поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.11.2019 Әдәбият

Фатих Кәримне искә алу кичәсеннән соң уйланулар

Һәр көнебезнең башкалар белән бүлешерлек сөенечле мизгелләре бар, Аллага шөкер. 28 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге данлыклы театр сәхнәсендә шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан бик матур кичә үтте.

Язучылар берлегеннән шалтыратып, әлеге кичәгә сценарий язарга тәкъдим иткәч, ризалашсам да, бик борчылган идем: санаулы гына көннәр эчендә ничекләр язылыр да, бу чара ничекләр үтәр дим… Юкка борчылганмын. Кичәдән соң Язучылар берлеге рәисе Данил абый Салиховка: “Бу егетләрегез белән тау күчерергә була”, – диюем төче сүзләр түгел иде. Рәмис Аймәтнең оештыру сәләтенә, зәвыгына сокланырлык, режиссер Раушан Шәрифнең талантлы кулына, артистларның шулкадәр кыска вакыт аралыгында күпме шигырь, җыр ятлап өлгерүенә шаккатырлык. Тамашачыга зәвыклы, җылы кичә тәкъдим иттеләр – әлегәчә матур кайтавазлар килә.
 
29 октябрьдә Язучылар берлегендә “Туташ” китабы буенча уздырылган түгәрәк өстәл өчен аерым рәхмәтләрем! Кай арада вакыт тапканнардыр – Рәмис бик күп язучыларга, журналистларга, Камал театрына хәбәр итеп, зур аудитория җыярга өлгергән; Әлфәт абый Закирҗанов утырышны алып баручы буларак та, галим буларак та әзерлекле сөйләшүне оештырган; ара ерак дип тормыйча, Чаллыдан нәкъ менә шушы чара өчен Факил абый Сафин, Лилия Гыйбадуллина махсус килгән иде. Татарстан китап нәшриятында затлы рәвештәге китап булып дөнья күргән “Туташ” романын язарга этәргеч биргән, язучылар берлеге рәисе булып эшләгән чорда шушы теманы миңа тапшырган Рафис абый Корбанга рәхмәтлемен: үзеңнең көчеңне сынап карау өчен кемнеңдер сиңа ышаныч белдерүе бик зур нәрсә икән… Романны язу дәверендә бик күпләрнең киңәше, рухи ярдәме таяныч булган иде – аларның кайберләре түгәрәк өстәлдә дә катнашты. Тик вакытында әйтелмәгән, соңарган рәхмәтләр дә булмый калмый… Китап чыгу сөенечен галим Җәүдәт Миңнуллин белән уртаклашырга өлгерми калдым: аңа шалтыратыйм дип кенәгәдән телефон номеры эзләгән мизгелдә ватсапка аның бакыйлыкка күчүе турында хәбәр килеп төште. Әсәрне яза башлаганчы, киңәш сорап иң беренче янына барган идем. Урыны җәннәттә булсын!
 
… Ашаган белми – тураган белә, дигән мәкальне биредә урынсыз дип кабул итмәгез: Язучылар берлегенең ни дәрәҗәдә кайнап, һәрдаим тынгысыз хезмәт белән яшәвен читтән торып кына күреп тә бетермибез икән дигән нәтиҗәгә мин үзем шушы көннәрдә генә килдем. Әзер чараларга барып утырабыз, “ошады-ошамады” дигән бәя белән кайтып китәбез, төрле проектларны да “шулай тиеш” кебегрәк кабул иткән чаклар бар.. Ә менә шул чараның берсен генә булса да оештырыр, зәвыклы итеп эшләп чыгар өчен күпме кешенең күпме көче, күпме борчылуы, эзләнүе, вакыты киткәнен чамалап бетермибез…
 
Сабырлык һәм уңышлар гына юлдаш булсын үзегезгә!
 
Айгөл Әхмәтгалиева

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»