|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2020 Шоу-бизнес
Салават Раяз Фасыйховка “йолдыз”ын бүләк иткән“Салават абый үзенең “йолдыз”ын бүләк итте” , – дип хәбәр итте җырчы Раяз Фасыйхов “Матбугат.ру”га. Әлеге хәл Татарстанның халык артисты, композитор, җырчы Фирзәр Мортазинның туган көненә багышланган концертта булган. Тинчурин театры сәхнәсендә узган бу концертта Раяз Фасыйхов кунак, тамашачы булып утырган. Ул Фирзәр әфәндене туган көне белән котлап, җырлары өчен рәхмәтен әйтеп, инстаграмда да язды, концерттан видеоязмалар куйган иде. Артистлар очрашу барышында фотога төшкәндә, Салават Фәтхетдинов Раяз Фасыйховның кигән киеменә игътибар итә. “Минем кофта белән Салават абыйның чалбары бер бренд булып чыкты. “Бир әле миңа, бу бит миндә булырга тиеш” диде дә, алыштык! "Мин сина йолдызымны бирәм. Сәхнәгә киеп чыккан кофта бу!” диде Салават абый”, – дип сөйләде Раяз.
Шулай итеп Раяз Фасыйхов эстрада мэтрының алтын йолдыз рәсеме төшкән кофтасын киеп кайтып китә. “Салаватның үзеннән мондый бүләк алу – үзе бер тарихи вакыйга. Истәлеккә менә дигән әйбер!”, – ди җырчы әлеге кызыклы хәлдән күңеле булып.
--- |
Иң күп укылган
|