|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2020 Шоу-бизнес
"Ике полоса!!!" - җырчы Гөлнара Мулланурова бәбигә узганЯшь актриса һәм җырчы Гөлнара Мулланурова интернетта кызыклы фото белән уртаклаша. "Матбугат.ру" ачыклаганча, ул бәби көтә икән. Башта социаль челтәрләрдә яңа туган сабый фотоларын кую, аннан соң йөкле килеш ясаган фотосессияләр белән уртаклашу гадәткә кереп китсә, хәзер заманалар тагын да алга китте: инстаграмда инде йөклелеккә тест фотоларын да элә башладылар. Яшь актриса һәм җырчы Гөлнара Мулланурова шундый фотосы белән бүлешә. "Параллель турылар... Параллель галәм... Минем галәмем..." - дип яза ул. Гөлнараны чын күңелдән котлыйбыз, сабыен исән-сау күтәреп, йөклелек чорын җиңел генә кичерергә язсын!
--- |
Иң күп укылган
|