|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2019 Җәмгыять
"Бу кадәр акча күргәнем юк иде!" - юлда акча яңгыры яуганАмериканың Джорджия штатында була бу хәл. Трассада машинда китеп баручыларның алдына көтмәгәндә кәгазь акчалар сибелә башлый. Алар шулкадәр күп һәм бары да өр-яңа була. Кайбер водительләр һәм пассажирлар төшеп, шатланыша-шатланыша җыярга керешәләр. Баксаң, юлда китеп баручы акча төягән эш машинасының ишекләре ачылып китеп, эченнән акчалары оча башлаган булган икән.
Урындагы полиция хезмәткәре Роберт Парсон: “Моңарчы һавада бу кадәр акча очканын күргәнем юк иде, мондый күренешләр киноларда гына буладыр. Ә чынлыкта хәзер водитель моңа җавап бирәчәк, очкан акчаларны кире кайтарырга тиеш булачак”, - дигән.
Туктап, акча җыеп китүчеләр исә, водительнең каза күрүен уйлап тормаганнар, “яңгыр”ның файдасын күргәннәр.
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: korrespondent.net
Фото: Ачык чыганак.
--- |
Иң күп укылган
|