|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2019 Җәмгыять
"Салават күпере"ндә яшәүчеләр Рәшит Сабировтан гафу үтенүне көтә20 сентябрьдә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар халкының сөекле кызы, күренекле җырчы Әлфия Авзалова каберендә мемориаль композиция ачылды. Җырчыны искә алу мәрасимендә күренекле җәмәгать эшлеклеләре, танылган артистлар, язучылар, журналистлар, сәхнә ветераннары катнашты. Әмма чара тавышсыз гына узмады. Нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров Әлфия Авзалованың һәйкәле зиратта гына түгел, Казанның үзәгендә булырга тиеш дип чыгыш ясавы интернетта зур бәхәс куптарды. "Мөселман зиратында үзеңне шулай тотарга ярыймы?" дигән сүзләр дә ишетелде.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Әлфия Авзалова урамы "Салават күпере" торак комплексында урнашкан. Әлбәттә, Рәшит ага бу сүзләрне Әлфия Авзалованы олылап, аның турында халык хәтерен сакларга тырышып әйткәндер. Әмма хәл көтелмәгән борылыш ала. Кичә "Матбугат.ру"га "Салават күпере"ндә яшәүче Илсөя Билалова мәрәҗәгать итте. Рәшит Сабировның сүзләренә үпкәләгән ул.
Шундый хәлләр менә.
--- |
Иң күп укылган
|