• 03.08-23.08 Гигант шоу. Цирк. 13:00
  • 23.08 “Тапшырыл...ган хатлар” спектакле. Кариев театры. 18:30 сәг.
  • 24.08 “Ләйлә вә Мәҗнүн” спектакле. Кариев театры. 18:00 сәг.
  • 25.08 “Шәй-бу! Шай-бу!” спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 22 Август Яхъя Халитов (1929-2016)
  • 22 Август Тәлгать Абдуллин
  • 22 Август Энҗе Басыйрова
  • 22 Август Айгөл Бариева
  • 22 Август Алмаз Фәтхуллин
  • 22 Август Марат Бәшәров
  • 23 Август Дания Нуруллина
  • 23 Август Марат Кәбиров
  • 23 Август Сәкинә Шәймиева
  • 23 Август Ләбибә Ихсанова (1923-2010)
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678

 

 

 
Архив
 

               

14.06.2019 Матбугат

"Шук һәм исәр яшьлек…" (Наил Аланның басылырга өлгермәгән СОҢГЫ ХИКӘЯСЕ)

«Сәлам, Илфат! Барысы да үз җаенамы? Хәлләрең?» дип башлана иде аның белән һәр сөйләшү. Телефоннан да шалтыратышып тордык. Контактта да языштык. Эш буенча да, тик торганда да аның белән аралашып алу, эчне бушату ниндидер күтәренке рух, күңелгә рәхәт җиңеллек бирә иде. Гомумән, җиңел иде аның белән…

Тик гомере генә кыска булды шул. Рәхимсез үлем аны бөтенләй уйламаганда арабыздан алып китте. Инде менә без, татар дөньясы милли җанлы, үткен каләмле, кыю журналист Наил Аланнан башка 1 ел яши. Теләче районының Алан авылында туып, Төмән радиосында, аннан «Азатлык» радиосында эшләгән Наил Хисамиев-Аланның йөрәге узган елның 11нче июнендә тибүдән туктады. Ул ерак Африка илендә ял иткән җиреннән туган авылына алып кайтып җирләнде. Якын дустыбыз, олуг шәхес Наил Аланның рухы күңелләребездә мәңге сакланыр. Бу көннәрдә аны искә алу чаралары үтә. Кызганыч, шундый чараларның берсенә, туган авылына чакырулы булып та, газета эшеннән китә алмау сәбәпле кайта алмадым.
 
Мин узган ел аны соңгы юлга озатып кайтканнан соң язган мәкаләмдә («БГ» 27 июнь, 2018 ел) шундый юллар китергәнмен: биш ел элек нәкъ шушы вакытларда 50 яшен тутырган Наил Алан хезмәттәшләренә интервью биреп, үзенең бәхетле булуы турында сөйләгән иде: «Кемдер бу яшьтә нәтиҗә ясый, нинди максатка ирешелде, дип уйлый башлый. Шөкер, бервакытта да машина алам, коттедж салам, фәлән кадәр капитал булдырам, хезмәтем өчен медаль, орден алачакмын дигән максат куймадым һәм шуның белән бәхетлемен дә. Булганга шөкер итә белү белән дә бәхетлемен. Мин ирекле шәхес, яраткан эшем бар, сәяхәт итәм, төрле илләргә барам, таныша алам. Мин укучыларыма файдалы мәгълүмат җиткерә алам, аннан җәмгыятькә файда бар икән, Аллаһы Тәгаләгә шуның өчен мең рәхмәтлемен», – дигән юлларны укыйбыз «Азатлык» сәхифәсендәге язмада.
 
Бу чын мәгънәсендә, үрнәк, өлге итеп алырлык тормыш шигаре…
 
«Сафларыбыз сирәгәя, димәк безгә арабыздан вакытсыз киткән Наилләр, Илфак Шиһаповларлар өчен дә эшләргә, үзебезгә алмаш тәрбияләргә кирәк!» Наилне гүргә иңдергәндә мин шулар турында уйланып тордым. Хисапсыз җыелган халыкка, таныш-белешкә ара-тирә күтәрелеп карыйм: бар да күз яшен сөртә, хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә…
 
Наилне озатып кайткач, әнә шулай язганмын.
 
