поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.07.2019 Матбугат

Чаллыда татар матбугаты зур югалту кичерә

13нче июль көнне балалар матбугатына, әдәбиятына шулкадәр зур күңел җылысын салган талантлы рәссам, һәм кызыклы, бай күңелле шәхес Фаил Ислам (1961-2019) дөньядан китте. Гаиләсе, якыннары өчен генә түгел, Чаллыда нәшер ителүче татар матбугаты һәм аеруча безнең «Көмеш кыңгырау» газетасы өчен зур, бик зур югалту бу.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Фаил Ислам озак еллар Чаллыда нәшер ителгән «Нур» һәм «Көмеш кыңгырау» газеталарында эшләде. «Көмеш кыңгырау»да – 22 ел, басмага нигез салынганнан бирле. «Сабантуй», «Мәйдан» журналлары, «Якты юл», «Шәһри Чаллы» газеталары белән дә хезмәттәшлек итте. «Мәйдан» журналының махсус кушымтасы булган «Мәйданчык»ны даими бизәүчеләрнең берсе булды. Балалар өчен нәшер ителгән бик күп китаплар Фаил бизәлеше белән дөньяга чыкты. «Көмеш кыңгырау»да рәссам-дизайнер гына түгел, фотограф вазыйфасын да башкарды. Уен-көлке, шаян сүзләр белән балаларны елмайта белә иде Фаил. Газетаның беренче бите өчен болай да балкып торган образларны рәсемнәр белән дә бизи. Рәсемнәрне, билгеле инде, үзе ясый.
 
Кызыклы фотосюжетлары белән Фаил берничә мәртәбә «Бәллүр каләм»дә һәм башка күп кенә республикакүләм фотобәйгеләрдә җиңүләр яулады.
 
Фаил рәссам-фотограф кына түгел, күпмедер дәрәҗәдә шагыйрь дә, җырчы да иде. Аның аудио, видеоязмалары безнең өчен зур истәлек булып калды.
 
Фаил битараф кеше түгел иде. «Көмеш кыңгырау»ның бизәлешенә генә түгел, һәрбер сүзенә, өтеренә дә игътибарлы иде. Эшкә ул беркайчан да: «Әйдә, ярар» дип карый белмәде. Татар теле язмышына да, җәмгыятьтә барган иҗтимагый үзгәрешләргә дә – берсенә дә битараф карый белмәде Фаил.
 
Фаил Ислам Актаныш районы Уръяды авылында җирләнде. «Көмеш кыңгырау» газетасы һәм «Мәйдан» коллективы исеменнән без Фаил Исламның гаиләсенең, хатыны Раушания ханымның, кызлары Гөлнара белән Зөлфиянең, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Урының оҗмахта булсын, безнең бик-бик кадерле кешебез!
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.07.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»