• 15.12 Ришат Төхвәтуллин. КСК "Уникс". 17:00
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 24.12-25.12 "Һәлакәткә бер адым" (Премьера!) Тинчурин театры
  • 02.01-03.01 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. Филармония. 19.00.
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
  • 29.02-09.03 Фирдус Тямаев. Ялгыз торна. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 14 Декабрь Алмаз Сабирҗанов
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 15 Декабрь Кави Нәҗми (1901-1957)
  • 15 Декабрь Фәридә Кудашева (1920-2010)
  • 15 Декабрь Данил Гыйниятов
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • Сдаётся однокомнатная новая квартира по Проспекту Победы 139.41 кв.м. Имеется новая мебель и бытовая техника.Длительно.18+ к/у.Собственник.Тел. 89274076680
  • Ишеклэр куям,баскычлар эшлим .тел 89534022434 Питрэч районы
  • Срочно дворник кирэк 89377734777
  • Туалет, ваннага плитка жаям теплыи пол уткарам, стенага плитка куям, тел.89600325048
  • Казаннын узэгендэ, Назарбаев урамында кызлар очен ботен унайлыклары тудырылган 1 булмэле фатир тэкъдим итэм. тел.89178887888.
  • Казанда.Карбышев 60 адресында 13 кв.м.булмэ сатыла.7 эт.Булмэдэ ремонт ясалган.Куршелэр бик эйбэт.Бэясе 800000.Т 89274084073.
  • Продаётся однокомнатная квартира в центре Актаныша с площадью 26 кв.м.8 904 673 59 09
  • Татар телендә дипломнар, курс эшләре язуда студентларга ярдәм. Тиз арада оригиналь эшләр. 917-885-45-12
  • Туалет булмэсе ясыйм и унитаз урнаштырам. Тел.89196484445 Актаныш
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш

 

 
Архив
 

               

19.07.2019 Җәмгыять

Диләфрүз иҗаты, мәхәббәте һәм бәхете

10 - 15 ел элек “Бердәмлек” редакциясенә урта яшьләрдәге ханым килеп керде һәм: “Мин Мәскәү милли-мәдәни оешмасы каршында эшләп килүче “Диләфрүз” театры режиссеры һәм актрисасы Диләфрүз Дежурова булам. Танышырга, хәлегезне белергә кердем әле”, - дигәч, редакция хезмәткәрләре чәй өстәле корып, мөлаем ханым янына җыелдылар.

Диләфрүз ханым үзенең тормыш иптәше, немец теленнән синхрон тәрҗемәче булып эшләүче Станислав Дежуров белән Идел буйлап сәяхәт итә икән. Самарада туктагач, татар җәмгыятен эзләп таба һәм безнең редакциягә дә сугыла. Шулай танышып киттек. Ул безгә Мәскәү татарлары тормышы, үзенең театры турында сөйләгән иде. Бәлкем, хөрмәтле газета укучыларыбыз аның турында язылган мәкаләне хәтерлиләрдер әле. Аны мәрхүм Исхак Апанаев язган иде.
 
Менә Диләфрүз ханым кабат безнең редакциядә кунакта. Олыгайган, әлбәттә, ләкин шундый ук мөлаем, ачык йөзле, гади һәм аралашучан.

- Диләфрүз ханым, “Диләфрүз” татар театрының барлыкка килүен исебезгә төшереп үтегезче.
 
- Мин үзем Казанда туып-үстем, бала чагымнан театрга гашыйк идем. Шуңа да мәктәпне тәмамлагач, башта театр училищесын, аннары Казан университетын тәмамладым. Тормышымны татар мәктәбе белән бәйләргә теләгән идем. Хәрби ке-шегә кияүгә чыгып, кызым Гөлнараны таптым. Ләкин ул кеше белән юлларыбыз аерылды. Язмыш мине Мәскәүгә китерде. Бу сиксәненче еллар ахыры иде.
 
