поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.02.2020 Җәмгыять

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында дәрескә исерек килгән укытучы турында аңлатма биргәннәр

Азнакайда технология укытучысы, дәрескә исерек хәлдә кереп, мәгариф турындагы законны бозган. Канун таләпләрен тупас бозган, шулай ук үзен лаеклы тотмаган өчен ул эшеннән азат ителгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иткән.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Азнакайда технология укытучысы белән килеп чыккан хәл турындагы мәгълүматларга башлангыч тикшерү үткәргән, дип белдерде агентлыкка министрлыкның матбугат сәркатибе.
 
«Укытучының хокукый, әхлакый һәм этик нормаларны үтәве, профессиональ этика таләпләренә таянып эш итүе шарт. Һәр педагог укучылар өчен үрнәк булырга һәм балаларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштырырга тиеш», — дип искәртте Мөхәммәтова.
 
«Безгә Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, әлеге вакыйганың шаһиты булган мәктәп укучылары белән аларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләүгә юнәлдерелгән әңгәмәләр үткәрелгән», — дип өстәде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе.
 
Моңа кадәр социаль челтәрләрдә бер видео чыккан иде. Аннан күренгәнчә, Азнакай шәһәрендәге 7нче мәктәпнең технология укытучысы дәрескә исерек хәлдә кергән. Видеоны укучылар үзләре төшергән.
Фото: скриншот

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.02.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»