поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.06.2010 Җәмгыять

ЧЫКМЫЙМ ӘЛЕ ПЕНСИЯГӘ!

Илле яшем әкияттәге Каф таулары артында кебек тоела иде элек. Гомумән, бу яшькә җитүемне күз алдына да китерә алмадым. Мәңге яшь, матур, җыерчыкларсыз яшәрмен кебек иде. Аллаһы Тәгалә гомереңне бирсә, картлык дигән үргә дә менәргә туры килә икән ул.

Ах-ух килеп, кан басымыңны һәм йөрәк тибешеңне үлчи-үлчи, дару төймәләре йота-йота... Насыйп булса, пенсия яшенә дә күп калмый. (Лаеклы ялга чыгу яшен күтәреп куймасалар, билгеле). Тик күңел генә моңа ышанмый. Ялга чыгып та, эшеннән китәргә теләмәгән кайбер хезмәттәшләремне бераз аңлый башладым кебек. Эшләп йөргәндә күп кешеләр белән аралашасың, төрле оешмаларда азмы-күпме танышларың була. Йомыш белән килсәң, аларның ярдәменә өметләнәсең. Үзләренең дә сиңа йомышлары төшкәләп тора. Эштән киткәч, кеше җәмгыятькә кинәт кенә кирәксез булып кала. Заманында эш өстәлләре артында "кукраеп" үз дәрәҗәләрен белеп утырган, инде пенсионерга әйләнгән кешеләрне очраткалыйм. Танып исәнләшкәнгә дә күңелләре тула аларның хәзер.

 

Дөрес, җитәкче урыннарда эшләгән затлар онытылмый. Бәйрәмнәрдә аларның урыннары түрдә, сүзләренә дә колак салалар, бүләкләп тә торалар. Пенсияләре –дөньяның артына тибеп яшәрлек. Ә гади эшчене елын бер тапкыр картлар көнендә искә алсалар да рәхмәт. Авыр физик эштә гомер буе тир түгеп, саулык-егәрлекләре беткән кешеләр пенсия яшен сөенеп көтеп алалардыр, әлбәттә. Язу-сызу, исәп-хисап белән шөгыльләнгән кайбер затларның "җылы" урыннарыннан кузгаласылары килми. Күршебездәге бер хатын яше 70кә җиткәнче эшләп йөрде. Яңа җитәкче килеп, китүен таләп иткәч, җәнҗал кубарган, ди бу. Әле дә шул җитәкчене каргап йөри. Тик аңларга теләүчеләр генә юк аны, үзе алдында кызганган, хәленә кергән кыяфәт ясасалар да. Әйтергә кирәк, әлеге күршебез моңарчы сәламәтлегеннән зарланмаган булса да, эшеннән китүгә авыруга сабышты, ябыгып китте. Күңеленә авыр алгандыр инде: барлык чирләр нервылардан, диләр ич. Икенче бер пенсионер хатын җитәкчесе белән әрепләшеп, аның өстеннән "жалу" бирә-бирә эшләп азапланды. Җитеш, бай тормышлы, мал-мөлкәте балаларына гына түгел, оныкларына да җитәрлек югыйсә. Күп еллар буе куйган хезмәтеңнән кинәт тукталып калу тормышыңа нокта кую белән бердер ул, күрәсең. Алда күпме гомерең калган – көн дә эшкә чабып, моңарчы ул хакта уйланылмаган ич. "Пенсиягә китү – "каенлык"ка юллама алу ул", – дип күңелсез нәтиҗә ясаган иде бер абзый. Күз тимәсен, яше 70тән узса да, кызыклы шөгыль табып, актив тормыш белән яшәп ята әле үзе. Кем ничек оештыра ала бит лаеклы ялын. Хәтерлим, гомер буе каләм кыштырдатып утырган бер ханым, пенсия яше җитүгә, эшеннән китү белән тавыш-тынсыз гына ризалашты. Әле берничә ел эшләү теләге булса да. Чөнки үз урынына бер түрә кызының билгеләнгәнен белә иде. Түрәгә каршы килеп кара! Әмма югалып, сүнеп калмады ул: оешма белән араны өзүгә, үз эшен ачып җибәрде. Яңа мәшәкатьләр белән "яну" килеште үзенә: яшәреп, матурланып китте хәтта.

 

Совет чорында бер фильм караган идем. Бер ирне, коллектив белән җыелып, зурлап пенсиягә озаталар. Бик күп мактау сүзләре ява моның адресына. Нинди уңган-булган, алыштыргысыз хезмәткәр, янәсе. Ахырда төп герой түзми, урыныннан сикереп тора да: "Иптәшләр, болай кирәкле кеше булгач, китмим мин пенсиягә, сезнең белән калам!" – дип коллективны хушсыз итә.

 

Көлкеле фильм бу, әлбәттә. Әмма нигезендә төрттерү бар. Урыслар әйтмешли, изге урын буш булмый. Яшь, энергияле хезмәттәшләреңдә нәфрәт уятканчы эшләргә ярамыйдыр, минемчә. Бер хатын сөйли: "Ике ел инде пенсиядә көе эшләп йөрим. Ниһаять, китәргә вакыт җиткәнен аңладым. Әлләни "кырып" булмый хәзер: салмакландым, фикер йөртүем әкренәйде. Компьютер артында да яшьләрдән калышам", – ди. Әйе, ни әйтсәң дә, урынын бушатмаган пенсионерларга караш бик уңай түгел. Яшьләрбарырга атлыгып тормагач пычрак, "кара" хезмәтне башкаручыларны исәпкә алмаганда. Сүзем шулай ук зур галимнәр, мәшһүр табиблар, иҗат әһелләре турында да түгел. Күпләр минем белән килешмәсләр бәлки, әмма вакытында китә белмәүче хезмәткәрләр бар әле. "Кабинеттан аякларын алга таба каратып алып чыгарлар аны, мөгаен", – дип тетмәсен тетә бер күрше кызы 70 яшьлек хезмәттәшен.

 

Әйе, буыннар алышына тора. Игътибар итүемчә, соңгы елларда гына да байтак коллективлар кискен яшәрде. Яшь белгечләр янәшәсендә үз урыныңны табу, дәрәҗәңне саклап калу җиңел түгел.

 

Әлбәттә, кемдер пенсиядә килеш күңелен басар өчен эшләп йөрсә, икенче берәүләрне мохтаҗлык мәҗбүр итә. Тәнеңдә җаның булганда кешечә ашыйсы-эчәсе, балаларга һәм оныкларга булышасы килә бит. Зур күләмдә булмаса да, пенсия түләнгәненә сөенергә кирәк анысы, бөтенләй түләнмәгән заманнар да еракта калмады бит. "Әз малың күп куанычлы булсын", – дип тикмәгә әйтмидер әнием.

 

Эшләү-эшләмәү һәр пенсионерның үз ихтыярында, әлбәттә. Мин бу язмамда күзәтүләремнән чыгып фәлсәфә генә куерттым, Әмма сүзне ничек борсаң да, һәр нәрсәнең – үз вакыты дигән нәтиҗә чыга. Иң мөһиме – яшьләр өлкәннәрнең олы тәҗрибәсен кабул итеп алсыннар, алга таба үстерсеннәр генә. Татар халык әкияте искә төште әле шушы уңайдан. Бер патша 70 яшьтән узган картларны, җәмгыятькә файдасыз дип, үтерергә кушкан. Ә бер егет үзенең әти-әнисен яшереп калган. Һәм шуннан соң аңа четерекле, сынаулардан җиңел генә чыгарга, башкалар белмәгәнне аңлатып бирергә туры килгән. "Егетнең үз акылы гына җитмәс, бу катлаулы мәсьәләләрнең чишелешен кайдан белде икән?" – дип кызыксынган патша. Һәм егетне серен ачарга мәҗбүр иткән. Өлкәннәрнең зиһене, тәҗрибәсе бик кирәк икәнлеген аңлап, патша шуннан соң үзенең картларны юк итү турындагы теге фәрманын юкка чыгарган, ди.


Галиябану ХУҖИЕВА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»