поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.10.2019 Мәдәният

“Шомбай fest−2019” тәмам. “Иң яхшы артист” билгеле

“Әкият” Татар дәүләт курчак театры 23−28 октябрьдә III Халыкара “Шомбай fest−2019” фестиваленә төрле төбәкләрдән катнашучыларны җыйды. Тамашачы биредә Красноярск, Пенза, Оренбург, Беларусь, Белгород һ.б. театрларның спектакльләрен карады. Аларга Мәскәү тәнкыйтьчесе Ольга Глазунова рәислегендәге жюри бәя бирде.

Коллективлар тормыштагы проблемаларны күтәргән җитди спектакльләр алып килгәннәр.
 
“Әкият” курчак театрының татар төркеме “Җырла, курай! Уйна, Шомбай!” дигән музыкаль әкият күрсәтте. Анда халык уен коралларының яңгыравы спектакльнең бизәге булып тора. Шуңа да коллективның “Татар фольклорын популярлаштырганы өчен” төрендә бүләкләнүе очраклы түгел. Рус төркеме исә “Сказка о царе Салтане” әкияте белән чыгыш ясады һәм “Иң яхшы музыкаль бизәлеш” төренә ия булды. Тамашачы Италия курчакларын ошатып калды. Балалардан торган жюри да аларга үз бәясен бирде.
 
“Әкият” Хакас курчак театрының “Кавказский меловой круг” (Б. Брехт) драмасы күпләр өчен гыйбрәтле булуы белән аерылып тора. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр тамашачы андагы вакыйгалар өчен борчылып утырды. Нинди генә авырлыклар кичеп булса да, сабыйны ташлап калдырмыйча, саклап калган хатын-кыз образы тетрәндерде тамашачыны. Әлеге образны тулысынча ачып биргән артист Римма Зәйнуллинаның осталыгы, җаны-тәне белән бирелеп уйнавы һәркемдә соклану уятты, хәтта күзләр яшькә төренде. Римма безнең якташыбыз да әле. Ул Казан театр училищесын тәмамлап, “Әкият” курчак театрында биш ел эшләгәннән соң, Хакасиягә күченеп китә. “ Казанга ашкынып кайттым, чөнки биредә хезмәттәшләрем белән күрешүне зарыгып көттем”,−ди Римма. Жюри аның хезмәтен бик дөрес бәяләде. Аңа “Иң яхшы артист” номинациясе дипломы тапшырылды.
 
Фестивальдә күрсәтелгән спектакльләрнең күбесе зурлар өчен иде, әмма курчак театрында балалар өчен булганнарын күбрәк күрәсе килә, чөнки алар башка театрлар өчен тамашачы тәрбияләргә тиеш. Чит төбәкләрдән килгән курчаклар арасында күңелгә ятышлылары сирәк. Үзебездәге курчакларга, аларның киемнәренә сокланырга гына кала.
 
Шунысын да әйтергә кирәк, фестивальне оештыручылар зур тырышлык куйган.
 
Тантаналы кичәнең икенче өлеше “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының 85 еллыгына багышланды. Гомерләрен шушы театрга багышлап, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган артистлар, башка хезмәткәрләр дә чакырылган иде кичәгә. Араларында иң өлкәне булган Татарстанның атказанган артисты Рәшидә Үтәевага 93 яшь.
 
Мәдәният министры Ирада Әюпова театрның тарихын искә алды. Курчак театры артистының катлаулы хезмәтен билгеләп үтте ул. Театр директоры Роза Җаббаровага “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын
 
тапшырды. Театр артисты Миләүшә Фәйзрахманова “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булды. Артистлар Наталья Егорова Президентның Рәхмәт хатына, Марс Гайфуллин Премьер-министрның Рәхмәт хатларына ия булдылар. Шулай ук башка хезмәткәрләрнең хезмәте дә бәяләнде.
 
Кичә тәмамланганда театрның баш режиссеры Илгиз Зәйни: “...Бәхет өчен өеңдә барысы да тәртиптә булу кирәк. Дусларың, туганнарың яныңда булу кирәк. Бүген бөтен республика театрлары да безнең белән...Театр – минем йортым. Сәхнәдә басып торган артистлар – минем гаиләм...”, −дип белдерде.
 
 

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Матбугат.ру
№ --- | 29.10.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»