|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2019 Шоу-бизнес
Айсылу Габдинованың никахы булган (ФОТО)Ваһапов исемендәге фестиваль йолдызлары тулы составлары белән башлы-күзле булып бетәләр, ахрысы. Иң беренче булып Ранис Габбазов гаилә корды, аннан соң Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина никах укытты, инде менә Айсылу Габдиновага да кияүгә чыга. Аның бүген никахы булган. Апрель ахырында сөенече белән бүлешеп, Айсылу кулын сораганда бүләк ителгән йөзек фотосы белән дә уртаклашкан иде. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, кияү Динислам исемле. "Без күптәннән таныш, әмма Яңа ел алдыннан гына очрашып йөри башладык. Танышуыбыз сәхнә белән бәйле булды, әмма ул иҗат кешесе түгел", ди Айсылу Габдинова.
--- |
Иң күп укылган
|