|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2019 Шоу-бизнес
"Концертка кадәр ике сәгать кала юкка чыкты" - Ришат Төхвәтуллинның тавыш режиссеры югалган (ВИДЕО)Танылган татар җырчысы Ришат Төхвәтуллин Башкортстандагы гастрольләр вакытында тавыш режиссеры югалуы турында хәбәр итә. "9-10 ел эчендә сәхнәдә чыгыш ясау дәверендә мондый хәлгә юлыкканым булмады", - дип уртаклаша хафага төшкән җырчы. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, тавыш режиссеры шушы көннәрдә концерт алдыннан гына юк булган. "Бөтен район эзли — тапмадык", - дип хәбәр итә Ришат Төхвәтуллин. Аның сүзләренә караганда, Артур Гобузов флешка артыннан китеп, әйләнеп кайтмаган. Җырчы үзенең төркемендә кеше югалуы турындагы мәгълүматның хайп булмавын ассызыклый. «Миңа ни генә язмыйлар, бу хайп, диләр, тик кеше югалган һәм без аны таба алмыйбыз. Концертка кадәр ике сәгать кала юкка чыкты. Без аны чыгыш ясаганнан соң кайтыр дип уйлаган идек, әмма ул һаман юк. Полициягә мөрәҗәгать иттек, кибетләрдә, вокзалда эзләдек», — дип белдерә Ришат Төхвәтуллин.
--- |
Иң күп укылган
|