поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.07.2019 Хәйрия

“Күңелем сизсә дә, табиблар ышанмады”

Казанда яшәүче Резедә Хөсәенованы язмыш төрлечә сыный. Тормышта күргән авырлыкларын искә төшерер­гә яратмаса да, ул алдына килгән сынауларны җиңәргә тырыша.

Әле кайчан гына бар да башкача була. Ул матур тормыш корып җибәрә. Янәшәсендә өзелеп сөйгән яры бар, ике сабые йөгереп йөри. Тик бәла көтмәгәндә килә. Резедә бер ел элек ялгыз кала. Кинәт кенә авырып китеп, ире күзләрен мәңгелеккә йома.
 
– Иремнең үлемен авыр кичердем. Кулымда дүрт яшьлек игезәк сабыйлар Данил белән Данияр калды. Ике улыма куанып, мин ачы хәсрәтне җиңә алдым. Тик язмыш сынаулары моның белән генә бетмәде, – дип сөйли Резедә. – Игезәк улларымның берсе авырый башлады. Кечкенә чагында табиблар бернинди дә кимчелек күрмәде.
 
Вакытында утырырга өйрәнәләр, мүкә­лиләр, йөреп китәләр. Резедә ике улының берсе авырыр дип күз алдына да китерми. Әмма ике яшь тулганда, Данияр исемлесенең туганыннан аерылып торганы сизелә башлый.
 
– Икәү булгач, аларны чагыштырып карап була бит. Бер улым гел башкача, Данияр исә белгән әйберләрен дә оныта башлады. Караган мультфильмнарын да хәтерләми, хайван сурәтләрен күрсәтсәм, аларны белми. Бер адым алга атласа, икене артка чигә иде. Бик борчылып, невропатологка киттем. Әмма алар кайгырмаска киңәш итеп, ике баланың бер-берсенә охшамаска мөмкин икәнен әйтеп кайтарды. Ә минем күңел нидер сизә иде. Баламның сау-сәламәт түгеллеген аңла­дым. Тик күпме генә йөрсәм дә, табиблар минем сүзләремә ышанмады, – ди Резедә.
 
Улын кая гына йөртеп карамый. Башын да тикшертә. Хафаланырлык берни тапмыйлар. Тернәкләндерү үзәкләренә бару да нәтиҗә бирми.
 
– Бик күп вакыт төгәл диагнозны белмичә узды. Әтиләре үлеп, 40 көн узгач, улыма операция ясадылар. Башына су җыелган иде. Менә шуннан соң, Даниярны дәвалый башладылар. Баш миендә үзгәрешләр дә күрделәр. Әлегә үсеше бик тоткарлана. Сөйләшә алмый, психик яктан да артка кала. 2018 елда инвалидлык бирделәр. Әмма аңа карап кына хәл җиңеләймәде. Баламның үсеше алга китми, – ди Резедә.
 
Даниярны көн дә логопед, нейропсихологка йөртәләр. Болар барысы да түләүле икән.
– Ирем дә булмагач, сабыйлар – минем өстә. Данияр авыргач, аларны ташлап, эшкә чыга алмыйм. Ничек тә тормыш итәргә тырышабыз. Кайчак дуслар, туганнарыбыз ярдәм итеп куя. Болай үзем генә күтәрә торган сумма түгел. Ай саен улымны дәвалар өчен 40 мең сумга якын акча кирәк. Әле бит тормыш та итәсе бар. Кешедән ярдәм сорарга оялам да инде. Әмма башкача мөмкин түгел, – ди Резедә. – Тормышымның авыр чагы. Шушы чорны узарга ярдәм итсәгез иде.
 
Ярдәм итү өчен Резедә Хөсәенова исемендәге Саклык банкы картасы:
5469 6200 2431 3635

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.07.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»