Наил белән бер язышканда ул миңа бер хикәясен җибәргән иде. «Кара әле, мин кичә хисләнеп китеп бер нәрсә язып ташлап, шуны Фейсбукка элгән идем. Халык гәҗиткә бас дип ду килде. Сиңа салам. Әмма бу басар өчен түгел әле. Карап кына чык. Әгәр басарга була дисәң, мин әзрәк үзгәрешләр кертәм. Бу социаль челтәр өчен генә язылды», – дигән иде ул сүз башында. Мин карап алдым да, газетада басарбыз, аз гына төзәтмәләр керт, дип килештек. Тик Наил минем киңәшне тыңламады шул – өлгермәде, арабыздан китеп барды. Менә әлеге тормыш хикәясен редакциябез папкасында саклап, укучыларыбызга аны тагын бер кат искә төшерергә форсат бирер өчен, газетабызда бирергә булдым. Наил аңа исем дә куймаган иде. Исемен дә үзем билгеләдем.
 
Наилне юксынып, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
 
Шук һәм исәр яшьлек…
Авыл белән сөйләшкән саен үсмерчак хатирәләре хәтерне айкап уза да, хет ичмасам исәннәрдән ничекләр генә гафу үтенәсе, дип уйлана башлыйм. Бүген сыйныфташ Нурислам белән скайп аша хәл-әхвәлләрне барлаштык. Элекке милиционер, хәзер колхозның (бездә бетмәде әле күмхуҗ, исеме генә башка) умартачысы ул һәм шул ук вакытта мәчет тирәсендә дә, мәетләр дә юа башлаган… Тагын бер яхшы эшне төгәлләп килә икән, мәчеттә тәһарәтханә төзүне үз өстенә алган. «Менә су җылыткыч алырга акча таба алсам, иске батареяларны алыштырсам, хан йорты була аннары!», – ди Нурислам. Исеме дә игелекләренә туры килеп тора аның. Нур һәм ислам! «Айсак, син генеральный инде анда хәзер», – дип шаярам мин. «Кая инде, безнең генеральныйлар җитәрлек. Сиксән яшәр Гәтият абый белән Әнәс абый бар бит әле», – ди ул.

Әнәс абый үсмер чакта безгә мәктәптә трактор укытты. Ул вакытларда Әнәс абыйны «Шрипт» дип йөртә идек. Аланда һәркем кушаматлы. Йөртә белмәсәк тә III класслы тракторчы катыргылар да алып чыктык без. «80гә җитсә дә, Гәтият абый һәр җәй ындыр табагында эшли», – ди Нурислам. Авылда бригадир иде Гәтият абый. Күптән күргән юк инде аны. Һаман шул кап-кара эшләпәсен, пөхтә кәчтүнен киеп, җигүле ат арбасына утырып йорт саен туктап эшкә әйтеп йөрүе генә күз алдында. Салмак, беркайчан да тавыш күтәрмәс абзый ул безнең. Узган гасырның 70-80 елларында үсмердән, яшь-җилкенчәктән әнә шундый итагатьле, сабырларга күбрәк эләкте микән? Ә нигә аларга? Авылда ыжгырып торганнар да җитәрлек иде бит.

1976 еллар булды микән, авылга телефон керттеләр. Аңарчы авылда «контор» дип атала торган җирдә генә кара һәм кырыена чыккан кечкенә таякны әйләндерә торган телефон бар иде. Күкчәгә бер тапкыр әйләндерәсең, Теләчегә ике кат… Контор ишегендә беркайчан да йозак булмады, идәне юылмый иде, тәмәке төтене исе өйалдына кергәнче үк борынны яра. Бу ярым караңгырак, төтенгә ысланган өй түрендә эленеп торган Карл Маркс һәм Ленин бабай рәсемнәре әле дә хәтердә. Кышларын «өчборынга» керүчеләр дә шул конторда булды, Маркс һәм Ильич компаниясендә кәеф-сафа корды. Көндезләрен ул колхоз эшенә нәрәт бирү вазифасын башкара торган офис иде.

