поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
02.03.2020 Язмыш

«Мин кайчан тереләм инде, әни?»

Бәйрәмнәр җиткәч, якыннарыбызны котлаганда гел бер теләк телибез: «Сәламәтлекнең корычтай ныклысы насыйп булсын сиңа», – дибез. Ә бар бит арабызда шундый кешеләр дә – алар чын-чынлап сәламәт булуның ни икәнен гомерләре буе белмиләр. Тик шулай да савыгуны өмет итәләр. Арчада яшәүче 27 яшьлек Гөлия Гайфетдинова да, һәр иртә әнисенә бер үк сорауны бирә: «Мин тереләчәкмен бит әйеме, әни? Мин кайчан йөри башлыйм инде?» – ди кыз.

Гөлия Гайфетдинованың авыруы бик катлаулы һәм газаплы. Ул тәне тартышудан (судорога) интегә. Көзән җыеру гына түгел бу. Кайбер көннәрдә алтышар сәгать дәвам иткән чирнең авыртуларына түзә алмый елый Гөлия. «Әни, авырта», – дип өзгәләнә. Шушындый мизгелләрендә әнисе янында булса да, кызына берничек ярдәм итә алмый шул. Әнисе генә түгел, табиблар да көчсез: кайбер очракларда дарулар кадасалар да, тәне тартышулар бетми, Гөлиянең газапланулары дәвам итә:
 
– Минем йөрәкләрем авырта инде бу хәлләрне карап торудан. Үз балаңның интегүләренә ярдәм итә алмаслык көчсез булуың бик авыр әйбер. Өйдән чыгып торасы килә кайвакыт. Бу тәне тартышуы шулкадәр көчле ки – кулбаш, оча буыннары чыга, – ди кызның әнисе Тәнзилә ханым Гайфетдинова.
 
Әле моннан тыш, эпилепсия өянәкләре дә була икән. Алары тагын да куркынычрак, дип аңлата әңгәмәдәшем. Тик нидән шулай булуын кызның якыннары әйтә алмый.
 
– Гөлия минем икенче булып туган балам. Ун яшькә өлкәнрәк апасы бар. Йөклелек чорым яхшы узды, тик туган чагында бик кечкенә – 2 килограмм 400 грамм гына булды Гөлиябез. Тугач та тәне тартышулары башланган, шуннан соң ул комага китеп, ун көн буе комада ятты. Аңына килгәч тә, бер ай буе Арча балалар тудыру йортында булдык, чыгармадылар. Нилектән башлангандыр бу авыруы, беркем әйтә алмый. Әбиләргә йөри башлагач: «Тугач та еккан булганнар балаңны», – диделәр, диюен, тик табиблар үзләре бу турыда аны-моны әйтмәде. Гөлия болай яхшы үсте. Яшьтәшләре белән чагыштырганда соңарып кына булса да утыра башлады, ике яшендә тәпи йөреп китте. Тик сөйләшүе авыррак иде. Аягында йөреп торгач, башта тәне тартышуыннан гына интегә иде. Ун яшьлек вакытында тез башына егыла башлады. Табибларга баргач, тез башында киста үскән, диделәр. Тик операция ясамадылар, кызым да урын өстенә егылды. Шул вакыттан бирле йөри алмый, ятып кына тора. Урын өстенә дигәч тә, аны ятакта яткырмыйбыз, урынны идәнгә җәябез, ул гел идәндә. Чөнки тән тартышулары еш була – көн саен ашыгыч ярдәм дә чакырабыз. Тәне тартышкан вакытта егылып, аяк-кулларын күптән сындырып бетергән булыр иде, аны күрергә кирәк, аңлатуы гына авыр. Кызымның авыртуларын җиңеләйтү өчен гел укол кадап торабыз бит, инде кан тамырлары да төер-төер булып бетте, укол кадавы да бик авыр хәзер аңа. Шулай да, өметне өзмибез. Акылы, хәтере яхшы бит аның, аяклары гына йөрми. Берәр әйберне югалтсам да: «Шунда куйдың бит», – дип, исемә төшерә. Бик яхшы сөйләшмәсә дә, без аны аңлыйбыз. Бер көнне: «Уф, табак-савыт җыелган, юарга кирәк», – дигән идем, «Әнием, тазаргач мин сиңа ярдәм итәчәкмен, үзем юачакмын», – ди балам. Күңеле тулган вакытларында утырып, елап та ала. «Минем аякларым йөрми бит. Минем мондый буласым килми, нишләп мин мондый», – ди. «Урамга чыгар идем, йөрер идем», – дигән сүзләрен еш әйтә. Аның тормышка ашмаслык әллә нинди зур хыяллары юк, бер теләге генә бар – терелү. Аңа болай көннәр буе өйдә утыру авыр да инде. Урамга чыгып йөрмәгәч, иптәшләре дә юк. Авыру бала янына кем килсен. Урамга чыккан вакытларда кешеләр борылып-борылып карап калалар. Анысыннан да кыенсына. Шулай да, төрле концертларга, чараларга йөртергә тырышабыз кызымны. Тик ул чараларга барып кайтканчы, котлар очып тора инде: тәне тартышулар кабат башланмасын да, кызым авыртынмасын дип куркам. Кызымны карауны авырсынмыйм мин. Иптәш ул миңа. Дөнья хәлләрен дә сөйләшеп утырабыз, ул өйдә булгач өебез нурлы. Күршебездә генә бер бала яши, ул да инвалид, ләкин ул бала сүзен дә әйтә алмый – сөйләшми. Минем кызым сөйләшә бит әле, дип, тынычландырам үземне. Без Гөлияне дәвалау, иң азыннан тәне тартышуларның ни сәбәпле булуын белү, аны бетерү өчен Мәскәүгә кадәр барып җиттек инде. Әйтә алмыйлар бит. Аптырагач, чит илдәге клиникаларга язып карадык. Германиядәге бер клиника безне кабул итәргә риза булды. Тик 1 млн 700 мең сум акча кирәк. Бер еллап акчаны җыеп карадык, әле 150 мең сумы гына җыелды. Бу юл чыгымнарын да капламаячак. Шуңа күрә «Безнең гәҗит» аша ярдәм сорыйсыбыз килә. Бер көн генә чирләсәк тә, ничек кыен. Ә Гөлиям туганнан бирле – инде 27 ел буе авырый. Аныкы гомерлек чир. Җан өзгеч авыртынуларыннан коткарасы иде баламны. Зинһар, битараф калмагыз, ярдәм итегез безгә. Германия клиникасына зур өметләр баглыйбыз. Булышсалар, чит илдә булышырлар, – ди Тәнзилә ханым.
 
Германия клиникасы сораган 1 млн 700 мең сум акчаны үз көчләре белән җыю бу гаилә өчен мөмкин хәл түгел. Кызның әтисе дә юк: Гөлиягә ике яшь булган вакытта үлеп киткән. Керемнәре дә зур түгел. Шуңа күрә, бу гаиләнең хәсрәтенә битараф калмасак иде, хөрмәтле укучыларыбыз. Кулыгыздан килгән кадәр матди ярдәм күрсәтергә теләсәгез, Тәнзилә ханымның телефон номеры: 8917 282 77 46.
 
Акча күчерү өчен реквизитлар: 2202 2008 2970 4160 (Сбербанк картасы, Гөлиянең әнисе Тәнзилә Гайфетдинова исемендә).

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 02.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»