|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2019 Шоу-бизнес
Алмаз Мирзаянов никах укыткан: туй кайчан булачак?Танылган җырчы, шоумен Алмаз Мирзаянов башлы-күзле булган. 25 августта сөйгәне белән никах укыткан. Бу көнне иҗатташ дуслары белән Саушта гөрләтеп "Авыл киче" уздырырга да өлгергәннәр. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, кәләш - яшь җырчы Зөлфирә Шәйдуллина. Аңа хатыны булырга тәкъдимне Алмаз быел июль аенда ясаган иде. Кияү ун яшькә зуррак: Зөлфирәгә – 22, Алмазга 7 августта 32 тулды.
Яшьләр туйны икенче елга калдырырга ниятли икән. Быел Зөлфирәнең әтисе вафат булган, шуңа күрә кичектерергә уйлаганнар.
"Без бер-беребезне тулыландырып торабыз. Бер-беребез өчен – икенче “половинка”, ди бәхетле пар.
--- |
Иң күп укылган
|