|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.03.2020 Җәмгыять
Март аеннан ни көтәргә?Яз үзенең җылылыгын февральдә үк сиздерә башланды инде. Шулай да, март аенда безне нинди һава торышы көтә соң? КФУ профессоры Юрий Переведенцевның фаразлары сезгә дә кызыклы булыр.
8 мартка кадәр Казанда һава температурасы нормадан сигез градуска кадәр югары булачак. Профессорның сүзләренә караганда, гадәттә, беренче язгы айда шәһәрдә уртача температура – 5 градус тәшкил итә. Бүгенге көндә тәүлек температура – 9,5 градус булырга тиеш, ә чынлыкта ул +2,5 градуска тигез. Аномалия җылылык – 10 градус.
“Безнең төбәктәге һава торышына Атлантиканың йогынтысы бар. Март аенда көннәр кояшлы, тик шулай да салкын булмаячак. Идел буе федераль округында температура нормадан югарырак булырга тиеш иде һәм бу фараз әлегә аклана” - диде профессор.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|