поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
21.05.2019 Шоу-бизнес

Салават Барселонадагы хәлләр турында: "Дүрт чемодан, ике яхшы сумканы урладылар"

Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдинов Испаниянең Барселона шәһәрендә әйберләрен урлау турында сөйләде. Җырчының улы Рөстәм анда автоузышта катнашырга тиеш булган.

"Без улым Рөстәм белән ашарга кереп киттек. "Аренда автомобиле" дип язылган машинада бөтен әйбер калды: дүрт чемодан, ике яхшы сумка. Үземнең кулда телефон бар иде, ә Рөстәмдә - зарядка. Мин автоузышчы Тимур Тимерҗановка шалтыраттым. Ул да Барселонада иде. Тимур барысын ташлап, безнең янга клде. Инглиз телен яхшы белә, безнең белән алты сәгать йөрде. Полиция гариза кабул итәргә теләмәде, чөнки безнең кебекләр монда меңләгән икән. Әллә ничә участокта булдык, берсендә көчкә гаризаны алып калдылар", дип сөйләгән Салават Бизнес-Онлайндагы интернет-конференциядә. 

Соңрак Салават Казанга җитәкчелеккә шалтыраткан, алар Мәскәү белн элемтәгә кергәннәр. Мәскәү Барселонадагы Россия баш консуллыгына чыккан һәм җырчы гаиләсенә Испаниядә йөрү өчен вакытлыча рөхсәт кәгазе биргән. "Консуллыкта да кеше бик күп иде, Барселона кесә караклыгы буенча беренче урында тора икән", дип сөйли артист.

Салват 16 яшьлек улы Рөстәмне Испаниягә автоузышка алып килгән булган. Әмма әлеге хәл аркасында ярышта катнаша алмаганнар. Салават хәзер күбрәк улы белән шөгыльләнүе турында да әйтә. "Рөстәм инглиз телен камил белә, укуы да бик яхшы, 14 яшендә юниорлар арасында Русия чемпионы булды. Быел 11 сыйныфны тәмамлый, ярышларда әзрәк катнашыр, БДИ бирәсе бар", ди Салават.

Рөстәмнең машинада әйләнеп капланганы да бар икән, әмма ата бу спорт төре кирәк, ул башкалардан куркынычрак түгел дип уйлый.

Җырчы концерт графигын да Рөстәмнең ярышларына карап кына төзи хәзер. Ярыш көннәре булмаса гына чыгыш ясарга ризалыгын бирә.
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 21.05.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»