|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2019 Шоу-бизнес
"Кайнар төн булачак!" - Гүзәл Уразова ял итәргә чакыраПопуляр җырчылар Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов яңа 16нчы сезонга әзерләнә. Алда эш күп. Шулай да артистлар ял итәргә дә вакыт таба, тамашачыларны да бергәләп күңел ачарга дәшә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча концерт 26 июль 20:00 сәг Башкортстанның Тәтешле районы Бүл-Кайпан авылы Сабантуй мәйданында узачак. "Тәтешле, Балтач, Борай, Аскын! Барыгызны да ял итәргә чакырабыз. Гисметеодан белештек, 26 июль бик эссе көн, һәм кайнар төн булачак. Концерт 100 %булачак. Яңа сезонда буласы, әле сез ишетмәгән җырлар, сез яратып өлгергән хитлар, һәрбер килгән кешегә бүләкләр. В общем бомбически шәп булачак", дип уртаклаша Гүзәл Уразова.
--- |
Иң күп укылган
|