Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2019 Мәдәният
Нурбәк Батулла һәм Туфан Имаметдинов чыгышларыннан соң гафу үтенде (ВИДЕО)Кичә Кариев театрында "Театрда импровизация" актерлык лабораториясенең нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Тамаша вакытында сүгенү дә ишетелде. Соңрак социаль челртәрләдә бу уңайдан шау-шу купты, театрда болай кыланырга ярамый диючеләр булды. Шулай ук артистларны хуплаучылар да бар иде.
Шулай да әлеге проект җитәкчеләре хореограф Нурбәк Батулла һәм режиссер Туфан Имаметдинов тамашачы алдында гафу үтенеп, видео чыгарды.
"16+" дип тамгаланган импровизация спектаклендә Кариев театрында сүгенү яңгырады. Без моның өчен җаваплылыкны үз өстебезгә алырга телибез һәм әгәр дә бу берәр кешене рәнҗеткән булса, гафу үтенәбез. Безгә бик кызганыч, әмма бу тулысынча импровизацион спектакль иде. Нәрсә булды, шул булды инде" диде егетләр.
--- |
Иң күп укылган
|