|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2019 Җәмгыять
Дамир Йосыпов экипажына зур бүләк ясаганнарДамир Йосыпов һәм аның экипаж әгъзаларына фатирлар биргәннәр. Әлеге бүләкне аларга Свердлау өлкәсе губернаторы ясаган. Мәскәү-Симферополь рейсы буенча очарга тиеш булып та, двигательләренә кошлар эләгеп, кукуруз басуына килеп төшкән экипаж әгъзаларына фатирлардан ачкычлар бүләк ителгән. Свердлау өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев белдергәнчә, әлеге бүләкне аларга җирле эшмәкәрләр ясаган. Агентлык хәбәренә караганда, экипаж әгъзаларының күпчелеге өчен әлеге фатирлар беренче үз тораклары булачак икән.
Яңа фатирлардан ачкычларга пилотлар Дамир Йосыпов белән Георгий Мурзин, бортхезмәткәрләр Надежда Вершинина, Дмитрий Гончаренко, Дмитрий Ивлицкий, Алия Слякаева һәм Яна Ягодина ия булган.
--- |
Иң күп укылган
|