• 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 18 Октябрь Илсур Хадиуллин
  • 18 Октябрь Әнвәр Гобәйдуллин (1922-2012)
  • 18 Октябрь Кадрия Фәтхуллова
  • 18 Октябрь Равил Бохараев (1951-2012)
  • 18 Октябрь Юныс Сафиуллин
  • 19 Октябрь Рәсим Хаҗиев
  • 19 Октябрь Рәүф Игъламов
  • 20 Октябрь Александр Сладковский
  • 20 Октябрь Ленар Фәйзетдинов
  • 20 Октябрь Мостай Кәрим (1919-2005)
  • Авиатозелеш р-нында 6 сотка жир сатыла. Ой хэм свеча очен фундаменты, сарае бар. Участокка кадэр асфальт юл, кыш коннэрен хэрчак юллар чистартыла. Ел эйлэнэсе яшэучелэр куп, куршелэребез дэ шунда кышлый. 89377752225
  • Яхшы хәлдә погрузчик сатыла. Актаныш 89196399203
  • Тана ите 280 ботлап Актаныш 89376101008
  • Яхшы травматолог эзлим, тел.89093080784
  • Казан шэхэренен РКБ янында урнашкан Оренбург тракты 138в йортында, ботен унайлыклары булга бер булмэле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Начар гадэтлэре булмаган, похтэ, чисталык яратучы кешегэ яки гаилэгэ. Телефон: 89874092154, Йолдыз.
  • Сдаю 2 комнатную квартиру на Спартаковской 88Б (Центр). Новый дом с ремонтом, мебель, бытовая техника 89276766077
  • Парина, Сыртланова, Пр.Победы тирэлэреннэн торырга булмэ эзлим. Эшли торган, начар гадэтлэре булмаган хатын-кыз. 89274745077, 89274661604
  • Торле авырлыктагы таналар. Буаз тана декабрь 89372913008
  • Балтач районы. Үгез ите сатыла. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Симертелгэн суяр очен тере килеш казлар сатам. 1500 сум. т89196907476.

 

 

 
Архив
 

29.05.2008 Җәмгыять

АНАЛАРНЫҢ БУЛА ТӨРЛЕСЕ

Ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан хатыннарга элек Герой Ана исеме биргәннәр. Ләкин мин бәян итәсе ананы һич кенә дә герой дип әйтеп булмый. Гәрчә унбер бала тапса да. Биектау районында яшәүче Галина Буренкова туктаусыз эчә, яшәгән өйләре кечкенә һәм бик иске. Гонаһ шомлыгына каршы, 2000 елда балаларның әтиләре дә үлеп киткән. Көннәр буе ач яткан сигез баланы район җитәкчеләре балалар йортына җибәрергә карар кылган. Калган өчесе, унсигез яшьләре тулу сәбәпле, үз көннәрен үзләре күрә.

БАЛА ГАИЛӘДӘ ҮСӘРГӘ ТИЕШ

Балаларны Биектау районындагы Бөреле ятимнәр йортына китерәләр. Биредә дөм ятимнәр һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең балалары тәрбияләнелә. Мин барганда балалар Бөреле урта мәктәбендә укуда иде. Директор  Марсель  Васыйл улы Ибраһимов, нигә килгәнлегемне белгәч: “Һай, бездәге һәр бала турында аерым язмалы. Ундүрт яшенә җитеп, укый-яза белмәгән, бер сыйныфта дүртәр ел утырып калган малай-кызларны да китерәләр, – дип сөйләп китте. –  Һәм иң аянычы – һәркайсының әти-әниләре исән. Берсе генә ятим. Тик аларга аракыдан башка бернәрсә дә кирәкми. Әнә, бер гаиләдән дүрт бала бар монда. Әти-әниләре Самасыр чүплегендә яши. Эчкечеләр. Кәгазьләргә кул куярга кирәк булгач, шуннан эзләп таптык үзләрен. Ничек  итеп бала тәрбияләсен алар? Буренковлар исә бөтенләй өнсез калдырды безне. Бер гаиләдән унбер бала бит!”...