Инде бер челтәр ясап унлап кешегә телефон кертелү авыл өчен көтелмәгән яңалык булды. Предтә (Мансур абый Хөсәенов), мәктәп директоры Павалда (Павел Андреевич Дадуков), силсәвиттә, клубта һәм тагын авылдагы берничә кешегә генә телефон чыбыгы сузылды. Шул исәптән, Гатият абыйлар һәм Сабирҗан абыйлар да телефонлы булды.

Сабирҗан ага – диаметры метр ярымлык имәннәрне авылда «дружба» пычкысы белән беренче булып кискән кеше. Аны авылда бөкре Сабир дип йөртә иделәр. «Дружба»сын җилкәсенең бөкресез ягына асып, кулына күн сумкасын тотып (портфель иде ул – һич онытмам), трактор белән капка төбенә тартып кайтартылган юан имәнне биш тәңкәгә кисәргә йөри иде ул. Күн сумкасында цепьләре иде. Һәрберсе елан кебек уралган һәм кайралып солярка сеңдерелгән чүпрәккә төрелгән. Имән кискәндә гел алыштыра иде ул аларны.

Хәйран кыз-кыркын Сабирҗан ага ясаган сандыклар белән кияүгә китте. Калай кисеп бизәкли, йә яшелгә, йә зәңгәргә буйый иде ул аларны. Олыгая төшкәч «тегене» бөтенләй тотмас булды. Алан халкының теле әшәке, ди Балыклы белән Күкчә халкы. Тел әшәкелегеме, чынмы-ялганмы белмим, бер көздә «Сабирҗан хәйран салып өенә кайтып җитә алмаган, өйләре каршындагы пычракка түнгән, иртән Гыйззи апа (карчыгы) лом белән каткан пычракны каерып-каерып коткарып Сабирҗанны күтәреп алып кереп киткән», – дип тә сөйләгән иделәр. Ни генә димәсеннәр, кулы алтын булганга, турысын бәреп әйткәнгә Сабирҗан абыйның авылда абруе зур иде. Шуңа беренчеләрдән телефон да аларга керде.

Әле кияүгә китәргә өлгермәгән кыз-кыркынның, өйләнмәгән егетләрнең һәм алар тирәсендә әвәрә килгән үсмернең клубта «танцы» беткәч, инде нинди этлек кылыйк, дигән уйларына телефон кертү өр-яңа төсмер өстәде. Төннәрен берәүләрнең өй каршындагы мунча бурасын көтү куа алмаслык итеп капкага терәп күчерү дисеңме, алма басу дисеңме, тәрәзәгә шакылдавык куеп бәрәңге бакчасына кереп качып, шуны шакылдатып яту дисеңме… телефонга кадәр берсе дә калмаган иде инде.

Һәр көнне клубта кино беткәч «танцы» була. Аннары 80нче еллар башына бу «танцы» дигән сүзне «дискотека» дигәне алыштырды. Кинодан соң егетләр тәмәке тартып алгач, кыз-кыркын карлыгачлар кебек фойе урындыкларына тезелешеп «соңгы хәбәрләр» белән уртаклашкач, Куян Хәмите (Хәмит абый – клуб мөдире) электробаянын шыңгырдатып килеп чыгар иде. Авылның иң кәттә киенүче кешесе иде ул. Егетләргә янып торган кып-кызыл, йә булмаса ап-ак чалбар, чәчәкле күлмәк киюне дә Хәмит абзыйдан белдек без. Авылга клюшны да (чалбар балагының аскы өлеше бик киң итеп тегелгән) ул беренче кертте. Ул киде беренче. Мәскәүгә баргалап соңгы мода киемнәре белән аланлыларны куандыргалый да иде.

Кинодан соң баянның дәртле көенә татарча биетә, бишле һәм башка уеннарын уйната иде ул. Аннан инде – кызларны чакырып вальс әйләнү башлана. Инде парлылар ипләп кенә «йолдыз санарга» киткәч, грампластинкага заманча «әйттерү» башлана: «Кленовый лист», «Листья желтые» һәм башкалар… Шулай итеп төнге 12ләр җитә. «Бүгенгә бетте, барыгыз, кайтыгыз!» – дип һәр көн әйтелә торган сүзләр бар кешегә дә кагылмый иде шул. Хәмит абыйның ахирәтләре, үз командасы бар әле. Янәсе, без аның эшен бетереп, бүлмәләрен бикләп чыкканны фойеда көтәбез. Без дигәнебез бер көтү – унлап кеше. Нәримә, Сания, Илһам һәм башкалар.

Клуб ишеге эчтән бикләнер һәм без фойедагы утны сүндереп мөдир бүлмәсенә керәбез. «Өч литр балым (брашка) бар, тотабызмы?» Күңел күтәрелсенгә әзрәк кәгелә инде. Кайберәүләр күңелендә клуб ишек алдында йотканга иш өстенә куш була ул бал. Шуннан арадан берәү: «Әйдә, Гәтият абыйга шалтыратабыз», димәсенме. Бу теләк шундук хуплана! Төнге бер бит, ник шалтыратмаска ди! Трубканы Гәтият абыйның җәмәгате ала. Бу яктан сөйләшә торган кеше тавышын үзгәртеп «Гәтият абыйны чакырмассыз микән?» дип ялына. Тынлык… Ике-өч минуттан элемтәнең теге ягыннан «Әйе, мин тыңлыйм», дигән тавыш килә. Бу як: «Гәтият ага Көнбатыштан бал кортлары килә, тизрәк кач!», дип трубканы куя. Клуб түшәмен күтәреп бәрерлек шаркылдау тәрәзәләрне зыңлата. Ни әйтсәң дә этлек җиренә җиткереп башкарылды бит. Гәтият абыйның бал корты агуына аллергия икәнен авылда белмәгән кеше юк. Бер генә корт чакса да аны ашыгыч рәвештә больницага алып китә иделәр…

«Тәәәк, чиратта кем безнең?» «Придкә шалтыратма, милиция чакырыр», «Кем булган ул кадәр, әйдә җый – ферма яна диярбез», «Тиле баш син, төрмәдә черисең килә мәллә?», «Павал беләчәк безне»… Салган башка бәхәсләр хәйран озакка сузыла. «Хәзер Сабирҗанга шалтыратам айсак», – дип берәү трубканы ала.

– Исәннәрмесез, Сабирҗан абзый кирәк иде (трубкада Гыйззи апа).

– Балалар, Сабирҗан агагыз йоклый инде.

– Гыйззи апа бик кирәк иде бит, зинһарлар чакырыгыз инде?

– Юк, балалар булмый, иртүк торасы бар аның, чакырмыйм.

– Гыйззи апа, зинһар чакырыгыз инде, хәл итәсе бер әйбер бар иде. Иртәгә соң була.

– Хәзер айсак, уятып карыйм. (2-3 минут вакыт уза)

– Әйе, тыңлыйм (Сабирҗан ага бу)

– Сабирҗан ага, бар пес итеп кер әле!

Сабирҗан ага күптән бакый дөньяда инде. Белмим, кемнәрдә сакланды икән ул ясаган сандыклар? Ә әшәкелекләребез, этлекләребез һаман күңелдә. Никләр генә рәнҗеттек икән дип әле дә уйга батам мин… Яшьлек җүләрлегеме? Тәрбиясезлекме? Корбан гаетен Гәтият абый укыган… Мәчет халык белән тулган иде, дип сөйләде энем бәйрәмнең икенче көнендә скайптан… Бәлки гает намазында этлек кылган заманнарда телефонның саннар сугылган түгәрәген әйләндерүчеләр дә булгандыр…

Наил АЛАН, Прага.

2018 ел

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.06.2019
Матбугат.ру печать

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом