• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 23.08 “Тапшырыл...ган хатлар” спектакле. Кариев театры. 18:30 сәг.
  • 24.08 “Ләйлә вә Мәҗнүн” спектакле. Кариев театры. 18:00 сәг.
  • 25.08 “Шәй-бу! Шай-бу!” спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Август Яхъя Халитов (1929-2016)
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • 23 Август Марат Кәбиров
  • 23 Август Сәкинә Шәймиева
  • 23 Август Ләбибә Ихсанова (1923-2010)
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678

 

 

 
Архив
 

               

23.06.2019 Җәмгыять

Камышлыда кадрларны үзләре тәрбиялиләр

Сабан туе - хезмәт туе диләр. Ерак ата-бабаларыбыз милли бәйрәмебезне нәкъ язгы чәчү эшләре тәмамланганнан соң үткәргәннәр. Бүген дә бу йола саклана.

Камышлы районында халык элек-электән җир эшкәртеп, иген игеп яшәгән, һәр йортта мал-туар асралган. Бүген колхозлар булмаса да районда крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалык белән шөгыльләнүчеләр шактый. Кадрларны да шунда ук, Камышлы һөнәри белем бирү үзәгендә әзерлиләр.
 
- Уку йортыбыз, Шенталы районының урта һөнәри-техник училищесы (СПТУ-10) филиалы буларак, 1978 елда ачылган иде. Ә моннан 24 ел элек мөстәкыйль оешма статусына ия булды, - дип уку йортының тарихы белән таныштыра училище директоры Мидехәт Хисмәтов.
 
Биредә авыл хуҗалыгында кирәкле бөтен һөнәрләр дә укытыла дисәң дә ялгыш булмас. Кызлар “Социаль хезмәткәр”, “Йорт хуҗабикәсе” (пешекче, сатучы, хисапчы) юнәлешләрендә белем алсалар, егетләр тракторчы (5 категория), машина йөртүче (2 категория), эретеп ябыштыручы, бензин салучы һөнәрләрен үзләштерәләр. Төркем тупларлык санда укучылар җыелганда умартачылык, компьютер белеме укыталар. Соңгы елларда чәчтараш, массаж ясаучы һөнәрләренә дә кытлык бар. Димәк, бу профессияләр буенча да курслар ачарга була.
 
- Укучыларыбыз район, өлкә күләмендә оештырылган чараларда һәм бәйгеләрдә даими катнашып, призлы урыннар яулап торалар. “WorldSkills Russia” яшь белгечләр бәйгесендә дә ел саен катнашабыз. 2014 елда Айрат Мингазов исемле егетебез региональ этапта - икенче, ә 2015 елда Рәдиф Хөснетдинов беренче урыннарны яулаганнар иде. 2016-2017 елларда Рәдиф округ этабына да узып, Казаннан бишенче, ә Саранскидан алтынчы урын алып кайтты. Бу укучыларыбыз ике тапкыр губернатор премиясенә дә ия булдылар, - дип горурланып сөйли Мидехәт Мисбах улы.
 
 
Әлбәттә, укучыларның уңышында мөгәллимнәрнең дә өлеше зурдан. Биредәге укытучылар да, мастерлар да югары квалификацияле белгечләр, белемнәрен үстерү өстендә даими эшлиләр, төрле семинарларда, бәйгеләрдә катнашалар. Әле шушы көннәрдә генә ике мастер - Салават Шәмсетдинов һәм Фәнис Шаһиев Сергиевскида узган “Иң шәп җитештерү мастеры” бәйгесендә катнашып, өлкә Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары белән бүләкләнгәннәр.
 
Камышлы белем бирү үзәген тәмамлаган укучылар тормышта үз урыннарын табалар. Араларында югары белем алып кайтып, туган ягында, авыл хуҗалыгы юнәлешендә хезмәт итүчеләр дә байтак, башка һөнәрләрне сайлаучылар да бар. Биредә укытучы мөгәллимнәрнең дә күбесе шушы диварлардан чыккан. “Кайда гына эшләсәләр дә алар безнең балалар булып кала. Укучыларыбызның уңышларын күреп куанабыз, горурланабыз. Күбесе: “Төпле башлангыч һөнәри белем бирдегез, зур тормышка әзерләдегез”, - дип рәхмәт белдерәләр. Чынлап та, җирдә эшләгән, үз куллары белән техниканы сүтеп-җыйган студент мәктәп эскәмиясеннән институтка укырга кергән курсташыннан күпкә аерыла бит”, - дип дәвам итә Мидехәт әфәнде.
 
Без аңа: “Колхозлар таркалуы уку йортында белем алырга теләүчеләрнең санын киметүгә китермәдеме?” - дигән сорауны бирми кала алмадык.
 
- Әлбәттә, китергәндер инде. Элек биредә 400ләп бала укыса, хәзер шуның яртысы гына. Советлар заманында укучыларыбыз практиканы колхоз кырларында уза, күбесе шунда эшкә урнашып кала иде.
 
Әле дә студентлар практикаларын җирле хуҗалыкларда үтәләр икән: кыр эшләрендә катнашалар, яңа техника белән танышалар. Уку йортының үзенең дә бер гектар җире (учебное хозяйство) бар. Анда укучылар яшелчә үстереп, көзен белем бирү үзәгенең ашханәсенә тапшыралар. Шуңа биредә тукланү бәясе күпкә арзан.
 
- Мидехәт әфәнде, ә бүгенге укучыларыгыз арасында авылда төпләнеп калучылар бармы?
 
- Бүгенге яшьләр башка төрлерәк шул. Шулай булырга тиеш тә. Араларында бар күңеле белән җирне яратучы, иген игеп, мал үстерүдән чын ләззәт алучы яшьләр бар әле.
 
Тормышта барысы да бәйләнгән бит. Яшьләр булса - авыл яши. Ә алар туган җирләрендә калсын өчен уңай шартлар кирәк. Минемчә, Камышлы районында моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Заманча җиһазландырылган мәктәп, балалар бакчалары, Мәдәният сарае, спорт залы, зур хастаханә эшләп торалар. Яшь гаиләләр өчен төрле программалар булуы да зур роль уйный. Мәсәлән, йортлар төзү өчен аларга сертификатлар тапшырыла. Район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов аларның моң-зарларын тыңлап, проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә.
 
Бөтенроссия авыл Сабан туен каршылап, районны төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылды. Бәйрәм үтәр, ә салган юллар, матурлаткан биналар әле озак еллар халыкка хезмәт итәр. Авылны төзекләндерү дә яшьләрне биредә калдыруга ярдәм итә бит.
 
Берничә ел элек безнең уку йортын күчерү өчен яңа бина төзи башлаганнар иде. Якын елларда төзелеп бетеп, анда күчәрбез дип өметләнәбез, - дип сөйләде Камышлы һөнәри белем бирү үзәге директоры.
 
Мидехәт Мисбах улы белән укучылары, авыл тормышы турында озак сөйләшеп утырдык. Йомшак тавышы белән бөтен сорауларыма да тулы җавап бирүе, тормыштан мисаллар китереп, проблемаларны бәйнә-бәйнә аңлатуы аның чын мәгънәдә укытучы булуын күрсәтә иде. Хезмәт юлын ул 39 ел элек шушы уку йортында мастер буларак башлап җибәргән, Россиянең башлангыч һөнәри мәгарифенең Мактаулы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты исемнәренә лаек булган. Ә 1997 елдан башлап ул шушы һөнәри белем бирү үзәге белән җитәкчелек итә.
 
Бүген дә Мидехәт әфәнде һәрвакыт укуда, эзләнүдә. “Шунсыз булмый. Укыту программалары үзгәреп тора, авыл хуҗалыгы техникасы, технологиясендә дә яңалыклар, үзгәрешләр күп. Яшьләрдән дә калышасы килми, бер аяктан атларга тырышам”, - дип елмая Мидехәт Хисмәтов. Аның белән аралашкан саен туган авылын, хезмәтен чын күңеленнән яратучы кеше икәнен күреп, сокланасың. Шул мәхәббәтне ул укучыларына да илтеп җиткерәдер, мөгаен. Шуңа да аларның күбесе туган якларында кала.
 
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 23.06.2019
Бердәмлек печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом