|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2019 Фаҗига
"Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын эше нигезендә 12 кеше барлыгы 85 елга ирегеннән мәхрүм ителде
23 майда Казанның Киров районы суды "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын эше нигезендә гаепле дип танылган 12 кешегә хөкем карары чыгарды. "Заря" оешмасы хуҗасы һәм җитәкчесе Гусейн Гахрамановны суд 13 елга, аның әтисе Гюльгусейн Наджафовны 9,6 елга ирекләреннән мәхрүм итте.
"АС Менеджмент" җитәкчесе Роберт Хәйруллин 9 елга колониягә җибәреләчәк. Гахрамановның урынбасары Николай Каекин 7 елга, суд приставлары Минзәлә Сафина һәм Жанна Алпарова 4,5 һәм 7 ел колония хөкеме алды.
Татарстанның төзелеш өлкәсендә күзәтчелек инспекциясе белгече Галия Исаева 5 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Эшчеләр Наил һәм Нияз Габдулхаевлар, Фердинад Ульданов, Альберт Халиков, Фәнис Мөхәммәтханов 4,5 елдан 6,5 елга кадәр колониягә хөкем ителде.
Федераль судья Феликс Сабитов хөкем карарын сишәмбедән бирле укыды.
“Адмирал” сәүдә үзәгендә фаҗига 2015 елның 11 мартында булды. Янгын 19 кешенең гомерен өзде, 61 кеше җәрәхәтләр алды. Җинаять эше буенча 703 кеше зыян күргән дип табылды, зыян күләме 1,4 млрд сум белән исәпләнә.
--- |
Иң күп укылган
|