поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.12.2019 Җәмгыять

«Авыл халкын бу кадәр мыскыл иткәннәре юк иде әле» (Әгерҗедән ХАТ)

Редакциябезгә Әгерҗе районының Тирсә авылыннан шалтыраттылар. «Бездә кеше ышанмаслык хәл булды. Моның турында кемгә хәбәр итәргә белмәдек. Уйлашкач, сезгә шалтыраттык», – диде телефонның теге ягындагы тавыш дулкынланып…

– Безнең Әгерҗе районының Тирсә авылына күптән түгел «Мобиль поликлиника» килде. Халыкка алдан: «Чаллыдан, БСМПдан табиблар килә», – дип, хәбәр иттеләр. Көне килеп җиткәнчегә кадәр җирле халык телендә гел шул сүз булды һәм бар да табибка күренергә тырышты. Көне килеп җиткәч, урам тулы халык табиблар төялгән автобус киләсен көтте. Көтмәслек тә түгел, нәрсә син! Алар бит Әгерҗенеке генә түгел, Чаллыдан ук килгән, шәп врачлар, – дип башлады сүзен исемен газетада күрсәтмәвебезне үтенгән ханым. – БСМПның күчмә поликлиникасы килеп җиткәнче, авыл халкы урамда ике сәгать торып, өшеде. Зәңгәрләнеп катты, чөнки көн бик салкын иде, җылынырга урын юк. Ялындырып кына, соңга калып килгән автобусларына беренче партия кереп китте, ләкин биш минуттан әйләнеп тә чыктылар. Күренгән кешеләр чыгып, андагы хәлләрне сөйләгәч, килгән кешеләр дә акрынлап тарала башлады. Машинасы булганнар кайтып китте, автобус белән килгәннәр шул өшегән көйләренә янә тукталышка чыгып китте. Ни өчен халык таралды? Беренчедән, бер генә табиб бүлмәсендә дә аппаратура юк иде. Офтальмолог күз басымын тикшерә дә, хәреф укыта. Бу эшне Әгерҗедә дә бик яхшы башкаралар, шуңа өстәп 3-4 аппарат белән дә карыйлар әле. Ә монда берсе дә эшләнмәде… Кардиолог килгән – ЭКГ яздырырга аппараты юк. Амбулаториядә яздырып чыгалар. Ләкин аларныкы йә язып китә алмый азаплый, йә яза башлагач, ике-өч тапкыр туктый. Ә югыйсә, анда инсультлы, инфарктлы кешеләр күп килгән иде…
 
Онколог килде. Бер генә җирне тотып та карамый. Башка табибларга керсәң дә, шул ук хәл. Алар ни эшли дисезме? Авыруның карточка тышыннан бөтен мәгълүматларын язып алалар да, нинди зары бар, шуны тыңлап, теркәп куялар. Алларында бер өем кәгазь тора. Язып бетергәч: «Булды, сезне карап бетердек», – диләр. Бу язып алган мәгълүматны компьютерларына кертеп, шуның кадәр халыкка хезмәт күрсәттек, дип, хисап тотып, бер эш тә эшләми генә хөкүмәт биргән дәүләт акчасын үзләштерергә җыеналар инде болар. Бездә халык бик дулый: «Болар чын табиб түгелдер, йә студент, йә медбрат белән медсестрадыр», – диләр. Врач булган кеше үзен болай рисвай итеп йөрми шул. Алар киткәч халык бер атна тынычлана алмады. Авыл халкын бу кадәр мыскыл иткәннәре юк иде әле. Медицина әһелләренә бу юлны кем күрсәтте икән, кем рөхсәт итте? Шуны ачыкласагыз иде. Әгерҗе районы болай да беркемгә дә кирәкми. Авылда пенсионерлар гына торып калды. Яшьләр китеп бара. Кешегә эшләргә эш, яшәргә акча юк. Шушы мыскыллау гына җитми иде! Бу хәл башка районнарда да булмый калмас. Бүлмәләренә аппаратлар куеп, чын белгеч килүен таләп итегез, яки бу буш куыкларны районыгызга аяк бастырмагыз. Халыкка ярдәм итәбез дигән бер әйбер дә юк, тотып та ачып та карамыйлар. Минем үземдә рак, минәйтәм: «Миңа УЗИ һәм маммография кирәк!». Бер як күкрәгем алынган, икенче ягына да эче тулы киста – су җыя. Шул су ни хәлдә, беләсем килеп барган идем Чаллы БСМПсыннан килгән бу күчмә поликлиникага. «Юк, без алайлар итеп карамыйбыз, болай гына карыйбыз», – диде врач. «Ник килдегез соң сез монда, тотып та карарлык булмагач?!» – дип, чыгып киттем үзем дә.
 
…Тирсә авылында бу «Мобиль поликлиника» диелгән автобус 3-4 көн торды. Боларның ни өчен авылга килеп, башта Әгерҗегә бармаулары да аңлашыла. Шәһәр халкы усал, аларны артларына себерке тагып, куган булырлар иде. Ә авыл халкы йомшак. «мәмәй», дисәң – ашый, «какай», дисәң – ташлый… «Апрельдә тагын киләләр икән», – дигән сүз чыкты. Килсеннәр – берәү дә аяк та басмаячак анда башка…
 
Күчмә поликлиника
 
ХАЛЫК ӨЧЕН АЧЫЛГАН ИДЕ…
 
«Мобиль поликлиника» республикада «Бердәм Русия» партиясе инициативасы белән башланып киткән проект. 2019нчы елның февралендә, Чистайда узган «Бердәм Русия көне»ндә район үзәгеннән еракта урнашкан авылларда яшәгән кешеләр авылда табибларның булмавыннан зарланган иде. Табиб булмагач, без дә вакытында табибка күренә алмыйбыз, диделәр. Ягъни өлкән яшьтәге карчык кан басымыннан дару алыр өчен дистәләгән километр ара үтеп, район больницасындагы табибка барып күренергә тиеш… Тик таякка гына таянып йөргән кеше өчен бу бик авыр, килешерсез…
 
Шушы зарларны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә колак читеннән генә уздырып җибәрмичә, президент Рөстәм Миңнехановка җиткергән иде. Миңнеханов, үз чиратында Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына «тәгәрмәчләр өстендәге» поликлиникалар сатып алып, 100 кешедән азрак халкы булган ерак авылларга җибәрергә кушты.
 
Шуннан соң республикада дүрт мобиль комплекс эшли башлады. Гади тел белән әйткәндә, бу озын фургоны булган бер КамАЗ. Ләкин аның фургоны эчендә дә төрле бүлмәләр урнашкан, ул бүлмәләрдә табиблар утырырга һәм халыкны кабул итәргә тиеш. Бер автоклиникада алты бүлмә бар, аларда терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог һәм офтальмолог, кардиолог кебек табиблар эшли. Шунда ук медиклар авырулардан сидек һәм кан анализлары алып тикшерә алсын өчен лаборатория дә җиһазландырылган. Бу «тәгәрмәч өстендәге поликлиникалар»ны дүрт больница күзәтеп торырга тиеш дип табылды: Казанда урнашкан 7нче больница, РКБ, Чаллыдагы БСП һәм Әлмәт район хастаханәсе.
 
…Иң беренче булып «Мобиль поликлиника» Тәтеш районының Бакырчы авылында эшли башлаган иде. Авыл халкы да ул вакытта бик канәгать калып, журналистларга интервьюлар бирде.
 
Авыл халкы гына түгел, Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та өмет уяткыч сүзләр сөйләде:
 
– Күчмә поликлиникаларның төп максаты – бөтен авыл кешеләрен дә карап, авыруларны алданрак ачыклау. Мондагы бүлмәләр җиһазландырылган: флюорографлар, УЗИ аппаратларыннан алып, күз табиблары өчен микроскоплар һәм гинекологик кәнәфиләргә кадәр, – диде.
 
Бу Виктор Черномырдин әйткәнчә, «Яхшы булуын теләдек, һәрвакыттагыча килеп чыккан» түгелме соң? Башланган мәлендә бөтен әйбер яхшы эшләп китә дә, ахырга таба бетә бит бездә. Бу да шул очрак, күрәсең. Журналистлар да, министр үзе дә кайткач, Тәтештәге күчмә поликлиника халыкны 100 процент тикшергән. Ә менә хакимият йортына шалтырата башласаң да, бер атнасыз элемтәгә кереп булмый торган Әгерҗегә баргач, ярамаган тагын, дип кенә эшләгәннәр булып чыгамы?
 
Без бу мәсьәләдә ачыклык кертүен сорап, Чаллы шәһәре БСМПсының баш табибы Мөхәммәдиев Марат Фәнис улына шалтыраттык. Тик күчмә поликлиника турында сөйләшергә теләвебезне белгәч, ул интервьюдан баш тартты. Үзенең ярдәмчеләренә дә: «Бездә түгел бит инде ул поликлиника, без аны 5нче больницага тапшырдык, алардан сорасыннар», – дигән.
 
Баш табибның безнең белән сөйләшәсе килми икән, без дә аны кабат шалтыратып борчымаска булдык. Бу зарлы хатны Сәламәтлек саклау министрына җибәрдек. Министр белән сөйләшерләр инде артык.
 
Ул күчмә поликлиникалар районнан-районга йөреп, бензин ягу өчен түгел, авыл халкына ярдәм күрсәтү өчен, аларның сәламәтлеген саклау өчен чыгарыла бит. Әгәр халык зарлана икән, нишләп БСМП җитәкчелеге һәм табиблары үз эшләрен җиренә җиткереп эшләмәгән, дигән сорау туа.
 
Баш табибка әйтәсе килгән сүзебез шул: авыл кешесе болай да табибларга теләр-теләмәс кенә бара, инде аксап-туксап беткәч кенә. Инде президент кушуы буенча эшли башлаган күчмә поликлиника табиблары да шушылай алдым-бирдем эшләгәч, икенче юлы бөтенләй беркем килмәсә дә, аптырамагыз, яме…
 
Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.12.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»