Башкала татарлары тормышына башы белән кереп чумарга теләгән Диләфрүз хәйран кала: Мәскәүдә йөзләгән мең татар яши, ә бер генә татар мәктәбе дә, театры да юк! Диләфрүз, яшьлеге, хыялыйлыгы белән бу ситуацияне үзгәртергә тели, әлбәттә. Татарлар җыела торган Измайловский паркка йөреп, актив татарлар - Рифкать Галимов, Нур Гарипов, Кәрим Шакиров, Урал Шәрипов, Яхъя Гыйбадуллин, Мөхәммәт Миначевлар белән таныша, кайчандыр Мәскәүдә гөрләп эшләгән театрны торгызу турында хыяллана, үз тирәсенә актерлар туплау белән шөгыльләнә. Бу турыда Хәйруллина-Дежурова болай сөйли:
 
- Ул вакытта Мәскәү татарлары арасында танышларым күп түгел иде. Мин “Авангард” мәдәният йортына татар концертына килгән бер көнне “Татар театры оештырабыз. Театр уйнарга теләгән кеше бер этюд, бер шигырь сейләп, труппага сайлап алыначак. Очрашу фәлән сәгатьтә, фәлән урында, фәлән-фәлән телефоннан шалтыратырга”, дип белдерү язып элдем. Үзем читтән генә карап торам. Күпләр укымый да, битараф кына узып китәләр. Менә бер хатын белдерүне кызыксынып укыды да телефон номерын яза башлады. Мин аның янына килдем һәм сөйләшеп киттек. Гүзәл Әмирханова Уфа театрында уйнап тәҗрибә туплаган үзешчән артист булып чыкты.
 
Диләфрүз Каюм кызы яңа танышы белән Измайлов паркына китәләр. Анда татарлар күп йөри. Кемдер җырлый, кемдер гармун уйный. Шулар арасында Фердинанд Хафизов атлы бер кеше белән танышалар. Аның “Мин театр яратам” дигән сүзләрен ишетү белән “Беренче театр” спектаклендә Хәмзә ролен тәкъдим итәләр. Башка рольләргә дә кеше табыла, Казанның музыка училищесын тәмамлап килгән ике Зөһрә - берсе Гомәрова, икенчесе Усманова, Ленария Хаҗиева, Хәмисә Хөсәенова, Фоат Гыйбадуллин, Алсу Хөснуллина, һәм Диләфрүз үзе аның фатирының аш бүлмәсендә репетицияләр ясый башлыйлар. Шушы актерлар белән «Беренче театр» (Г.Камал), «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), «Галиябану» (М.Фәйзи), «Диләфрүзгә дүрт кияү» (Т.Миңнуллин), «Әнә килә автомобиль» (Ф.Яруллин), «Әниләр һәм бәбиләр» (Т.Миңнуллин), «Башмагым» (Т.Гыйззәт), «Кияүгә чыгам әле» (Х.Нигъмәтуллина), “Сөембикә-ханбикә” (М.Мөлекова) һәм башка күпсанлы спектакльләрне сәхнәгә куеп, тулы заллар җыялар, бу иҗат коллективы эшчәнлеге турында Россия һәм Татарстан матбугатында уңай рецензияләр бастырыла.
 
Диләфрүз ханым тамаша өчен иң шәп залларны алырга тырыша. Матбугат һәм яңалыклар агентствосында тәрҗемәче булып эшләгән ире Станислав Дежуров исә татар театрының директоры да, спонсоры да, артисты һәм билетчысы да булып, хатыны оештырган театрга 30 ел буе хезмәт итә, татар телен дә үзләштерә һәм хәтта татар театрында уйный башлый. Казанга барган саен Камал театрына ашкына, үзләре уйнаган спектакльләр белән чагыштыра, Мәскәүгә гастрольләргә килгән постановкаларны тән-кыйтьләп алырга, үз фикерен әйтергә дә тартынып тормый.

- Диләфрүз ханым, Станислав белән ничек таныштыгыз соң?
 
- Язмыш булгандыр инде - ул мин яшәгән йортта яши иде. Миңа ул вакытта 36 яшь, үскән кызым бар инде. Ул көнне мин татар концертына бара идем. Күрәм, каршыма дәү гәүдәле, мөлаем йөзле ир солтаны килә. Мине шайтан котырткан кебек: “Скажите, пожалуйста, сколько время?” - дип әйтүемне үзем дә сизми калдым. Ул минем кул сәгатемә күз сирпеде дә, аңлаган кебек, елмаеп: “Без пяти пять”, дип җавап бирде. Менә шулай кавыштык инде. Идел буе немецы башы белән татар иҗатына кереп китте. Хәтта кайбер кешеләр театрга махсус аның уйнаганын карарга киләләр, алкышлап каршы ала, озата иделәр. Бөтенләй театрга мөкиббән китүчеләр кайда спектакль куйсак, шунда ияреп йөреп, бер пьесаны берничә мәртәбә карыйлар иде. Станислав Хәйдәр Бегичевның иҗатын бик ярата иде. Казан язучысы Мәдинә Маликова махсус Станислав өчен “Князь Серебряный” спектакле сценариен язды. Бу роль дә аңа бик килеште. Кызганычка, өч ел элек яраткан ирем гүр иясе булды...

