|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2019 Криминал
Әлмәттә бер егет әбисен кыйнап үтергәнӘлмәттә исерек килеш әбисен кыйнап үтергән 26 яшьлек егетне хөкем иткәннәр. Алар арасында низаг агымдагы елның май аенда булган. Исерек егет кызып итеп 75 яшьлек пенсионер ханымның күкрәгенә йодрык белән суккан. Алган тән җәрәхәтләреннән әби үлгән, дип яза Әлмәт таңнары.
Шәһәр суды аны “саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерү" маддәсе нигезендә гаепле дип таный. Ул алты ел катгый режимлы колониягә хөкем ителгән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм аңа карата шикаять белдерелергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|