поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.09.2019 Язмыш

"Әниемне, сөекле иремне югалту ачысыннан миңгерәүләнеп йөргәндә тагын акыллардан язарлык югалту"

Бу көннәрдән соң яңадан өч ел гомер узып китте. Әзме бу гомер, күпме? Гасырларга тиң еллар. Үткәннәргә кабат-кабат кайтып җанны актарам. Күпме талкып була инде бу җанны. Әз булса да сүрелергә вакыт бит инде. Юк бит инде алар, юк бит... Йөрәк яралары тагын да тирәнәйде. Көннәргә озын йокысыз төннәр ялганды. Әниемне, сөекле иремне югалту ачысыннан миңгерәүләнеп йөргәндә тагын акыллардан язарлык югалту.

Юк бит инде сез!
 
Юк бит...
 
Их син, язмыш! Нигә шушы кадәр кырыс булдың икән? Нинди гөнаһларым өчен бирелде икән миңа бу сынау, газап, җан сызлаулары. Бер ел эчендә беркайчан да табып булмый торган нинди авыр югалтулар...
 
Яшьлеген, мәхәббәтен, тормышын миңа багышлаган, минем өчен кан калтырап яшәгән, туганнан алып илле өч ел буе янәшәмдә миңа яхшы булсын дип җан атып яшәгән әнием – бердәнберем ничек мине калдырып мәңгелеккә күчсен ди? Юк, куркыныч төш кенәдер бу, тизрәк уянасы иде. Уянасы да: “Әнием, син мине бүтән беркайчан да ташлый күрмә!” – дип кочагына атыласы иде.
 
Атыласы иде...
 
Ул гынамы соң.
 
Тормыш юлын бергә үтәрбез дип вәгъдәләр бирешкән, бергә оя корган, ятимлекнең бөтен баскычларын үткән мәхәббәтем – яшьлек ярым ничек әни артынан ук китеп барсын инде! Миңа авыр булмасын дип тормышны җигелеп тартып, өйләр җиткереп, балаларны укытып, югары белем биреп, башлы-күзле итеп, оныкларны үстерешеп, инде үзебез өчен генә яши башлагач, ничек болай булды соң?
 
Күңелдә күп сораулар, йөрәктә бушлык: мәңгелек яра. Гомер сукмакларын үткәндә кочагыңа бөтереп алыр идең дә, зәңгәр күзләреңне тутырып: “Матурым, мин сине бик яратам бит, ә син...” –дияр идең. Мин һәрвакыт туры җаваптан качып:
“Сөясеңме, дип ник сорыйсың,
Билгеле бит инде болай да”, – дип челтерәп көләр идем.
 
Мин сине үземнән дә артык ярата идем, тик исән вакытта үзеңә яратам дип әйтә генә алмадым шул. Гомер иткәндә шулай бит ул, мәңгелеккә килгән кебек йөрибез. Теге җитми, бу җитми, бер¬береңә игътибар, наз җитми. Бәхетле мизгелләр дә гомерлеккә бирелгән кебек, бәхетеңне югалткач, чынбарлык белән күзгә-күз карашкач кына аң¬лыйбыз ни югалтканыбызны. Бүген эшләнми калган эшне иртәгә дә эшләп була, кайнар сөюеңне, әйтелми калган рәхмәтләреңне, башка беркайчан да әйтә алмыйча соңга калуың бар. Үкенеп яшәмәс өчен берүк соңара күрмик.
Инде тормыш вакылыклары артта калып, сөеп-сөелеп яшәр вакытта син китеп бардың. Үзеңә берни таләп итмичә, син кешеләргә гел яхшылык кына эшләдең. Беркайчан да зарланмадың, юкка үпкәләтсәләр дә беркемгә ачу сакламый идең. Гаиләң бөтен яшәсен өчен актык көчеңә кадәр тырыштың.
Их, елларны кире кайтарып алып булса иде, һич югы бер генә көнен. Күзләреңә карап: “Гомерлек бәхетем тик син идең, синең белән мин бик бәхетле яшәдем, сиңа гомерем буе рәхмәтле мин”, – дип куенына чумар идем.
 
Юк шул, юк! Бу бары буш хыял гына. Син юк инде, без бүтән беркайчан да күрешә алмаячакбыз. Менә шуның белән йөрәк килешә алмый да инде, шуңа җаным көн-төн бәргәләнә.
 
Әй сынадың мине, язмыш. Бер ел эчендә иң кадерле өч кешемне югалттым.
Улым Салаватны тапкан шатлыктан ике төн йоклый да алмадым, ике кыздан соң бик көттереп кенә килгән кадерле, тансык малай иде.
 
Егерме алты ел гомер...
 
Яшьлегенең иң матур мизгелендә алма кебек кызын – бердәнберен калдырып, туганнарын гомерлек хәсрәткә салып, якты дөнья белән хушлашты. Хушлашырга өлгерә алды микән? Аның да сөясе, сөеләсе, балалар үстерәсе килгәндер. Нинди мәһабәт гәүдәле, су сөлеге кебек егет иде бит. Явыз җаннар аямаганнар, эшен бетереп гаиләсе янына атлыгып кайтканда машина белән таптатып качканнар.
Кешегә сөйләп аңлата алырлык кына хәсрәтләр түгел. Күрмәгәнгә Ходай күрсәтмәсен.
 
Билгесезлек җаннарны өшетә. Ялан кырда бер йотым суга тилмереп, япа-ялгыз җан биреп яткан бит. “Әни, үләм инде”, диде микән, “кызым ятим кала”, диде микән, яшәлми калган яшьлеген жәлләде микән? Җан биргән мизгелендә сөекле әтиең, әбиең белән очраштың микән, балам?
 
Беләсе килгән, җанны кимергән күпме сораулар, билгесезлек. Үзем белән кабергә китәсе гомерлек җәрәхәт, җан ярасы. Тилмереп җан бирә алмыйча күпме газапланып яттың икән, балам, газизем? Бармак кына киселсә дә түзеп булмый, монда җәрәхәтсез бер җирең калмаган, башларыңа кадәр өзелгән булган бит, балакаем. Мин хәлләреңне аңлар хәлдә түгел идем шул, соңыннан эксперт язуын укый башлагач ничә тапкырлар ашыгыч ярдәм машинасы саклап торды. Әниең берничек тә ярдәм итә, булыша алмады. Алмадым, саклый алмадым, ана бурычын үти алмадым, гафу ит, улым!
 
Бәрдереп качкан адәмнәрне дә каргамыйм, Ходай үзе җәзасын бирер. Хөкем дә иттермәс идем, бары тик ничек булган, гомереңнең иң соңгы минутларын гына сөйләсеннәр иде! Нинди газаплар кичергәнеңне болай да аңлыйм, улым, дөреслекне беләсе килә. Билгесезлек җанымны кимерә... Җанда күпме сораулар... Бер генә җавап та юк.
 
Язмышның бу рәхимсез карары белән килешергә туры килде. Чарасызлыктан, үрсәләнүдән, җан бәргәләнгәндә һәрвакыт исемдә сөеклемнең серле карашы булды. Кабат-кабат хәтердә яңарып зәңгәр күзләренә карадым: ялвардым, ярдәм сорадым. Могҗизалар да була икән бит. Хыялымдагы сөеклем беркайчан да ташламады мине. Һаман да кадерле әниемне, сөекле улымны, иң якын сөй-гәнемне югалту ачыларын, сызлануларны, хәс¬рәтләремне бүлешеп минем белән бергә яши бирә. Тик кышлар җиткәч кенә буран булып, бөтен җанны айкап, бураннарга кереп югала. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.09.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»