поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.06.2010 Җәмгыять

КЕШЕ АШАУЧЫЛАР

Әтием үсмер чагында кеше ашаучылардан очраклы рәвештә генә котылып калган. Бу хәл 1935 елда булган.

– Авылларда тоташ күмәк хуҗалыклар төзү төгәлләнеп килгән вакыт иде, – дип сөйләде миңа әти. – Кулакларның куыласы куылып беткән. Ләкин әле колхозга кермәгән хуҗалыклар, буйдак егетләр байтак. Шуларның икесе – минем бертуган абыйлар – Фәтхелбаян белән Йосыф. Фәтхелбаян – киез итекләр басу остасы, Йосыф исә толып һәм каеры туннар тегә, икесенең дә даны тирә-якка таралган.

 

Көзге кыр эшләре бетеп, бәрәңгеләрне алгач, Фәтхелбаян белән Йосыф абый кәсепчелеккә чыгып киттеләр. Алар ел саен авылдан авылга йөреп, акча эшләп кайталар иде. Киткәндә миңа: "Энем, бер айдан, эшләр уңса, сине дә кайтып алырбыз, эшкә өйрәнә торырсың", – дип киттеләр.

 

Менә бервакыт тире или торган җиһазларын алырга дип, Фәтхелбаян абый кайтты. Октябрь бәйрәмнәре чоры, без көзге каникулга чыккан идек.

 

– Әйдә, энем, "совхоз" дигән җирне дә күреп кайтырсың, анда хезмәт көненә эшләмиләр, акча түлиләр, берничә көн торырсың, ашханәдә ашатырбыз, кино да карарсың... – диде абый.

 

Абый җигеп кайткан ат белән 30-40 чакрым юл үтеп, совхоз дигән җиргә барып җиттек (хәзерге вакытта Актаныш районы, Киров совхозы). Абый мине таныштыра: "Элек бу авыл 10-15 йорттан гына торган, менә яңалары һәм салынасы өйләрнең буралары, сыер фермалары да төзелеп килә", – ди. МТС дигән җирдә "Фордзон", "Путиловец" тракторлары, "Коммунист" комбайннары тезелеп киткән. Менә бит социализм дигән җәмгыятебез нинди уңышларга ирешә дип, сөенеп куям эчемнән. Абыйларга совхозда бер кулактан калган йорт биргәннәр, шунда остаханә ачып, совхозга һәм авыл кешеләренә кирәк-ярак әйберләр ясыйлар, тегү остаханәсе дә бар, итекне дә шунда басалар.

 

Шул көнне абыйлар мине тавышсыз кино карарга алып барды. Ул кино дигәнен хикмәтле нәрсә икән: ак пәрдәдә кораблар йөзә, матрослар баш күтәреп, капитанны һәм офицерларны кулга алалар, аларга сасып кортлаган ит ашатканнар икән. Әле һич тә уйламыйм: өнемдә дә шундый күңел кайтаргыч ит кисәкләре күрермен дип.

 

Иртән эшкә киткәндә Фәтхелбаян абый акча бирде:

 

– Авыл башында бер зур гына өй бар, ипи сатып алып кайт. Кара аны, туры барып туры кайт, авылда кешеләр югала икән дигән сүзләр йөри...

 

Теге йортка барып җиттем. Урам капкасыннан кереп, ишекләрен шакыйм. Эчтән: "Хәзер, хәзер ачам. Ипигә килдеңме?" – дигән ир-ат тавышы ишетелде. Ишек алдына юантык кына, кечкенә буйлы бер карт чыкты. Сакаллы булгач, мин аңа:

 

– Бабай, мине абыйлар ипигә җибәргән иде, – дим.

 

– Хәзер, улым, хәзер булыр, – ди бу йомшак тавыш белән. Каян килүемне, кем булуымны сораштыра. Тиз генә өйгә кереп чыкты, аның артыннан тагын бер таза гына адәм чыкты. Анысы: "Хәзер әйләнеп кайтам, озак тормам, очратып булырмы?" – дип урамга чыгып китте.

 

Картлач мине ишегалдында җиргә казып ясалган землянка янына алып килеп, аның ишеген ачты да: "Улым, әнә, Киштәләрдә ипи, яңа гына пешеп чыккан, сайлап ал үзеңә ошаганын, – дип аркадан сөйгәндәй итеп эчкә кертеп җибәрде. Эчкә үтәм, 4-5 баскыч аска төшәм, түшәмгә асып куелган фонарь яна. Киштәдә, чыннан да, ипиләр тезелгән. Өстән тавыш килә:

 

– Улым, син шунда утырып тор әле, өстеңнән эләм, тегермәнгә барырга ат белән килгәннәр, – ди.

Ярар, мин әйтәм, ашыгыч түгел, монда җылы да!

