|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2019 Хәвеф-хәтәр
5 кеше үлгән, 8 кеше хәбәрсез югалганИркутскида хәлләр хакында Владимир Путинның Иркутскига барганда әзерләнгән материалларында хәбәр ителә. “Социаль үсеш, опека һәм попечительлек министрлыгы (Иркутскиның) тарафыннан хәйрия исәбе ачылган, анда физик һәм юридик шәхесләрдән 94 миллион сум акча күчкән”, - диелә хәбәрдә. Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә су басу аркасында Иркутск өлкәсенең 107 торак пунктында 11 мең йорт һәм хуҗалыкларны, 49 мөһим социаль объектларны, 49 автомобиль юллары участокларын өлешләтә я тулысынча су баскан. Су 22 күпергә зыян салган. 25 кеше үлгән, 8 кеше хәбәрсез югалган.
Төбәктә әле булса гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә. Ташкыннан соң тергезү эшләренә тотыныр өчен РФ Хөкүмәте 17 миллиард сумга якын акчалар бүлгән.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: ТАСС.
Фото: Ачык чыганак.
--- |
Иң күп укылган
|