- Диләфрүз ханым, сездә балалар театры да бар икән.
 
- Әйе, шулай. Ул чарасызлыктан башланды, дисәң дә була. Яшь ата-аналар театр уйнарга килгәндә, балаларын да алып киләләр иде. Балалар ни эшләргә дә белмичә, кайчан репетиция бетәр икән, дип борсаланалар, әлбәттә. Менә шунда без аларга да рольләр бирә башладык, тора-бара балалар өчен “Кара песи”, “Ак яфрак” кебек күп пьесалар сәхнәгә куелды. Балалар бит рольләрне бик тиз өйрәнәләр, бирелеп уйныйлар, тамашачыларга да бу бик ошый. Балалар төркемен “Рената” дип, оныгымның исеме белән атадым. Динар Фәезханов исемле бер малай ун яшендә уйный башлаган иде. Хәзер инде аңа 35 яшь тулды.

- Диләфрүз ханым, ә акча мәсьәләсе ничек хәл ителә? Сез бит репетицияләрне татар мәдәни үзәге булган Аса-дуллаев йортында үткәрәсездер?
 
- Әйе, күп очракта анда... Ләкин ул йорттагы сәхнә спектакльләр куярлык зур түгел. Шуңа да яхшы залларны арендага алу өчен байларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. 300 - 500 сумга сатылган билет бәясе генә зал арендасын түләргә җитми, әлбәттә. Гомерем буе минем төп спонсорларым - ирем Станислав Дежуров һәм киявем Валерий Лиханов булдылар. Ә артистларыбыз уйнаган өчен беркайчан да акча сорамадылар, иҗатка гашыйк җаннар буларак, бушлай эшләделәр. Дөрес, студентларга, пенсионерларга гына үземнең пенсиядән өзеп, 500 - 1000 сум төртергә тырышам.
 
Әйе, Диләфрүз Каюм кызының юктан башлаган татар театры тирәсендә бик күп кешеләр берләшә. Ул Мәскәү буйлап талантлы артистлар эзләп йөри һәм таба, күпләрне үзе өйрәтә, осталыкларын чарлый, Диләфрүзнең энергиясе, темпераменты өеренә кушылып китеп, искиткеч матур спектакльләр туа һәм еллар буе Мәскәү сәхнәләрендә генә түгел, Санкт-Петербургтан башлап Казанга кадәр күп шәһәрләрдә күрсәтелә. Кирәк булганда, ул Татарстанның Әлмәт, Минзәлә, Яр Чаллы шәһәрләреннән профессиональ артистлар да чакырып китерә.
 
Татар театрының үз остаханәсе булмаса да, татарларның сандыкларында яшеренеп ятучы чулпы-калфакларны, итек-читекләрне дә кырып-себереп, дигәндәй, милли костюмнар, өй, йорт кирәк-яраклары җыя, һәр спектакльгә ниндидер могҗиза белән сәхнә бизәлеше эшләнә, афишалар, билетлар бастырыла...

- Бу юлы кайда сәяхәт итәсез инде?
 
- Уфада яшәүче җан дустым Рамилә Туктарованың бакчасында мин яраткан помидорлар өлгергән икән. “Кил, мин аларны үзем ашамыйм, синең өчен генә үстерәм”, - дип чакыргач, ничек бармыйсың инде?! Юл уңыннан сезгә дә кердем менә, Җәмигъ мәче-тегезне дә күреп сокландым. Соңрак Төркиягә китәргә җыенам. Анда да минем дусларым, фикердәшләрем байтак. Ә кызым гаиләсе белән Америкада яши. Шулай, исән чакта бар дөньяны бер итеп йөрим әле. Үз милләтеңдәге кешеләр белән аралашып яшәү, аларга шатлык өләшү иң зур бәхет, минемчә. Язмышыма шулай язылган күрәсең, һәм мин шуның белән бәхетле дә.
 
 

Әңгәмәдәш - Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 19.07.2019
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов