|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2019 Мәдәният
Филармониянең концерт сезоны кайчан ачылачагы билгелеГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективлары җәйге яллардан килеп, кызу эшкә керештеләр. Филармониядә шаулап репетицияләр бара, коллективлар гастрольгә чыгалар, «WorldSkills Kazan 2019»ның мәдәни программасында актив катнашалар. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле 15, 18, 20 августта Чемпионат кунакларын каршы алып, алар алдында репертуарындагы иң затлы номерларын башкарды. 22 августта (12.00) ансамбль Казанның Бауман урамында, Ф.Шаляпин һәйкәле алдында казанлылар һәм шәһәребез кунаклары өчен бер сәгатьлек концерт бирәчәк. 30 август – Шәһәр көнендә – ансамбль чыгышын ике мәдәни мәйданда – Казан кремле янындагы М.Җәлил һәйкәле янында (12.00) һәм Г.Камал театры каршында (15.00) күреп була. Сергей Васильев җитәкчелегендәге Филармония джаз оркестры 25 августта (14.00) Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсе мәдәният йортында ретро-концерт бирә.
29 августта оркестрны Әлмәт шәһәренең Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркында ишетерсез. Джаз оркестры чыгышы «Сәнгать осталарының зур Казан десанты» проекты кысаларына кергән. Коллективның репертуарындагы иң шәп вокал һәм инструменталь әсәрләрне тулаем ишетер өчен паркка 18 сәгатьтә килегез!
Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге Филармония музыкаль - әдәби лекторие 16 августта Югары Ослан районының Введен бистәсендә чыгыш ясады. 23 августта Лекторий солистларын Менделеев шәһәренең С.Гассар исемендәге мәдәният йортында ишетеп булачак (17.00).
25 август – җәлилчеләрнең башлары киселгән Хәтер көнендә Филармония лекторие солистлары М.Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашалар.
26 һәм 27 августта Лекторий «WorldSkills Kazan 2019»ның мәдәни программасы кысаларында концерт куя. Урыны – Казанның Бауман урамы. Башлана – 12.00 сәгатьтә.
Филармониянең күпъеллык традициясе буенча, концерт сезонын быел да Россиянең халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры ача. Хәзер «Русская песня на все времена» программасының репетицияләре бара. Концертта оркестр белән Ингушетия Республикасының атказанган артисты Александр Захаров (тенор / Мәскәү ш.) һәм Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Дарья Рубцова (халыкчан тавыш / Мәскәү ш.) чыгыш ясаячак.
Филармониянең концерт сезоны 26 сентябрьдә ачыла!
--- |
Иң күп укылган
|