|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2020 Әдәбият
Марсель Сәлимовның иҗат кичәсе уза18 февраль көнне Татарстан халыклары дуслыгы йортында (Павлюхин урамы, 57 йорт) Россия һәм Башкортостанның күренекле язучы-сатиригы, шагыйре, журналисты, җәмәгать эшлеклесе Марсель Сәлимовның иҗат кичәсе була. Башлана: 14.00 сәгатьтә. Кичәдә тамашачыга Татарстан китап нәшриятында өр-яңа басылып чыккан «Чорына күрә җыры» дип исемләнгән юмористик һәм лирик шигырьләр җыентыгын һәм халыклар дуслыгына багышланган фотоальбомны тәкъдим итү күздә тотыла.
Бирегә Башкортостан Язучылар берлеге идарәсе рәисе Зәки Алибаев, «Кызыл таң» газетасы баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Башкортостанның һәм Татарстанның күренекле язучылары һәм журналистлары чакырулы.⠀
Әдәбият сөючеләрне көтеп калабыз. Керү ирекле.
⠀
--- |
Иң күп укылган
|