|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2010 Җәмгыять
ҺИЧ СИНЕ КУРКЫТМАСЫННАР…Үткән елның март азаклары иде. Ике кызы да бакчага йөрүче күрше Фәйрүзә: «Бу арада эш күбәйде әле, – ди, көлеп. – Көн саен кич белән Убырлы карчык очып йөргәнне карарга чыгабыз...» Баксаң, тәрбияче апалары әкиятләр укыган да, әниләрегезне, әтиләрегезне тыңлагыз, кич белән караңгыда үзегез генә урамга чыкмагыз, ул вакытта һавада себеркегә атланган Убырлы карчык очып йөри, дип куркыткан икән. Кая ул курку! Менә шуннан бирле Зөһрә белән Ләйсән кич саен әниләрен урамга алып чыгалар икән. Очып йөргән Убырлыны күрергә! Бөтенесен күрергә, белергә, тотып, тәмләп карарга күнеккән замана балалары Убырлы карчыктан түгел, аны күрми калудан курка икән ләбаса! Без исә…
Күршебездә генә кечкенә ак сакаллы, бер таяк белән бик килешле генә атлап йөри торган (без белгәннән бирле шулай), бик чиста-пөхтә, кыскасы, чын мөселман карты – Йосып бабай бар иде. Уен-көлке яратучы бабаебыз, һич иренми, бөтен бала-чаганы шаярта. Безне күрүгә ул: «Әтиең (яки әниең) сине миңа өч тиенгә сатты, син хәзер безнеке булдың инде, шәп булды әле, безнең кызлар да юк иде», – ди. Тагын да ышанычлырак булсын өчен, әйдә, әйдә, киттек, дип кулдан ук җитәкләп ала. Ә без, ничек кирәк алай, кулны тартып алабыз да, җан көченә (ә кайчакта елый-елый) мәтәлә-кадала йөгерәбез… Алып китәсенә чын-чынлап ышанып! Һәм көн саен!
Күрше Биктәш авылында да шулай ук «балалар алып китә торган» мәрхүм Сергей (бабай булса да, ул бөтен кеше өчен Сергей булып калды) бар иде. Бер күзе кысыграк, алга иелебрәк йөри торган бу абыйның, ни хикмәттер, кара төстәге хуҗалык сумкасында һәрчак капчык була иде. Елаган, «кәҗәләнгән» бала-чаганы күрүгә, ул шул капчыкны алып күрсәтә һәм туктамасаң, алып китәм дип куркыта. Сабый, мескен, шым була. Инде аңа башка бу абыйны күрсәтәсе дә юк. Еласа, Сергей киләсенә ул йөз процентка ышана. Әлеге «тәрбия» шулкадәр үтемле булган: үсеп буй җиткәнче без аңардан шүрли идек. Хәер, без генә дә түгел икән, гомер буе хат ташучы булып эшләгән ябык, кечкенә бу бабайдан сабый чакта әниләр дә курыккан… Баксаң, ул шундый аралашучан, уен-көлкеле керәшен карты булган. Бу кадәресен аңардан курыкмый, очраганда сөйләшә-аралаша башлагач кына аңладык. Ул нәрсәгә шулай эшләгән, нилектән шулай гадәтләнгән – монысын белмим, хәер, бу кадәресе мөһим дә түгел бугай. Тик шунысы хак: бүгенге балалар аннан да курыкмас иде. Чөнки…
Берчакны Йосып бабай әйтә: «Сеңлем, сез, мин алып китәм дисәм, елый-елый чаба идегез. Әле менә апаңның кызына (ул чакта Энҗе сеңлемә өч яшьләр иде. – Г.Х.), әтиең сине өч тиенгә сатты, дигән идем, четердәп кара-каршы тора: «Ие, саткан ди сиңа, биргән ди…» – дип. Алар сез түгел шул, бөтенләй башка...»
Йосып бабаебыз күптән мәрхүм. Энҗе сеңелкәшнең, аның яшьтәшләренең дә инде үзләренең балалары бар. Зөһрә, Ләйсән кебек, бернидән курыкмый торганнары. Хәер, «Ну, погоди!»дан да «куркынычрак» мультфильм күрми үскән безнең белән котсыз, нурсыз чырайлы әллә кемнәр, әллә ниләр турында көн-төн мульти караган бу буын сабыйларын чагыштыру, бәлки, дөрес тә түгелдер. Заман башка, балалар башка, әти-әниләр, тәрбия, таләп-мөмкинлекләр – һәммәсе башка. Хикмәт анда гына түгел. Бүген инде әти-әниләр үзләре дә балаларны куркытып үстерү яклы түгел. Дөрес эшләмиләр, бала барыбер кемнәндер куркырга тиеш, дияр безнең буын кешеләренең кайберсе. Һич югы, әтидән яки әнидән, яки Аллаһы Тәгаләдән. Әти-әнидән курку берничек тә яратуны алыштыра алмый, курку урынына үзара ышану, ярату, аңлашу булырга тиеш, дип саный психологлар. Шөкер, бүген инде дин эшлеклеләре-белгечләре дә бала Аллаһы Тәгаләдән куркырга түгел, аны яратырга, аңа ышанырга тиеш дип өйрәтә.
Медицина исә күптән инде курку-куркытуның бала психикасы өчен үтә зыянлы булуын, бик күп авыруларга җирлек, башлангыч булуын исбатлады. Ә без үскән чорда әле куркыту тәрбия алымы иде. Һәм бик үтемлесе. Шуңа бәйле рәвештә нәрсәдән генә куркытмадылар безне! Муенга атланган шайтаннан да, бөтенесен күреп-ишетеп-язып бара торган Алла бабайдан да, Су анасыннан да, жен-пәридән дә… Нәтиҗәдә тулы бер куркак буын үсте. Олыларга каршы әйтергә ярамый дип тә, үзеңне-үзең күрсәтә күрмә, эшеңне башкалар күрсен, бәяләсен дип тә, башкаларга юл бир дип тә чикләделәр безне. Кеше сүзеннән, башкалар фикереннән уттан курыккандай куркырга күнектерделәр. Нәтиҗәдә абсолют күпчелек үз сүзен әйтергә курка, үз-үзен бәяли белми, үз-үзенә ышанмый, башкалар фикереннән бәйле булып үсте. Аерым бер гаиләләрнең генә түгел, тулы бер буынның фаҗигасе, ахры, бу. Шундый булмасак, бүген балаларыбызга нинди тәрбия бирик соң, дип аптырап утырыр идекмени? Ярый әле, бездән яшьрәкләр бала иреген чикләү ягында түгел. Шуңа күрә балалары да үзенең фикерен әти-әнигә дә, тәрбиячегә дә, укытучыга да әйтә ала. Алардан куркасы дип белми. Өйгә чит кеше керсә, безнең кебек өстәл астына, аралыкка яки чаршау артына (хикмәт соңгыларының бетүендә түгел) кереп качмый, аның белән танышырга чыга. «Син кем, кем кирәк, кайдан килдең?» кебек сораулар белән күмеп ташлый. Ничек тә игътибар үзәгендә калырга тырыша. Алар инде түшәм ярыгыннан гына төшә торган Алла бабай таягын тотып карарга, Су анасының чәчен тарарга, Шүрәле белән кети-кети уйнарга да әзер. Миңа калса, болар һич тә начар түгел. Оялчанлык (әдәпсезлек түгел), кыюсызлык, курку… Болар үзебезне Кеше итеп күрергә-күрсәтергә, реаль бәяләргә, тормышта үз урыныбызны табарга комачаулый торган төп каршылыклар түгелмени? Һәм аның кайтавазы буларак, безгә булган башка бик күп мөнәсәбәтләрнең башлангычы да…
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|