поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.05.2010 Җәмгыять

«АКБАШ» БАШКА ҖИТМӘСЕН

Америка куллана, Кытай җитештерә, Россия эчә, дигәнме әле берәү?! Статистик мәгълүматларга караганда, илдә ике миллионнан артык кеше аракы белән «агуланган»... Яшь кенә егетләр, әзмәвердәй ирләр, талант ияләре, гүзәл затлар да хәмер корбаны.

Авылда Галимҗан абзыйны беләм мин. Кайчан карама, чайкала, бер атлый, бер йөгерә урамда йөри ул. Әнә бүген дә эчкән. Гаиләсенә тагын тынычлык юк икән. Хатынына төрле ямьсез сүзләр әйтү, кулына нәрсә эләксә – шуны томыру дисеңме... Хатыны куркудан хәтта кышын да сыер абзарында туңа-туңа төн үткәрә дип сөйлиләр, әле ярый балалары шәһәргә китеп урнашкан. Икенче көнне үтереп башы авырта, коса һәм баш төзәтергә чыгып китә. Очы-кырые күренмәгән чылбыр шулай дәвам итә... Галимҗан абзыйга хатыны: «50 яшеңә җиттең бит инде, эчеп әрәм буласың, оныкларың, балаларыңнан оял ичмаса, әйдә дәваланырга барабыз» – дисә дә, тегесе: «Барыбер туктамыйм, үлгәнче эчәм», – дип кенә җавап бирә ди. Кызганыч, шешәдән башка яши алмаучылар бер Галимҗан абзый гына түгел. Берәр бәйрәм җиттеме, һәр чатта аунап яткан яки җырлап, кычкырып утырган исерекне күрәсең. Хәзер инде авылларда эшсезлектән гадәти көннәрдә дә салгалый башладылар.

 

Үлгәнче эчәләр шул. Былтыр гына да Татарстанда 213 кеше аракы аркасында дөнья белән хушлашкан. Эчүчеләрнең 50 проценты хатын-кызлар, 40 проценты 14тән 18гәчә яшүсмерләр булуы аяныч.

 

Кырылып бетмәсәк ярый

 

«Эчә белсәң, аракы ачы дару да», – ди кайберәүләр. Әмма күпләр эчә белми. Бер татарстанлы елына 18,6 литр аракы чөмерә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, үзебездә җитештерелгән аракы сыйфаты буенча начар саналмый анысы. Күпләрнең башына ялган аракы җитә. Гадәттә, андый хәмерне Төньяк Осетиядә җитештерелгән техник спирттан ясыйлар. Ә аның составында бөерләрне, бавырларны, нерв системасын какшата торган диэтилфталат кушылмасы бар. Ни хикмәт, аның исе дә, тәме дә юк. Авыл халкы исә, арзан булуына кызыгып: «Заводтан урланган яртылар бит алар, шуңа очсыз», – дип куана-куана ала.

 

Аерым кешеләр җитештергән көмешкәгә исә ниләр кушылганын бер Ходай гына белә торгандыр. Йоклата торган дарудан алып тавык тизәгенә кадәр бар... Милиция хезмәткәрләре бу өлкәдә ныклы көрәш алып барса да (мәсәлән, былтыр яшертен аракы сату белән бәйле 200дән артык җинаять ачыкланган), сизелерлек нәтиҗәләр күренми диярлек. Эт өрә, бүре йөри тора дигәндәй, остарып беткән эшмәкәрләр, төрле сәбәпләр табып, судан коры чыгалар.

 

Быелдан иң арзан аракы 89 сум торырга тиеш дип карар чыгардылар. Әмма кайбер урыннарда контрафакт таратуның җайлы ысулын таптылар. Имеш, акция кысаларында дигән булып, ике шешәне бер бәядән сатучылар очрады. Аннары, аракының чын икәнен белү максатыннан, шешәдәге сыеклык турында тулы мәгълүмат алырга теләсәң, «алко регистрационный №» дип язып 7545 номерына бушлай смс җибәрергә була дигән нәрсәне чыгардылар.

 

Спиртлы эчемлекләрне кичке 21.00 сәгатьтән иртәнге 11гә кадәр сату тыела дигән фикерне дә тәкъдим итеп карадылар. Тик эчкән кешегә бу гына киртә була аламы икән? Бу тыю, киресенчә, ришвәтчелекне, көмешкә куучыларның санын арттырмасмы? Ни хикмәт, кичке сәгатьләрдә сату тыелган спиртлы эчемлекләр исемлегенә сыра кермәгән. Югыйсә бер шешә көчле сыра белән 100 грамм аракыда алкоголь микъдары бер үк. Табиблар да, эчүчелек нәкъ менә сыра кулланудан башлана, диләр.

 

 РФ Дәүләт Думасы утырышында РФ Җинаять кодексына үзгәрешләр кертү турындагы законны беренче укылышта кабул иттеләр. Дәүләт системасында теркәлмәгән спиртлы эчемлекләрне җитештерүчеләрне җинаять җаваплылыгына тартуга кагылышлы төзәтмәләр хакында да әйтелгән анда. «Ялган алкоголь сәүдә базарының 50 процентын тәшкил итә. Суррогат белән көрәш икътисади бурыч кына түгел, контрафакт чыганакларын ябып, дәүләт үзенең дәрәҗәсен дә күтәрәчәк», – ди РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов.

 

Яңадан туарга соң түгел

 

Кеше төрле сәбәпләр аркасында эчә: шатлыктан да, кайгыдан да, компания өчен, проблемаларыннан арынырга, салкында җылынырга, тормыш мәшәкатьләрен онытып торырга... Тик нәтиҗәсе генә юк. Республика наркология диспансеры баш табибы урынбасары Габбас Төхвәтуллин әйтүенчә, организмнан аракыны чыгарып була, тик менә кешенең аңын, психикасын үзгәртү авыр. Шуңа да диспансердан бер дәваланып чыккан кешеләр кабат монда килә. Шешенеп, битләре җыерчыкланып беткән, үз яшьләреннән күпкә олырак тоелучы кешеләр арасында 70 яшьлек әбиләр һәм бабайлар, яшь егетләр һәм кызлар да бар.

 

Эчүчелек дәваланып булмаслык чир түгел анысы. Кемдер имче әбиләр, кайберәүләр исә гипноз ярдәмендә, медицина булышлыгы белән «айный». Казанда эчүдән туктаган аноним алкоголиклар җәмгыяте дә эшләп килә. Анда йөрүчеләр үзара аралаша, гашыйк була, гаилә кора, яңадан «туа»... Элекке эчкечеләр: «Кешене эчүдән көчләп туктатып булмый, ул аракысыз тормышның рәхәт икәнен үзе аңларга, аны тоеп карарга тиеш», – диләр.

 

Әйе, аракы сатуны билгеле бер сәгатьләрдә тыеп, ниндидер законнар, үзгәрешләр кертеп кенә халыкны эчүдән туктатып булмыйдыр шул. Моның өчен җәмгыятьнең үзаңын үзгәртергә кирәк. Нигә хәмерсез узган туйларга гаҗәпләнеп карарга, ни өчен кинофильмнардагы, хәтта татарча спектакльләрдәге дә аракы эчү күренешләрен хуплап кул чабып утырырга, нигә алкоголь микъдары аз булган сыра, коктейль кебек эчемлекләр куллануга күз йомарга?!.

 

Россиядә ел саен 100 меңгә якын кешенең эчкечелектән үлүен исәпкә алсак, кырылып кына бетмәсәк ярар иде, дип теләргә генә кала...


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»