поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.07.2010 Җәмгыять

ИҢ “ҖИҢЕЛ” ЭШ

“Менә рәхәт кеше син, ичмасам, әллә кайларга йөрисең, кемнәрне генә күрмисең. Танышып, тел “кашып” йөргән өчен, акча да аласың”, – дияргә ярата торган бер танышым бар. Үзе кибеттә эшли, акчасын да аз түлиләр икән. Азы-күбе күпме буладыр тагын. Кем белә, бәлки, нәкъ менә мин зарланып, аннан көнләшеп утырырга тиештер... Ул гына түгел, күпләр журналистиканы бик җиңел һөнәр дип уйлый. Бер җырчының гына жәлләгән кыяфәт чыгарып, хәлемә кергәне бар: “Да, малай, эт тормышы синдә!” Кемдә нинди хайван тормышы икәне шул чакта ачыклап бетерелмәгән, хәзер этләр күргән саен, әлеге җырчы искә төшә. Кем әйтмешли, кайда мин юк – шунда эш җиңел инде ул!

 

ТЫШТАН ЯЛТЫРЫЙ, ЭЧТӘН...

 

Әйе, бик “җиңел” безнең эш. Капчык ташымыйбыз, пычрак юасы юк... Аның каравы, газетага кергән һәр хәреф өчен ут йотып яшибез. Менә яз син Рашатны Ришат дип, мәсәлән. Бер хәрефен ялгыш ишетеп дәфтәреңә төртеп куясың да газетага шулай китә. Ә соңыннан төп герой геройлыгын ачып сала инде. Тәнкыйтькә тотылганнар телефоннан шалтыратып, судка бирәм дип янарга, “Ахмаклар!” – дип кычкырырга мөмкин. Бөтенебезне аты-юлы белән “манчып”, ераккарак җибәреп, башка вакытта газетагызга язылмыйм дип трубканы ташлаучылар да очраштыргалый. Моның белән генә бетсә әле. Безнең ялгышлык кына түгел, компьютер гаебе белән киткән хаталар да булырга мөмкин. “Хата ул – бет! Аны чүпләп бетереп булмый”, – дип әйтә иде безгә бер профессорыбыз. Менә шул бет өчен кайгырып, журналистларның чәче вакытыннан алда агара да. Анысы бер хәл. Шул “тел кашып” йөргәндә, ниләр генә күрми газиз башкайлар!

 

Җырчыларның оста сүзлесен телгә алган идем, әйтсәм әйтим: тагын берсе күңелемдә мәңгегә “оя корды”. Бер кызгач, анысын да сөйләми булдыра алмыйм. Кышкы зәмһәрир суыклар үзәккә үткән чак. Өлкән яшьтәге танылган җырчы белән интервью турында килештек. Башта бер-ике тапкыр очрашу урынын һәм вакытын күчерде бу. Аннары күчереп тормый, ләкин килешенгән урынга килми генә бит. Каян килгән “кишер яфрагы” диярсең! Сабырлыкка да чик була, чираттагы булмый калган очрашудан соң өенә киттем. Нишләп шулай интектереп йөртүен бик тә беләсем килә иде. Муса Җәлил шигырендәге кечкенә кыз кебек ишек төбендәге кыңгырауга үрелеп байтак басып тордым. Бер бастым, ике, биш... Чыкты. Исерек. Җырчылар да сәхнәдә генә ялтырый, эчтән калтырый диюем бу.

 

ТАБУТЛАР ЭШТӘН КАЙТА

 

Менә тагын бер очрак. Күптән түгел берәү үз теләге белән интервью бирде. Бәлки, ишеткәнегез дә бардыр: Мәскәүгә эшкә китеп, акча алыр вакыт җиткәч кенә, табутта кайтучылар бар икән Татарстаныбызда. Башта берничә ай акча вәгъдә итеп эшләтәләр дә, тузына башлагач, алар белән “саубуллашалар”. “Язгач, миңа укытырсың, газетага шунда ук тапшыра күрмә. Кирәкмәгән сүзләрем китмәсен тагын”, – дип кисәтеп тә куйды әңгәмәдәшем. Күптән түгел генә бик якын кешесен Русия башкаласыннан алып кайтып җирләргә җитешкән. Яздым, күрсәттем. Төзәттерде. Кыскартты. Төзәткәч тагын бер кат укыды. Дөресрәге, укыганчы бер атна көттерде әле. Җиде көннән соң мондый фикергә килгән: “Мин кире уйладым. Моны газетага бирмә, яме. Алайса фәлән үпкәләргә мөмкин, төгәне – минем дошман, бу мәгълүматны миңа каршы куллана ала. Исемнәрен үзгәртсәк тә, кем хакында сүз барганын беләчәкләр...” Кыскасы, күпме хезмәтем, аның белән бергә вакытым, димәк, акчам да чүп чиләгенә очты. Дөрес, язманы газетага тапшыра ала идем, ләкин һаман шул этика закончалыклары, гуманлык үлчәүне басты. Кем булсаң да, иң беренче чиратта, Кеше бул – монысы да каяндыр кереп калган принцип. Бу вакыйганы бәян итеп, Мәскәүгә эшкә киткәнче уйлагыз дип кенә әйтмәкче идем. Күрә белсәң, акча аяк астында, диләрме әле?!

 

МӘРМӘР ИТ ХУҖАСЫ

 

Командировкаларга аерым тукталасым килә. Барган саен бер маҗара, бер әкәмәт. Әйтик, Арча районының караңгы бер авылында биек үкчәмнең икесен дә сындырып, кызыл балчыкка батып, казлардан талатып кайтканнан бирле хәзер бөтен җиргә резин итек кыстырып йөрим. Монысы вак-төяк. Әллә кайларга барып, бер язмасыз, бер материалсыз кайткан чаклар да була.

 

Кыш тирәсендә Лаеш районыннан бер апа шалтыратты:

 

– Сеңлем, безнең күрше авылда тәвә кошлары үстерәләр, шуларны килеп күрегез. Татарстанда шундый экзотик кошлар булуы кызык хәл бит инде, газетагызга язарсыз.

 

Укучы сүзе – закон! Тышта 30 градус суык дип тормадым, әйтелгән авылга чыгып киттем. Мең бәлаләр белән барып җитүемне сурәтләп тормыйм. Килсәм, тәвә кошларын узган көнне генә Алабугага, “майонез хуҗасына” сатып җибәргәннәр икән. Элекке хуҗа исә мине күргәч, бөтенләй хафага төште, банктан, кредит бүлегеннән килгәнмен дип уйлаган. Соңрак, җиңел сулап, үз фермасын күрсәтте. 300 баш герефорд токымлы мөгезле эре терлеккә тап булгач, авып китә язган идем шул чакта. Менә сиңа “мәрмәр ит”, менә сиңа деликатес! Биш ел элек кенә бу итне Япониядән килосын 800 сумга кайтарганнар, әле ул да арзан саналган. Ә кыйммәтле рестораннарда бәясе 500 доллардан да ким булмаган икән. Дөрес, андый сыйфатлы ит алу өчен, аңа гади фураж белән безнең якларда кулланыла торган силос кына җитми. Аерым игътибар, башка тәрбия булырга тиеш. “Фермерыбыз узган елны чуттан генә депутат булмый калды”, – дип хәбәр итте авылдашлары.

 

– Менә район хакимияте җир бирмәсә, сезне дә чакырырмын. Әлегә минем хакта язмагыз. Тиздән ферманы киңәйтергә җыенам, дәшәрмен. Бу сайлауларга да үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен, – диде тырыш абзый. Дүрт тәвә кошын кызык өчен генә асраган булган.

 

– “Йомыркалары зур, тәмле иде”, – дип искә алды. – Ел буена 20 йомыркадан да артык салмадылар. Сатып алучы булганда, биреп җибәрим дидем. Дөрес, кошларны, киресенчә, арттырып, кызыксынучылар өчен мини-парк кебек нәрсә дә ясыйсы килгән иде. Боларын да карарга килүчеләр күп булды. Миннән зуррак кешеләр дә бар бит. Барысы да җитәкчелектән тора...

 

Авыл хуҗалыгы өчен җан атучы, җир дип яшәүче бу ир депутат була алыр микән?! Ярый, аның хыялы тормышка ашуын, безне кунакка чакырганын көтик. Тулырак итеп шул чакта язарбыз.

 

САЛМЫШ БУЙДАКЛАР АВЫЛЫ

 

Һәр журналистның искитәрлек берәр вакыйга турында язасы, укучыларны шаккаттырасы килә инде ул. Күптән түгел тел шартлатырдай яңалык җиткерделәр. Имеш, бер авылда (кешеләрен кимсетәсем килмәгәнгә, исемен язмыйм – авт.) сәер дин тотучы кешеләр яши һәм алар бөтен туганнарын үз бакча башына җирли икән. Башта әлеге мәгълүматны тәгаенлисе килеп, интернетта казындым – берни юк. Аннары телефон номерлары китабын актарып, җирле үзидарә белән элемтәгә чыгарга маташтым – уңышсыз! Ахыр чиктә, Казаннан әллә ни ерак түгел, нибары бер сәгатьлек юл дип, җыенып чыгып киттем.

 

Кызык авыл икән бу. Йортлары күбрәк иске келәтләр җыелмасын хәтерләтә. Түбәләре басылган, коймалары черек, кайбер хуҗалыкларның капкалары да юк. Бөтен авылына буялган коймалы бер генә йорт бар. Бик сирәк кешеләрнең бакчасында ниндидер яшелчә, җиләк-җимеш үсә. Урам буп-буш. Әйтерсең халык күптән авылны ташлап качкан.

 

Капкасыз йортның ишеген шакыдым. Бер апа ачты. Үзе бераз салмыш. Нигә килүемне аңлаткач:

 

– Белмим, ишеткәнем юк. Монда күчеп кайтканыма ун (!) гына ел. Бакча башларындагы кечкенә өйчекләрне каберлек дип уйлыйлар микән әллә?! Анда су ага. Чишмә урыннарын шулай түбәләп, казык белән билгеләп куябыз без. Башкасын белмим, бәлки, биредә туып-үскән картлардан сорап карарсың, – диде ул миңа. Инде чыгу юлына таба борылгач, өстәп куйды:

 

– Әйдә, чәй эчеп чык. Минем өйләнмәгән улым да бар әле, таныштырырмын. Сережа-а-а!!!

 

Шул арада алып гәүдәле бер ир каршымда калыкты. Әллә аның шәрәлегеннән шүрләдем, әллә тәне тулы татуировкалары шулай тәэсир итте – кызуланганмын. Ул да артымнан калышмады:

 

– Тукта, әйдә, 100 грамм гына коньяк эчә аласыңдыр бит?! Караҗимеш белән үзебез ясадык. Менә шушының белән ант итәм, сиңа бармагым белән дә тимим!

 

Исерек Сережа муенындагы алагаем зур тәресен тотып, юлыма каршы төште. “Юк, рәхмәт, китәргә кирәк”, – дигән булам, куркуымны сиздермәскә тырышып. Икенче юлы килгәндә аларга керергә вәгъдә биреп саубуллаштым.

 

Биредә туып-үскән өлкән буын вәкилен табу нияте белән киләсе капканы шакыдым. Бәлки, элек шундый хәл булгандыр, хәзер генә бакча башына мәет җирләмиләрдер, монда кадәр килгәч, ахыргача белешергә кирәк, мин әйтәм. Бакча тирәсендә нидер майтарып йөрүче 35-38 яшьләр тирәсендәге салмыш ир бер йортка төртеп күрсәтте һәм күз кысты: “Әнә шунда кереп кара, бәлки, сөйләрләр. Ә мин өйләнмәгән, бик беләсең килсә!”

 

– Хәзер генә кияүгә җыенмыйм әле, рәхмәт, – дидем, ирексездән елмаеп.

 

– Андый-мондый җыенсаң, рәхим ит!

 

Ул күрсәткән йортка таба атладым. Башкаларыннан аерылмый диярлек. Сугыштан соң ук салынган булырга тиеш. Ишеген катырак шакысаң да ишелер төсле. Басып тордым-тордым да, белгән догаларымны укып, тәрәзәгә генә шакып карарга булдым. Шул арада “Пшеничная” аракысын югары күтәреп, бер ир чыгып басты. Ләх исерек бу! Аның артыннан шундый ук халәттә диярлек бер хатын күренде. Алар артыннан тагын берәү... Өченчесе бераз аеграк булгач, ни эзләп йөрүемне аңлаттым.

 

– О-о, сез нәкъ менә адрес буенча килгәнсез, хәзер барысын да сөйлим, – диде читтән тыңлап торган аракы хуҗасы. – Бәлки, сез монда иске дин кешеләрен эзләп йөрисездер, ләкин алар монда юк. Без – чын христианнар! Менә кара!

 

Бу абзый да тәресен тартып чыгарды. Шулчак, кем әйтмешли, кисәк кенә җирнең тарту көче артты, ахры, чайкалып торды да өстемә ауды.

 

– Әйдә, чишмә буена төшеп гыйбадәт кылыйк, – диде өченчесе, аракыга ишарәләп.

 

– Зиратыгыз кайда соң сезнең?

 

– Күрше авыл зиратына күмәбез. Анда барысын да күмәләр: песиләрне дә, этләрне дә, кешеләрне дә... Шутка!

 

Инде болардан рәт чыкмаячагын аңлап, кире борылдым. Шулчак эскәмиягә чыгып утырган исерек апа да телгә килде:

 

– Татар кызына охшагансың, сеңлем. Әллә татармы син?

 

– Әйе...

 

– Русча чиста сөйләшкәч, башта ук татарча эндәшергә кыймадым. Мин дә татар бит. Арчадан үзем. Монда кияүгә чыгып килеп урнаштым. Синең җитди кеше икәнең күренеп тора. Кара әле, менә малаем өйләнмәгән. 35 яшен тутыра инде. Чечняда булып кайтты, мәктәптә үк бик яхшы укыды. Аннары СПТУ бетерде. Якыннан танышып карыйсыз мәллә диюем?

 

Ире шулчак малае колагына нидер пышылдап, хатынына кушылды:

 

– Аның әнә тегендә үз йорты бар. Бар, карап кайтыгыз.

 

Котым калмады. Тизрәк чыгып китү ягын карадым. Бераздан борылып карасам, теге хатын белән малае артымнан киләләр. “Үзең риза булмасаң, башка бер кәләш табарга ярдәм ит”, – дип килүе икән. Тагын килүемне көтеп, кул болгап озатып калдылар.

 

Һәр бакча башында бер мини-зират күрергә килеп, һәр йортта бер буйдакка тап булдым. Их, җәмәгать, Таңбатыр әкиятендәгедәй алып батырлар аракы колына әйләнеп, шушы авылда әрәм булып ята.

 

Әнә шулай юкны бушка аударып, “эт тормышы” белән “тел кашып” яшәп ятабыз. Укытучы, табиб, гомумән, теләсә-кайсы хезмәт кешесеннән аермалы буларак, безнең хезмәт иң рәхмәтсезе. Бәлки шуңадыр, кечкенә генә хатка да, бер генә җылы сүзгә дә күңел була. Биредә әле тикшерү материалларын ничек язуыбызны, шалтыратып янауларын, кеше бәйрәм итеп ятканда эштә булып материал туплап йөрүебезне һәм башка хәлләрне дә яза алыр идем дә, әлегә нокта куйыйм.


Эльвира ФАТЫЙХОВА
Безнең гәҗит
№ | 30.06.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»