|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.06.2019 Мәдәният
Кариев театры конкурс игълан итәКариев театры яңа сезонда үзенең символын булдырырга тели. Тамашачы фикерен белү максатыннан, театр символына конкурс игълан ителә. Җанвар образындагы әлеге символ спектакль алдыннан балаларны каршы алачак, диелә театрның Инстаграм аккаунтында. Конкурс шартлары:
1) театрның символы итеп нәрсәне күз алдына китерүеңне язырга;
2) нигә нәкъ шул символны сайлавыңны дәлилләргә;
3) җавапларны kariev_theatre@mail.ru почтасына җибәрергә.
Конкурс 25 августка кадәр дәвам итә. Җиңүче театрга абонемент белән бүләкләнәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|