поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
25.02.2020 Җәмгыять

"Шундый күләмдә чәчәкләр үстерү хатын-кыз эше түгел"

Табигате буенча актив, һәрчак хәрәкәттә, гел генә ниндидер иҗатта булган Зәлияне студент чактан ук беләм. Ул гына түгел, еллар үтү белән безнең икебезнең дәУфа янындагы бер авылда яшәвебез билгеле булды. Бүген мин Зәлиянең шөгыле хакында язып үтмәкчемен.

- Сәяхәт итәргә, походларга чыгарга, ә буш вакытларымда чәчәкләр үстерергә яратам. Әнием  сөйләвенчә, кечкенә чагымда мин әллә кайлардан чәчәкләр орлыклары табып алып кайтканмын һәм без аларны бакчабызда үстергәнбез.Балачактан килгән төрле-төрле чәчәкләр үстерү “чире” акрынлап үтте. Мин лилияләр үстерүгә күчтем. Бакчамда аларның 18 сорты бар. Гортензияләр, пион, клематис һәм тюльпаннарны  бик яратам. Күпләр тюльпан чәчәкләрен өй шартларында үстереп буламы дип сорый. Күрүегезчә, була. Бары тик аерым шартлар тудырырга – дымлылык, тиешле һава температурасы, яктылык – кирәк. Тәүге тапкыр өйдә үстерелгән тюльпан чәчәген 12 ел элек күрдем һәм гашыйк булдым! Искиткеч матур иде ул чәчәкләр. Берничә тапкыр өйдә лаләләрне үстереп тә карадым, әмма өметләнеп көткән чәчәкләр үсмәде.
 
Ә былтыр Зәлия хыяллары хакында иренә сөйли. Ире аны хуплый. Алар бер тартма тюльпаннарга заказ ясый. Һәм лаләләр үсә, чәчәк ата! Тышта ап-ак кар  җәелеп ята, ә Зәлиянең өендә  - яз. Җитмәсә, Зәлиянең тюльпаннар үстерүен  ишетүчеләр аңардан Гашыйклар көненә һәм 8 март бәйрәменә сатуын үтенәләр. Шулай итеп, чәчәкләр сатылып бетә. Шуннан алып Зәлия алдагы “сезонны” түземсезлек белән көтә башлый.
 
 - Быел да берничә сорт лаләләр утырттым. Әлбәттә, аларны карау сабый баланы карауга тиң. Әмма ахырда тюльпаннарның чәчәккә бөреләнгәнен күрү шундый рәхәтлек хисе уята! Ирем миңа бу эштә бик ярдәм итә. Дөресен генә әйткәндә, шундый күләмдә чәчәкләр үстерү хатын-кыз эше түгел. Туфрак сатып алу, аны әзерләү, тартмаларны ташу эшләрен ирем башкара. Миннән – технология, утырту, су сибү. Нәтиҗәдә -  айдан артык күзне иркәләп торган төрле-төрле тюльпаннар! Хатын-кызларга шуны әйтәсем килә – нинди дә булса хыялларыгыз булса, аларны тормышка ашыру өстендә эшләгез! Нәтиҗәсе сезне, һичшиксез, куандырыр! – ди Зәлия “Өмет” укучыларына.
Автор : Әлфия Шакирҗанова

---
Өмет
№ --- | 25.02.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»