|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2019 Мәдәният
Казанда "Сүнгән йолдызлар" премьерасына әзерлек бара (репетициядән ФОТОЛАР)Камал театрында К.Тинчурин пьесасы буенча "Сүнгән йолдызлар" премьерасының репетицияләре бара. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов, балетмейстер - Сәлимә Әминова. Спектакльдә катнашалар: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты А.Гайнуллина, Россиянең атказанган артисты Д.Нуруллина, Татарстанның атказанган артисты А.Сабирҗанов, шулай ук, Э.Сәлимов, А.Мөдәрисова, А.Хәйруллина, А.Абашева, Р.Шәмсуаров, А.Борһанов һәм Мәдәният институты студентлары Л.Гатауллина, З.Нуртдинов, Р.Галимов, Э.Моратхуҗина, З.Шәвәлиева.
Спектакльнең премьерасы 2020нче елның февралендә көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|