|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2019 Мәдәният
"Калеб" һәм Кариев театры җыр язарга өйрәтә«Калеб» яңа буын җыены һәм Кариев театры эстрада җырына багышланган лекцияләр һәм гамәли дәресләр циклын башлап җибәрә. Лекцияләрнең беренче өлеше 29 май көнне Кариев театрының Кече залында узачак. Күтәрелгән мәсьәләләр татар җырына битараф булмаган һәркемгә, ә гамәли яктан - җыр язып карарга теләүчеләргә файдалы булачак. Спикерлар татар эстрадасы тарихына күзәтү ясаячак һәм җыр язуның үзенчәлекле яклары, кануннары белән уртаклашачак. 18.00 -19.20 - «Җыр тексты һәм шигырь: уртак һәм аермалы яклары» Спикер: Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Беренче мәхәббәт урамы», «Зинһар өчен, кермә төшләремә», «Кышкы учак», «Зинһар өчен, кермә төшләремә», «Яшьлегем канатында» һәм башка танылган җырлар авторы. 19.30 - 20.50 - «Җыр язу үзенчәлекләре» Спикер: Резеда Ахиярова, композитор, Татарстан Республикасы халык артисты, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Яратыгыз», «Кәгазь көймә», «Зинһар өчен, кермә төшләремә», «Ак кәгазь» һәм башка танылган җырлар авторы.
--- |
Иң күп укылган
|