 

Һәм директор бармакларын бөгә-бөгә һәр баланы исемләп, бүгенге көндә Буренковларның кайсы кайда икәнен санарга кереште. Олы малайлары төрмәдә. Аннан соңгы кызлары бала үстерә (апа кеше бер тапкыр сеңелләре янына килгән булган, тик авыруыннан аракы исе аңкыган яшь хатынны кертмәгәннәр). Өченче уллары армиядә хезмәт итә. Иң кечкенә кызлары Испаниядә - тәрбиягә алганнар. Ике зуррак уллары биредә үсеп, тугыз сыйныф тәмамлап, Биектау районындагы Усад һөнәр училищесына киткәннәр. Ике уртанчы кыз – Бөреле балалар йортында тәрбияләнә. Калган балаларны Арча районы Кенәр коррекцион мәктәбенә җибәргәннәр. (Алар урта мәктәп программасын үзләштерә алмаган. Уку авыр бирелә икән  аларга.)

 

– Әле дә хәтерлим: Биектауда эчкече әниләре белән унбер бала яши дигәч, шунда киттек. Килеп керсәк, шаккаттык! Берсеннән-берсе кечкенә җиде-сигез бала, салкын, җыештырылмаган өйдә үзләре генә. Өсләрендәге киемнәре юылмаган, иске, ертык. Ашарларына да бернәрсәләре  юк. Тиз арада комиссия килеп, балаларны безгә җибәрделәр. Шулай итеп сигез бертуганны үзебезгә сыендырдык. Начар балалар түгел алар. Әнә Леша белән Саша, Усадка киткәч тә, бары яхшы сүзләр генә ишеттек. Бөреле урта мәктәбендә укучы кызлар Антонина белән Елена да тырыш кызлар. Алардан кечерәкләре Маша, Кристина, Костяны Арча районындагы коррекцион мәктәпкә җибәрергә туры килде. Казаннан махсус комиссия шундый карарга килде. Иң кечкенә кызлары Алла, инде башка туганнарын күрә алмас. Испаниядән бер гаилә үзләренә алды аны. Һәм законда каралганча, кемнәр алганын, кайда киткәнен әйтергә ярамый,- диде Бөреле балалар йорты директоры.

 

Уллыкка алу дигәннән, узган ел биредән дистәдән артык баланы тәрбиягә алганнар. (Чит ил кешеләре түгел – татарстанлылар). Хәзер монда утыз бала тәрбияләнелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар калмаган, чөнки һәр килгән гаилә унике яшькәчә малай-кызларны алырга тели икән. Зурраклар үзләре  чит гаиләдә үсәргә атлыгып тормый. Хәзер Бөреледә унсигез яшькәчә утыз бала тәрбияләнелә. “Сүз дә юк, дәүләт ай саен 7000 мең сум акча бирә башлагач, балаларны тәрбиягә алырга теләүчеләр күзгә күренеп артты. Ләкин бу хәлне акчага гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Төпле фикерле, тәртипле кешеләрне генә бусагадан кертәбез. Башта сыныйбыз, баланы булачак гаиләсенә кунакка җибәрәбез. Тәрбиягә алынган очракта да һәрвакыт тикшереп торабыз. Бездә нинди генә яхшы шартлар булса да, бала гаиләдә үсәргә тиеш дип саныйм. Монда бит алар өчен юып, пешереп, әзерләп бирәләр. Ә гаиләдә бала тормышка күбрәк яраклашып үсә. Күп эшләрне мөстәкыйль башкарырга өйрәнә, бигрәк тә кызлар”, - дип сөйләде Марсель  әфәнде.

