• 19.09 "ЛӘЙЛӘ ВӘ МӘҖНҮН" спектакле. Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрында Кариев театры гастрольләре. 19:00
  • 19.09 Спектакль "Чипполино". Театр Кариева. Гастроли Национального молодёжного театра РБ имени Мустая Карима. 10:00; 13:00
  • 20.09 "СУПЕР-КИЯҮ" спектакле. Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрында Кариев театры гастрольләре. 19:00
  • 20.09 "Сөй гомерне, сөй халыкны...". С.Сүнчәләйнең тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә. 14.00. Г. Тукай әдәби музее
  • 21.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Нагорный". 17.00
  • 26.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Отары". 18.00
  • 28.09 «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки БӘРӘҢГЕФЕСТ. Г. Тукай әдәби музее һәм Юнысовлар мәйданы. 13.00-15.00. Керү түләүсез
  • 29.09 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Мирный". 17.00
  • 05.10 Илнар Ялалов. "Табышмак" юбилей концерты. Казан. Филармония. 17.00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 10.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Осиново". 19.00
  • 11.10 "Көзге моңнар" Казан шәһәр филармониясе концерты. ДК"Юность". 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 19 Сентябрь Сергей Рыжиков
  • 19 Сентябрь Анастасия Колесова
  • 19 Сентябрь Сәлимә Әминова
  • 19 Сентябрь Нури Арсланов (1912-1991)
  • 19 Сентябрь Юрий Гвоздь
  • 20 Сентябрь Рим Гыйльфан
  • 20 Сентябрь Заһит Хәбибуллин (1910-1983)
  • 20 Сентябрь Кристиан Ансалди
  • 20 Сентябрь Валерий Власов
  • 20 Сентябрь Лилия Нуретдинова
  • 1 октябрьдән Актаныш технология техникумы базасында 1С программасына укыту башлана. Курс үткәннән соң, квалификация күтәрү турында таныклык тапшырылачак. Дәресләр атнага 2 тапкыр: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17.00-19.00 сәгатькә кадәр үтәчәк, 6 ай дәвам итәчәк. Бәясе 12 000 сум (бүлеп түләү мөмкинлеге бар) Урыннар чикле. Белешмәләр өчен телефон: 89061225615
  • Бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.ПОРТ,РКБ,ДРКБ янында.Собственник 89053772306.
  • Покупаю прицеп (бочка) тракторный поливомоечный опм 3.5,тел 89600587559
  • Арпа сатыла ,89870627119
  • Актанышта частный дом яки квартира снимать итер идек, тиз арада , семьялы 2 балалы без.озак вакытка тугел, мебель бн булса эйбэт булыр иде 89600823449
  • Шәһәр үзәгендә тәритипле кызларга бүлмәне арендага бирәбез. 89503281017
  • Бодай сатабыз. тел. 89093070738
  • Актанышта 2 булмэле фатир сатыла. Набережная янында. 89179077379
  • Казанда Адоратский ур. 60 йортта 1 бүлмэле квартир сатыла. Мәйданы 33 кв. м, зал 17, кухня 8 кв.м. Санузелга кафель ябыштырылган, балкон пыяла рамнар куелган. Тәрәзәләр агачлы, тыныч урамга карый, кояшлы як. Күршеләр сабыр, тыныч холыклы гаилә, ишегалдында видеокүзәтү куелган, матур балалар мәйданчыгы бар. Олылар һәм балалар поликлиникаларына җәяү генә барасы, якында гына ике мәктәп, татар гимназиясе(№13), "Золотая шайба" спорт комплексы, кибетләр, базар, яшелчә базары (оптовый). ЖКХ буенча бурычлар юк, өлкән яшьтәге бер собственник, чистая продажа. Бәясе - 3 190 000 сум. тел 8 917 223 97 39
  • 2 булмэле фатир озак вакытка тэртипле гаилэгэ арендага бирелэ. собственник. 89655846630

 

 

 
Архив
 

31.08.2019 Җәмгыять

Иске афиша хатирәләрне яңартты

1989 елда Куйбышевта үткәрелгән “Идел – Кама Болгарстаны тарихы һәм мәдәнияте. Халыклар дуслы­гын ныгыту эшендә тарих фәне роле һәм максатлары” дип аталган фәнни-практик конференциянең 30 еллыгына Идел буенда рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте идарәсе үткәргән тантана ахырында татарларны Шәһри Болгар хәрәбәләре янына алып бардылар.

Фәнни җәмәгатьчелек һәм милли интеллигенция өчен бу чара Идел Болгарстаны тарихын барлау трибунасына әверелде. Шулай ук милләтара мөнәсәбәтләр һәм культуралар бәйләнеше, ислам дине йогынтысы белән татар халкының милләт буларак сакланып калуы турында да сүз булды.
 
Дөресен әйткәндә, заманалар шомлы иде. Алма-Ата, Сумгаит һәм Ферганада “яңа тарихи берлек” дип саналган совет халкының нигезен какшатырга керештеләр, бөтен регионнарда милли оешмалар барлыкка килеп, рус булмаган халыкларның телләренә һәм мәдәниятенә игътибар даулый башладылар. Бу мәсьәлә буенча ЦК пленумы утырышы әзерләнә башлады.
 
1989 елның январендә Куйбышевта оешкан “Туган тел” татар җәмгыяте дә мәш килеп төрле чаралар уздырып, татар якшәмбе мәктәбе оештырып йөри иде. Әлбәттә, ислам диненең рәсми рәвештә Идел буена килүен билгеләп үтмичә калмадык. Бу идеяне тәкъдим иткән һәм оештыру эшләрен башлап йөргән Мансур Ямалетдинов конференция оештыру комитеты җитәкчесе итеп тә билгеләнде.
 
КПСС өлкә комитетында да бу идеяне хуплап каршы алдылар. “Туган тел” әгъзалары белән бергә Сәяси агарту йорты (Дом политпросвещения) мөдире В.Ф.Грызлов та бик булышты. Без буклет-программа бастырып тараттык, Татарстан галимнәренә хәбәрләр, чакырулар җибәрдек, хәтта Ленинградта яшәүче Лев Гумилевка да шалтыраттык.
 
Оештыру комитеты – “Туган тел” оешмасы рәисе Рәшит Абдуллов, Шамил Галимов, Минәхмәт Сәгыйров, Асия Ногманова һәм Әхмәт Нәфыйгин бик тырышып әзерләнделәр. Равил Яһудин кунакларны каршылау һәм кунакханәләргә урнаштыру чыгымнарын үз өстенә алып, ул вакытта зур акча булган бер мең сумын чыгарып салды.
 
ОблОНО белән килешү буенча, чарада өлкә мәктәпләре, институтлар, музей белгечләре, тарих укытучылары да катнашты. Афишадан күренгәнчә, бер көн алдан килгән кунаклар өчен татар җәмәгатьчелеге белән очрашу да уздырылды. Сәяси агарту йорты гомерендә күрелмәгән-ишетелмәгән татар сүзе, татар җыры яңгырады, ак яулыклы апалар, түбәтәйле ир-атлар хөкем сөрде, Куйбышев мәчете имамы Вагыйз Яруллин, СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары да биредә. Кызганычка, авыруга сабышкан Лев Николаевич безнең конференциягә килә алмады, сәламләү телеграммасы белән генә чикләнде. Ә менә Р. Гыйльманов, СССР фәннәр академиясе Казан филиалының тел, әдәбият һәм тарих профессоры А. Халиков, милли хәрәкәт активистлары чыгыш ясап, Идел буе халыкларының мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен торгызу проблемалары, фәнни тарих стереотиплары, Көнчыгыш Европа һәм Идел-Кама Болгарстаны татарларының өйрәнелеп бетмәгән тарихы, идеологик наданлык турында сөйләделәр.
 
Шул ук сүз, тик фәнни нигездә, 9 сентябрьдә пленар утырышта да дәвам итте. “Идел Болгарстаны: тарих һәм дин” дип аталган төп доклад белән чыгыш ясаган А. Халиковның чыгышын ИЯЛИ белгечләре Г. Ибраһимова, Ф. Хуҗин, Г. Дәүләтшин, И. Якимов һәм Р. Вәлиев тулыландырып, борынгы Болгар дәүләтендә хуҗалык алып бару ысуллары, Киев Русе, Урта Азия, Гарәп илләре белән мөнәсәбәтләр турында сөйләделәр. ДУМЕС вәкиле Рәшит хәзрәт Гыйльманов исә телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда ислам дине әһәмиятен дәлилләде.
 
Җирле тикшеренүчеләрнең чыгышлары крайны өйрәнү мәсьәләләренә багышланган иде. Танылган археолог, дәүләт университеты доценты Г. Матвеева Куйбышев һәм Ульян өлкәләрендә безнең эраның I меңенә караган Болгар истәлекләрен барлады, профессор Петр Кабытов ХVI – ХVIII гасырларда Самара краеның төньяк җирләрен үзләштерү буенча чыгыш ясады.
 
Дөрес, фәнни яктан караганда, бу чыгышларда ачышлар булмады, тарихи даирәләрдә эшләүчеләр бу мәгълүматларны элек тә белә иде. Конференциянең әһәмияте башкада - Советлар чорында беренче мәртәбә дәүләт тарихы дин белән, ислам проблемалары белән бәйләнештә күрсәтелде. Бу, әлбәттә, үзгәртеп кору чорында гына мөмкин булды. Мәктәп, институт укытучылары гомерләрендә беренче мәртәбә “башка тарих” фактларын ишеттеләр. Конференция замандашларыбызга Идел буе тарихын башкача күрергә, бу җирләрдә яшәүче халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне күзалларга, бүгенге чор проблемалары белән бәйләнешен күрергә мөмкинлек бирде. Бигрәк тә бу конференциянең Казанда түгел, ә мөселман динендәге кешеләр саны күп булмаган Куйбышев өлкәсендә үткәрелүе игътибарга лаек. Татар тарихын өйрәнүче күпсанлы танылган тарихчыларны бергә күрү дә гаҗәеп хәл иде.
 
...Бу эшне без егерме елдан соң гына дәвам итә алдык. 2008 елның ноябрендә «Икътисад» журналы чыга башлауның йөз еллыгына багышланган фәнни конференцияне ислам тарихы тикшеренүчесе Иршат хәзрәт Сафин үткәргәннән соң, андый конференцияләр даими рәвештә үткәрелә башлады. Мисал өчен, үткән елның октябрендә Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Самара краенда милли басмалар йөз еллыгына багышланган конференция үткәрде. Ә киләсе елда Татарстан Автоном Республикасы барлыкка килүнең 100 еллыгына әзерләнәбез.
 
 
Шулай да, фәнни конференцияләрнең әһәмиятен алай ук зур бәяләргә кирәкмидер, дип уйлыйм. Алар илебездә яшәүче төрле милләт халыкларына карата мөнәсәбәтне үзгәртә алмый, штамплар совет дәреслекләреннән хәзерге дәреслекләргә күчеп утырдылар. Узган утыз елда уңай якка үзгәрешләр булуына карамастан, Россия хөкүмәтенә кергәнче мөстәкыйль яшәгән халыкларга карата, нигездә, негатив караш сакланып килә.
 
Ул гына да түгел, соңгы елларда кайбер гуманитар дисципланалар буенча дәреслекләр православ дине кануннарына туры китерелеп языла. Мәсәлән, православ дине изгеләре эшләгән галәмәтләр дәреслекләрдә социаль-икътисади аспектка караганда да күбрәк урын алып тора. Бу аңлашыла да: тарих фәне безнең илдә гаять сәясәтләштерелгән, тышкы һәм эчке сәясәт таләп иткән бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән. Ә бу вакытта миллионлаган балалар халкыбызның тарихи хәтереннән читләшеп үсәләр, берничә гасыр гына элек яшәгән ата-бабаларының кем булганын, ничек яшәгәнен белә алмыйлар.
 
... Утыз ел элек Сәяси агарту йортында узган конференциядә дәүләт органнарын, бигрәк тә мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләрен, фәнни һәм милли җәмәгатьчелекне берләштерүче, яшьләрне тәрбияләү юлын күрсәтүче, тарихи хәтеребезне яклаучы, төрле милләт халыкларының телен һәм мәдәниятен саклаучы конкрет документ кабул ителгән иде. Кызганычка, аның күп положениеләре әле дә тормышка ашырылмаган. Шуңа да карамастан, 1989 елның сентябрендә үткән конференция, заманасына күрә, Самара татарлары милли хәрәкәтенең зур уңышы булып истә калган.
 

Шамил ГАЛИМОВ
Бердәмлек
№ --- | 31.08.2019
Бердәмлек печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом