буенча яңа төзелештә торак мәйданы сатып алырга мөмкин. Рәсмиләштерү алгоритмы исә мондый: - «Унистрой» девелопер компаниясендә күңелегезгә ошаган фатирны сайларга https://znkgt.ru/objects/ - «Торак традицияләре» торак тупланма кооперативына керү өчен гариза язарга - «Хәләл» катнашу формасын сайларга - Торак бәясенең 50%ын түләргә, шуннан соң кооператив сез сайлаган фатирны сезнең өчен төзүчедән сатып алачак - Йортка кадастр паспортын алганнан соң, фатир алырга, ремонт ясарга һәм яшәргә була - 7 елга кадәр кичектереп түләү каралган "Торак традицияләре" – шәригать нормалары буенча процентсыз кичектереп түләп фатир алуның уникаль мөмкинлеге "Унистрой" компаниясе тәкъдим иткән уникаль программа - нәтиҗәле финанс механизмы ул. Торак-коммуналь хуҗалык, торак комплекслар һәм шәригать буенча алыш-бирешнең үзенчәлекләре турында тулырак мәгълүматны рәсми сайтта табарга мөмкин znkgt.ru. Реклама шартларында
--- |
Иң күп укылган
|