 

“ӘНИНЕ КҮРГӘН ЮК”

Елена белән Антонинаны күрергә теләп, Бөреле урта мәктәбенә киттек. Өч катлы зур мәктәптә дүрт йөздән артык бала укый икән. Балалар йортындагы укучыларны мәктәпкә автобус белән йөртәләр, чөнки юл шактый озын – дүрт-биш чакрым тирәсе. Кызларны дәрестән чакырып алдылар. Сыйныф җитәкчеләре дә керде. Сөйкемле генә кызлар. Башта мәктәп тормышы турында сөйләшеп алдык. Кызлар спортны ярата икән. “Тискәре яклары турында әйтмик инде. Бөтен балада була ул. Район күләмендә уздырылган спорт ярышларында призлы урыннар алып кайта кызлар. Белем дәрәҗәләре башка укучылардан әллә  аерылып тормый. Төгәл фәннәрне авыррак үзләштерәләр. Сыйныфташлары белән мөгамәләре әйбәт, тату. Җитди проблемалар булганы юк”, - диде сыйныф җитәкчеләре.

 

Алдан ук кисәтеп куйганнар иде: кызлар белән әниләре турында сак кына сөйләшергә. Күңелләрен җәрәхәтләмәс өчен балалар йортында да, мәктәптә дә бу хакта сүз кузгалырга тырышмыйлар икән. Кызлар әниләреннән аерылганда берсенә тугыз, икенчесенә җиде яшь булган. Башта армиядәге абыйлары турында сорашырга булдым. (Алар Бөреле балалар йортында бергә үскәннәр.)

 

– Абыегыз белән хат алышасызмы соң?

 

– Әйе. Телефоннан да сөйләшәбез. Әле тагын елдан артык хезмәт итәсе бар аның.

 

– Дәү әниегез, дәү әтиегезне күргәнегез бармы? (Галинаның Биектау районы, Урыс Алатында әти-әнисе яши. Ул турыда соңрак.)

 

– Күргән юк. Кечкенә чагында әни белән алар янына кайтканны хәтерлибез. Армиягә киткән абый Усадта укыганда еш кайта иде анда.

 

– Ә әниегезне хәтерлисезме? Соңгы тапкыр кайчан күрдегез?

 

– Бөрелегә килгәннән бирле күргәнебез юк.

 

Кызлар карашларын аска төбәделәр. Тынлык урнашты. Сизелеп тора: бу алар өчен авыр сөйләшү. Укытучылар миңа карап куйды. Димәк, башка бу хакта сөйләшмәскә...

 

Антонина белән Еленадан соң тагын дүрт бала бар әле.  1998 елда ике бала таба ана – гыйнвар аенда Кристинаны, декабрьдә Алланы. Салкын иске өй, акчасызлык... Боларның барысын күз алдыма китердем дә, куркыныч булып китте. Йөрәге, акылы булдымы икән бу хатынның? Ничек тә Галинаның үзен күрәсе килде. Ләкин Бөреледә миңа: “Син аны барыбер тота алмаячаксың. Хәзер дача сезоны башланды, очраган бер җирдә эчеп ятадыр”, - диделәр. Икенче көнне Галинаның әти-әнисе яшәгән авылга – Урыс Алатына  юл тоттым.

 

ШАЙТАННАН ИМАН АЛАМ ДИМӘ!

Авылга килеп, юлыма очраган кешеләрдән Галина турында сораша башлауга ук, сүзнең кем турында барганлыгын аңлап алдылар. “Әтиләре Борис әйбәт кеше. Хәзер менә каты авырый. Хатыны да бетереште. Кызлары Галина узган җәйдән бирле монда - әти-әнисен карый.” Менә сиңа, күктән эзләгән җирдә икән бит! Туры шул йортка киттем. Әти-әнисен карый ди. Мин уйлаганча ук җансыз кеше түгел ахры. Каршыма озынрак буйлы, ябык гәүдәле хатын-кыз чыкты. Галина икәнен чамалап алдым – кызлары әниләренә охшаган икән. Кырык алты яшендә генә булса да,  үз яшеннән шактый олы күренә. Авызыннан аракы исе килми. Айныган димәк! Исәнләштек, ни өчен килгәнемне әйттем. Хатын капка төбенә чыгып сөйләшергә тәкъдим итте.

 

– Нәрсә әйтим инде. Шулай килеп чыкты. Унбер баланы калдырып 2000 елда ирем рак белән авырып үлеп китте. Аннан аналык хокукыннан мәхрүм иттеләр.

 

– Сез бит эчкәнсез. Шуның өчен мәхрүм иткәннәр.

 

– Бөтен кеше ялгыша. Мин дә ялгыштым.

 

– Хәзер эчмисезме?

 

– Юк. Әти белән әнине карыйм. Алар карт һәм авыру. Берсенә 77, икенчесенә 73 яшь.

 

– Балаларыгыз янына барганыгыз бармы?

 

– Юк.

 

– Күрәсегез килмиме?

 

– Анда барырга акча юк. Әти-әни пенсиясенә генә яшибез. Җитми.

 

– Ә сез ни өчен эшкә кермисез?

 

– Паспортымны югалттым. Әти-әнине дә карарга кирәк.

 

Тукта, ана кеше үкенеп, һичьюгында күз яше булса да чыгармасмы икән дип, сумкамнан фотоаппаратны алдым. Галинага кызларының фотосурәтләрен күрсәтәм: “?скәннәр икән”,- диде ул, исе китмичә генә.

 

– Беләсезме соң – төпчек кызыгыз Алла Испаниядә яши. Тәрбиягә алганнар. Һәм Сез аны беркайчан күрмәячәксез...

 

– Беләм, әйттеләр.

 

– Балаларыгызны сагынасызмы?

 

– Сагынам инде. Тик мин нишли алам соң?

 

– Монда кунакка булса да алып кайтасыгыз килмиме?

 

– Юк, әти авырый. Өй болай да кечкенә. Аннан бу бит минем өем түгел, әти-әнинеке.

 

Капка төбендә ярты сәгатьләп утырдык. Сөйләшүебез гел шундый кыска җөмләләрдән генә торды. Авыл кешеләре белән сөйләшкәннән соң, Галинаны бер бәхетсез җан иясе  итеп күз алдына китергән идем. Эчүен дә ташлаган, әти-әнисен дә карый дигәч, акылына килгәндер дип уйладым. Юк, балаларын сагынып, аларны җылы бер сүз белән дә искә алмады ул. Үзен тамчы да гаепле дип санамый. “Күптән түгел телевизордан бер гаиләне күрсәттеләр. Балалары ятимнәр йортында үскән. Хәзер карт әниләрен тәрбиялиләр. Мине дә балалар аңлар әле, үземне генә калдырмаслар”, - диде ана кеше.

 

Кайткач тагын бер кат бөтен күргән-ишеткәннәрне күздән кичереп чыктым. Ишелгән өйдә егерме сигез яшендә  ике нарасые белән тол калган дәү әниемне уйлап куйдым. Гомере буе ике эштә эшләп, ике өй салып чыккан. Тәүлегенә өч сәгать йоклап, намазын укымыйча ятмаган. Балаларыма кыен булмасын дип, кияүгә дә чыкмаган. Ике баласына да югары белем биргән. Аңа рәхәт булдымы икән? Ә сугыштан соң итәк тулы бала белән тол калган хатыннар? Берсе дә эчүгә дә сабышмаган, балаларын да ташламаган... Бүген әле андый хәлдә калганнарга дәүләт азмы-күпме булыша. Паспорт юк дигәннән, Галина янына Биектау эчке эшләр идарәсеннән килгән булганнар. Тиешле кәгазьләрне калдырып киткәннәр. Ләкин хатын паспорт артыннан йөреп мәшәкатьләнмәгән. Югыйсә, эшкә урнашып, үзен яхшы яктан күрсәтергә мөмкинлеге бар. Балаларын да кайтара алыр иде. Тик аңа балалар кирәкмидер, мөгаен.

 

P.S. Бүген Галина Буренкова эше тикшерүдә. Суд карары нигезендә, аның балаларына түлисе алимент акчасы 523 меңгә җыелган. 1998 елдан беркайда да эшләмәү сәбәпле, хатын бер тиен дә алимент түләмәгән. Унбер бала анасына карата җинаять эше кузгатылырга мөмкин.

 

Фотода: Елена белән Антонина

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 64 | 24.05.2008
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments