поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
04.02.2020 Мәдәният

Самара “Йолдыз”ы Казан сәхнәсендә

Январь ахырында Казан шәһәрендә хореография сәнгате буенча «Татарстан розалары» дип аталган беренче Халыкара фестиваль-конкурс узды. Казахстан, Татарстан, Болгария, Россия вәкилләре – барлыгы 28 коллектив, 1200дән артык биюче Казанның «Әкият» курчак театры сәхнәсендә осталыкларын күрсәттеләр.

Самара шәһәре “Яктылык” татар мәктәбенең Алия Сурина җитәкчелегендәге “Йолдыз” хореография ансамбле дә әлеге фестивальдә катнашты һәм «Халык биюе», «Стильле халык биюе» номинацияләрендә III дәрәҗә лауреат дипломы, ә ансамбльне конкурска әзерләүгә бөтен көчен куйган хореограф Алия Сурина, балетмейстер Рәшид Гыйззәтуллин, хореограф-балетмейстер Инзилә Гыйззәтуллина Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Бу казаныш хореографның тырышлыгы, коллективның югары дәрәҗәдәге әзерлеге, осталыгы һәм бердәмлеге белән бәйле, әлбәттә.
 
“Мондый масштабтагы конкурста катнашу - безнең өчен зур дәрәҗә. «Йолдыз» ансамбле, профессиональ сәнгать мәктәпләре, бию коллективлары белән ярышып, җиңү яулады. Бу җиңүгә күпме көч, вакыт, сабырлык, хезмәт, күңел бирелгән. Хореограф, педагоглар, ата-аналар һәм балаларның уртак тырышлыгы гына шундый югары нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу фестиваль балаларның да, әти-әниләрнең дә күңелендә гомерлеккә калачак. “Татарстан розалары”нда алган гүзәл тәэсирләр, гала-концертта катнашу бәхете, Татарстанның танылган хореографы Ләйсән Хәмитова белән танышу, аның онытылмаслык дәресе күңелләребездә матур истәлек булып сакланачак. Алга таба да тырышып эшләячәкбез, чөнки омтылырлык үрләр күп әле”, – дип кичерешләре белән уртаклаша җиңүчеләрнең әти-әниләре. Үз балалары көченә ышанган, аларга һәрдаим ярдәм итеп торган ата-аналарга рәхмәттән башка сүз юк.
 
«Татарстан розалары» фестивалендә катнашкан коллективларның башка чараларда чыгыш ясаган вакытта төшкән фо-тосурәтләреннән аерым бәйге оештырылган иде. Күргәзмәдә “Яктылык” мәктәбенең «Мирас» этнография музее методисты Асия ханым Сәйфетдинова кадерләп саклаган фотосурәтләр катнашты һәм җиңүче дипломына лаек булды. “Татарстан розалары” конкурсында «Йолдыз» халык бию театры мондый дипломны алган бердәнбер ансамбль иде. Бу, беренче чиратта, Асия ханым казанышы. Рәхмәт аңа! Фестивальнең компетентлы жюри әгъзалары, Асия ханымның тырыш хезмәтенә югары бәя биреп, аны да Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
 
Талантлы “Йолдыз”чыкларыбызны лаеклы җиңү белән котлыйбыз! «Татарстан розалары» сезнең иҗади үсештә яңа баскыч булсын!
 
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА әзерләде.

---
Бердәмлек
№ --- | 04.02.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»