поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.06.2010 Милләт

ЗАКОН БАР, ХӘРЕФ ЮК

Улыма туу турында таныклык алгач, Чаллы шәһәренең гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) тарафыннан ничек итеп татар исемнәренең бозып язылуы турында мәкалә язып, Татарстан җитәкчеләренә, депутатларга, массакүләм мәгълүмат чараларына җибәргән идем.

Атап әйткәндә, анда минем әтинең исемен татарча язылган биттә Җәүдәттән Явдатка әйләндергәннәр. Ул язмада андый хәлнең, ягъни татар исемнәрен руслаштыруның бөтен Татарстанда шулай икәнлегенә дә басым ясадым. Анда тагын Казандагы үзәк оешмадан төшерелгән программа тарафыннан татар исемнәре рус хәрефләре белән генә бастырылуы да бәян ителгән иде. Шул мәкалә басылып чыгып озак та үтмәде, республика ЗАГС идарәсе җитәкчесенең имзасы астында, уңайсызлыклар өчен миннән гафу үтенгән һәм “ачыкланган кимчелекләрне, хаталарны булдырмау буенча тиешле чаралар күрелде”, дигән хат килеп төште.

 

Булды, мәсьәлә чишелде дип эчтән сөенеп йөрсәм, булды, ди, сиңа!

 

...2010 елның 30 мартында әткәй йөреп торган җиреннән кисәк кенә авырып китеп вафат булды. Мин март башында авылга кайткач, ул: “9 Майга хәтле яшим әле!” – дигән иде дә, язмаган икән. Җиңүнең 65 еллыгына хәтле китеп барды. Урыны оҗмахта булсын... Ул вафат булып берничә көн үткәч, Әгерҗенең ЗАГС бүлегендә әзерләнгән үлү турында таныклыкны минем кулга бирделәр. Һәм, ни күрәм: таныклыкның татарча битенә “Җәүдәт” түгел, ә “Явдат Габдрахман улы” дип язып куйганнар!

 

Шуннан, моны төзәттерергә дип, ЗАГС бүлегенә киттем. Анда утырган бер татар хатыны (үзен Лиля Фәләновна дип таныштырды), әтинең исемен татарча дөрес итеп язып, икенче таныклык бирүне үтенгәч, чәчрәп тотынды:

 

– Бу бит дәүләт кәгазе! Сез аның күпме торганын беләсезме?

 

– Миңа бәясе кыйбат түгел, күпме торса да түлим! Әткәй исемен хатасыз итеп язып бирегез!

 

– Нигә кирәк ул? Бу бит сезнең прихоть кына!

 

...Нәкъ шундый сүзләрне ел ярым элек Чаллы ЗАГС идарәсендә ишеткән идем инде, безнең татар чиновникларына аптырыйсы юк. Бөтен җирдә маңкортлык...

 

– 200 сум тора, риза булсагыз, көтегез, дөрес итеп язып бирермен, – ди теге Лиля...

 

– Ай, рәхмәт!..

 

Дөрес, заманында әтинең паспортына да татарча биткә исемен хаталы итеп язган булганнар. Олы кеше паспорт алыштырып йөри алмый инде, билгеле. Военкоматтан кабер ташы да ясаттырып аласы бар бит әле тагын, анда да таныклыктан күчереп, хаталы язарга мөмкиннәр. Зиратларга керсәң, аның ише ялгыш язуларны күреп хәйран каласың... “Вәли”не “Вали” дип язалар да куялар, “эх” тә итмиләр, уңайсызланмыйлар. Шулай булгач, таныклыкны төзәттереп булса (түләп булса да), рәхмәтне бик әйтерлек!

 

Лиля ханымның бер танышының ашыгычрак эше бар икән, башта шуның белән озак кына маташты. Аннан инде минем гозерне үтәргә тотынды. Ләкин күпме генә эшләп утырмасын, аннан “Җәүдәт” дигән исемне һич кенә дә яза алмады! Әзерләнгән программага кертелмәгән!.. Аптырап, мин дә компьютер экранына күз төшерәм. Анда, гомумән, “татарча” язылган исемнәрдә “Җ” хәрефе күренми. Аның урынына “Я” куйганнар. Рус алфавитында булмаган татар хәрефләре бөтен җирдә үзгәртелеп кертелгән. Һәм берни дә эшләтеп булмый!

 

Чаллыда яшәгән татар кешеләреннән ЗАГС идарәсе бирә торган документларда исемнәрнең дөрес язылмавы турында күп ишеткәнем бар. Һәм бар кеше дә минем шикелле ул хатаны төзәттереп йөрми. Димәк, нәтиҗә мондый: миңа теге юлы Казаннан “уңай” җавап килүгә инде ел ярым вакыт узуга да карамастан, программа шул килеш калган, Татарстан ЗАГС идарәсендә татар исемнәрен төзәтү буенча һичбер чара күрелмәгән.

 

Өмет өзелде генә дигәндә, Лиля ханым компьютер төймәләренә тагын баскалап утырды да бик акыллы кыяфәт белән: “Ярый, башкача эшлибез аны”, – дип, күңелгә җылы кертеп җибәрде. Булдырыр әле, все-таки, үзе маңкортрак булса да, компьютеры коточкыч заманча бит аның...

 

Башта ханым озак кына татар шрифтлары эзләп азапланды, ләкин алар компьютерда, гомумән, юк, куелмаган икән. Әйтерсең лә без татар теле – дәүләт теле саналган Татарстанда яшәмибез. Аннары тагын шул программасын ачып, бераз җәфаланып алды. Озак кына маташкач, үзенә-үзе бик канәгать йөз белән: “Менә булды, болай итеп язабыз аны!” – дип, экранны миңа таба борды.

 

Ә анда... – рус хәрефләре белән “Жэудэт” дип язылган иде!.. Утырган җиремнән егылып китә яздым!

 

Менә шулай, җәмәгать! Без дәүләттән татар бакчалары, мәктәпләре, хәтта ки университет сорап маташкан булабыз. Ә ул безгә, ике-өч гап-гади хәрефне бергә ялгап, татар исемен татарча язып та бирә алмый!

 

Чаллы.


Тәлгать ӘХМӘДИШИН
Безнең гәҗит
№ |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»