|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2019 Шоу-бизнес
Салават Испаниядәге хәлләрдән соң постын алып аткан - аның урынына... үрдәкләр (ВИДЕО)Шушы көннәрдә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов белән Испаниядә күңелсез хәл булган - җырчыны Барселонада талаганнар дип хәбәр иткән идек. Барселона полиция участогында утырганда ул: "Дусларым сезне түгел, ә дошманнарны сөендерәсем килә. Машиналарны ватып, барысын да алып киттеләр. Спорт киеменнән һәм бер телефон белән калдык. Белегез, иң шәбе - Казанда, Татарстанда яшәү икән", - дип уртаклашкан иде артист. Күп тә үтмәде, Салават Зәкиевич ни сәбәпледер Испаниядәге хәлләр турындагы әлеге постын бетереп атты. Аның урынына җырчының шәхси аккаунтында кыр үрдәкләре белән видео калган. "Җәмәгать, менә чыгып барам, әй Алла, кыр үрдәкләре асфальттан җәяү йөри! Менә шундый көннәргә килеп җиттек", - дип сөйли кадр артында Салават Фәтхетдинов. "Кая киттегез, әй?! Кая киттегез? Кояш баеп ята - ике кыр үрдәге җәяү китеп бара... Мин театрга барам - болар кая юл тотадыр. Давай, пока!...", - дип көлә Татарстанның халык артисты. Тамашачыларга бу видеода иң ошаганы үрдәкләр дә түгел, Салаватның чын күңелдән яратып, кеткелдәп, ихлас көлүе булган. "Салават абый бигрәк тә йомшак күңелле инде. Берсе булса выжт итеп узып китәр иде куркытып. Ә безнең Салаватыбыз алар белән рәхәтләнеп сөйләшеп бара кытыр-кытыр көлеп. Ничек яратмыйсың ди бу Салават абыйны".
"Әй рәхәтләнеп көләсез инде, тәмен табып".
"Салават концертына баралар".
"Салават абый, көлүеңне яратам!!!"
"Гомеремдә бер булса да, Салават абый мина шушылай дәшсен иде ул, "әй" дип булса да!" - дип язалар тамашачылары.
--- |
Иң күп укылган
|