поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.05.2010 Җәмгыять

ЭНЕМ БЕЛӘН СЕҢЛЕМНЕ ЭЗЛИМ

Хөрмәтле редакция! Туганнарымны табарга ярдәм итә алмассыз микән дип, сезгә мөрәҗәгать итәм. “Жди меня” тапшыруына да берничә тапкыр язып карадым, файдасы тимәде. Хәзер бар өметем “Татарстан яшьләре” газетасында.

Без гаиләбез белән – үги әти, әни һәм без алты бала 1951 елга кадәр Камчаткада, Елизовск районындагы 146 нчы хәрби совхозда яшәдек. 1951 елда әниебез Садыйкова Мәликә бала тапканда үлеп китте. Аңа 40 яшь иде. Әнине җирләгәннән соң үги әти – Насыйров Сабир үзенең балалары – 1946 елгы кызы Насыйрова Нәгыймәне һәм 1948 елгы улы Насыйров Шакирны алып, Татарстанга кайтып китте. Ә безне калдырды, чөнки без аның үз балалары түгел идек. Кайсы районга яки шәһәргә киткәнен дә әйтмәде. Миңа ул вакытта 10, энем Хариска – 8, апаларым Зәйнәп белән Миңнурыйга 16 һәм 18 яшь иде. Энем белән мин Украинаның Днепропетровск шәһәрендәге балалар йортында үстек. Энем 1987 елда үлде. Аның хатыны белән улы әле дә Днепропетровскида гомер итәләр. Ә мин Киев янындагы Васильков шәһәрендәге хәрби шәһәрчектә яшим (ирем хәрби иде). Гомерем буе үги әти алып киткән энем белән сеңлемне күрергә хыялланып яшәдем.

 

Лаеш районының Тат.Сараланы авылында минем туганнарым – Садыйковлар яши. Алар сөйләвенчә, бер кырык еллап элек ул авылга 18-20 яшьлек егет килеп, әнисе ягыннан туганнарны – Садыйковларны, ягъни безне эзләгән. Ләкин туганнарыбыз ул вакытта безнең хакта берни белмиләр иде, шуңа күрә егеткә ярдәм итә алмаганнар. Бу хакта мин әле быел гына белдем. Кызганыч, бу егет мөрәҗәгать иткән кешеләр хәзер инде исән түгел, ә аларның балалары һәм оныклары бу кешенең кайдан килгәнен дә, кайда яшәвен дә белмиләр. Шуңа күрә туганнарым миңа сезнең газетага язып карарга киңәш иттеләр, “Татарстан яшьләре” халык арасында бик популяр диделәр.

 

Үләр алдыннан булса да, энем белән сеңлемне табарга ярдәм итегезче. Якын кешеләрем барысы да үлеп бетте, мин ялгызым калдым. Кайдадыр энем белән сеңлем яшәгәнен искә төшергән саен йөрәгем сыкранып куя. Минем исемем Мәдинә Сафиулловна, кыз фамилиям Нуруллина, хәзергесе Вит-внукая, 1939 елгымын.

 

Телефоным: (04571) 641-53 Адресым: 08606, Украина, Киевская обл., г.Васильков, в/городок №11, дом 11, кв.46,Витвнукая Мадина С.



Татарстан яшьләре
№ 57 | 13.05.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»