|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2019 Дин
Мәчет - аерым, манара - аерым: Түбән Камада төзелүче яңа мәчет шау-шу тудырдыШушы көннәрдә Түбән Камада яңа мәчеткә нигез салынды. Заманча архитектура үрнәгендә төзелә торган мәчет җәмәгатьчелек арасында шау-шу куптарырга да өлгерде. Имеш, ул айсыз һәм манарасыз булачак. Әлеге имеш-мимешкә ачыклык кертү максатыннан без Түбән Кама мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимовка шалтыраттык. Мәчетнең ае да, манарасы да булачак икән. Әмма без күреп өйрәнгәнчә түгел. Манара аерым торачак һәм ае да түгәрәк шәмаил эчендә булып, манара стенасының үзенә беркетеләчәк. Тагын бер яңалык – азан вакытында ул нур чәчеп, ут яктыртып торачак.
Мәчет 430 кешегә исәпләнгән, ул ике катлы булып, ирләр һәм хатын-кызларныкыннан тыш, балалар өчен дә аерым бүлмә каралган. Мәчет эчендә баскычлар да куелмаячак, мөмкинлекләре чиклеләр өчен шулай ук уңайлы дип табылган. Яңалыклар моның белән генә бетми икән әле. Мәчетнең коймасы һәм рәшәткәләре дә булмаячак. Ул каен агачлары утыртылган парк эчендә урнашачак. Ни өчен нәкъ менә каен агачы дип соравыбызга, хәзрәт, аның шартлы исеме дә “Ак каен”, дип җавап бирде.
Мондый мәчет төзү күп яктан отышлы икән. Бердән, шәһәрдәге Үзәк мәчет белән “Нур” мәчетләренең манаралары ун һәм алты миллион сумга төшкән. Бу бик чыгымлы эш. Аннары катлаулы конфигурацияле мәчетләрне тоту да күп акча таләп итә. Кар-яңгырлар яву сәбәпле тиз туза, түшәмнән су да аккалый икән. Яңа мәчет исә гади һәм заманча стильдә төзеләчәк.
Манарасы турында кабат сүз чыккач, хәзрәт безгә аның төп вазифасын аңлатты.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|