 

Ярты сәгать көтәм, юк картлач. Тирә-якны күзәтәм: землянканың түрендә ябык ишек күренде, бикле түгел. Эчкә үтәм, караңгыда бернәрсә дә күренми. Кызыксынуым арта төшеп, асылынып торган фонарьны алып килдем. Идәндә ниндидер агач кисмәкләр, тәпәннәр куелган, түрдә киң генә итеп ясалган сәке, аның кырында агач тагарак. Борынга моңарчы таныш булмаган, күңел болгаткыч ис килеп бәрелде. Бер кисмәкнең өстен ачып карыйм – ит. Кинәт теге кинодагы матросларны ашата торган ит кисәкләре искә төште, болар да шуңа охшаган. Фонарьне өскә күтәреп, гер ташы бастырып куйган икенче тәпәнне ачам. Йә, Хода! Күземә күренә дип торам, анда тешләрен ялтыратып, кеше башы ята. Бер мизгелгә аңымны югалткандай булдым. Шунда ук үземне кулга алдым, абыйларның "кешеләр дә югалгалый" дигән сүзләре келт итеп искә төште. Башыма барып җитте – болар кеше ашаучылар! Кеше итеннән сумса, пәрәмәч сатучылар турында да ишеткәнем булгалады. Бөтен уем: хәзер ничек котылырга? Ишек бикле, землянканың тишек-тошыгы, тәрәзәсе дә юк, стеналар таштан. Кисмәктәге ит кисәкләре дә онытылды, котылу юлын эзлим. Фонарьны сүндердем дә көтәм, ни булса да булыр.

 

Бер сәгать чамасы үтүгә, ишек ачылганы һәм картның бернәрсә дә булмагандай, ягымлы тавыш белән: "Улым, тоткарландым, тегермәнче көттерде", – дигәне ишетелде. Ишек ачылуга мин аның артында калдым, картлач үтеп китүгә, бөтен көчем белән аны түбәнгә төртеп җибәрдем һәм ишегалдына йөгердем. Ни күрим: өйдән кулына пычак тотып урамга чыгып киткән адәм килә. Читән аркылы урамга сикердем. Теге кеше дә. Ни дисәң дә, авыл сабан туенда йөгерү буенча беренчелекне алган малай бит. Куып җитә алмады, кире борылды.

 

Туп-туры абыйлар эшләгән мастерскойга чаптым. Барысын да аларга сөйләп бирдем. Йосыф абый: "Энекәш, күргәннәреңне кешеләргә, берүк, сөйли күрмә", – диде. Алар миңа бернәрсә дә булмагандай йөрергә куштылар.

 

Кичке якта чәй эчеп утырганда теге картлач килеп кермәсенме! Мин куркып киттем –абыйлар булгач кына тыелып калдым, чыгып йөгерә идем. Картлач исәнлек-саулык сорашып, бернәрсә дә булмагандай: "Улым, син гафу ит, озак бикләп яткырдым, тегермәнче карт өендә юк иде, озак көттерде", – дип сөйләде. Йосыф абый: "Ярый, ярый, Хәсәнша абзый, бернәрсә дә юк, берүзе курыккан ул, хәзер тынычланды инде", – диде.

 

Картлач: “Улым, тагын ипигә кил, яме”, – дип, саубуллашып чыгып китте. 3-4 көннән мине абыйлар өйгә кайтарып куйды, теге вакыйганы әткәй-әнкәйгә дә сөйләмәскә куштылар.

 

Менә, улым, сиңа бу вакыйганы беренче мәртәбә сөйлим, бәлки, киләчәктә матбугатта язып чыгарсың, үзем дә язмакчы булган идем, ләкин кул тартмады", – диде әти, үләренә бер ел кала.

 

Әтигә:

 

– Теге кеше үтерүчеләргә нәрсә булды соң? – дим.

 

Ул дәвам итә:

 

– Яңа ел үткәч, абыйлар тагын кайтты. Йосыф абый (бик җор кеше иде): “Без булмасак, бигрәк тә син булмасаң, теге кеше ашаучылар бөтен район халкын ашап бетерәселәр иде. Бер елда гына 10 кешенең башына җиткәннәр. Бер шайка икән үзләре – 5 кеше, һәрберсенең үз эше, вазифасы булган. Теге картлач белән пычаклы адәм кеше аулаганнар. Икенче урында (башка авылда) сумсалар пешергәннәр, әзерләрен Минзәләгә алып барып базарда яисә урамда сатып йөргәннәр (Фәтхелбаян абый һәм Йосыф абый берничә айдан, шаһит буларак, судта катнашканнар). Теге җинаятьчеләрне үлем җәзасына хөкем итеп, шул көнне Минзәлә төрмәсендә хөкемне җиренә җиткергәннәр”, – диде.

 

– Ничек тотканнар соң? – дип сорыйм.

 

Фәтхелбаян абый әйтә:

 

– Син киткәннән соң, милициягә җиткердек. Алар көне-төне күзәтү оештырды. Чираттагы корбаннарын тоткач, барысын да кулга алдылар.

 

Азнакай районы.


Роберт ЗАРИПОВ
Безнең гәҗит
№ |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»