• 24.08 “Ләйлә вә Мәҗнүн” спектакле. Кариев театры. 18:00 сәг.
  • 25.08 “Шәй-бу! Шай-бу!” спектакле. Кариев театры. 18:00
  • 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 24 Август Ләйсән Юнысова
  • 24 Август Альбина Әпсәләмова
  • 25 Август Фәрит Солтанов
  • 25 Август Равил Гайнетдин
  • 25 Август Вәсим Әхмәтшин
  • 25 Август Евгений Богачев
  • 25 Август Туфан Миңнуллин (1935-2012)
  • 25 Август Корбан Бердыев
  • 26 Август Илназ Фазуллин
  • 26 Август Гөлназ Бәдретдинова
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264
  • 2109 машинасынын сул як ишеклэре сатыла. Черемэгэн, тузмаган. Бэясе договорная. Тел.:89270410678.
  • Отопительный радиатор сатыла. 1 шт.-1000 сумнан. 6 штук. Тел.:89270410678

 

 

 
Архив
 

               

19.04.2019 Киңәш-табыш

Бәрәңгене кайчан утыртырга, "Престиж" файдалымы? - Белгеч КИҢӘШЛӘРЕ

Бер төп бәрәңгедән бер чиләк уңыш алып буламы? Тырышканда – ничек кенә әле! «Органическое земледелие» клубы җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов безгә күп итеп бәрәңге алу серләре турында сөйләде.

– Чәчәр алдыннан бәрәңгене дезинфекцияләргә ки­рәк. Бу очракта күбебез марганцовкадан файдалана, аңардан кала башка биологик препаратлар да, шул исәптән химик препаратлар да бар. Бәрәңге сакланган подвал, базда черек бәрәңге булмый калмый, шуңа да авыру тудыра торган микроблардан котылырга кирәк. Орлыкка дигән бәрәңгене сеткалы чиләк яки яшелчәләр өчен махсус ясалган пластик тартмага тутырасың да марганцовкалы су салынган зур гына тазга манып аласың. «Фармайод», «Сияние», «Ризоплан» препаратларын да кулланырга була, алар патоген микробларны бетерә һәм тамырның туклану сыйфатын яхшырталар.
 
– Чыбык личинка (аны икенче төрле каты корт диләр, русчасы – проволоч­ник) белән зарарланган бәрәңгене утыртырга буламы?
– Каты корт известь күп керткән туфракта була. Бәрәңгене алгач, горчица сибегез яки бәрәңге утыртасы чокыр­чыкка горчица түбен (жмых) салыгыз. Каты корт күп булмаса, бер-ике кашык җитә. Шактый зарар китергән туфракка – ярты стакан чамасы. Горчица үзенең исе белән каты кортны, май коңгызын (хрущ) куркыта. Тик шуны да истә тотыгыз: авыл җирендә күпләп утыртучыга бу ысул кыйммәткә төшә. Туфракка махсус препаратлар да кертергә мөмкин. Бәрәңге утырта торган чокыр­чыкка кыш буе җыеп киптереп куйган мандарин яки әфлисун кабыгын да салып калдыра аласыз. Суган кабыгы да булыша.
 
– Бакчачылар йомырка кабыгы, көл дә салып калдыралар дип беләм.
– Алары да ярый. Көл туфракны калийга һәм фосфорга баета. Йомыр­ка кабыгында кальций бар. Болар – өстәмә тукландыру чарасы, чөнки бәрәңгене ел да бер урынга, бигрәк тә авыл җирендә һаман шул бер бакчасына утыртып торалар. Җирне ял иттереп тору юк. Ә туфрактан исә кирәкле микроэлементлар юыла. Шуңа да җир өстәмә тукландыруга мохтаҗ. Көл исә авылда яшәүчеләр өчен дефицит әйбер түгел, акча да түләп алырга кирәкми.
 
– Төрле ышанулар буенча бәрәңгене, имештер, чәршәмбе һәм шимбә көнне, тал песие уянган атнада утыртыр­га ярамый. Бу сынамышларга ышанырга кирәкме?
– Тал песие уянган вакытта әле салкын була. Моны шуның белән аңлата алам. Ә чәршәмбе һәм шимбәгә килгәндә, берәүнең ул көннәрне чәчәсе килмәгәндер, күршеләренең дә иртәрәк утыртуын теләмәгәндер. Шуңа бу сынамышны уйлап чыгаргандыр дип кенә әйтергә кала инде.

– Үзегез кайчан утыртырга киңәш итәсез?
– Каен яфрагы бер сумлык тәңкә кадәр булганда гына утыртырга була. Салкын туфракка утыртсаң, ул тик туңып ята, шытып китә алмый. Кояш астында тотып, борынлатып утырткан бәрәңге салкында стресс кичерә. Шытымнары авырырга мөмкин. Иң яхшысы: ашыгып чәчкәнгә караганда соңга калып утырту. Туфракта дым да булырга тиеш, әлбәттә. Әгәр дә туфрак җылынмаган икән, дым булганда утыртып калам дип ашыгырга кирәкми. Ул барыбер тиз генә үсеп китә алмаячак. Бәрәңгене утырткач ук, өстенә карабодай яки горчица чәчегез. Алар бәрәңгегә караганда тизрәк үсеп китә һәм туфрактагы суны парга әйләнүдән саклый. Салам да сибәргә була өстенә. Бакча зур булса, салам сибү мәшәкатьлерәк эш, әлбәттә, шуңа да сидерат чәчегез. Бәрәңге төбен өйгәндә, матыйк белән горчицаны да алып атасыз. Ул органик ашлама да булып тора. Туфракның өстен йомшарту да дымны сак­ларга булыша.
 
– Бәрәңге шытымнарын өскә каратып утыртырга тырышабыз. Аска каратып куелса, озаграк тишеләме?
– Ничек тә утыртырга ярый. Аска каратып утыртсаң, бүлбе барлыкка килү өчен урын иркенрәк була. Срогына килгәндә, бер-ике көнгә соңрак чыгарга мөмкиндер. Моннан әллә ни югалтмыйсыз.
 
– Бәрәңгене бүлеп утыртыргамы, бөтен килешме?
– Утырту материалының күпме булуыннан тора. Азрак булса, бүлмичә булмый. Эре бәрәңгене дә бүлеп утыртабыз. Гадәттә, без орлыкны көз көне бәрәңге уңышын җыеп алгач әзерләп куябыз, утыртыр­га булыр дип, аерым базга аерым төшерәбез. Ашар өчен иң эреләрен сайлыйбыз. Орлыкка дигәненә вагракларын яки бөтенләй вагын аерып куя­быз. Яхшыдан яхшы була дигәндәй, әйбәт уңыш алу өчен эре булган, авыру билгеләре күренмәгән сәламәт орлык­ларны алырга кирәк бит югыйсә. Бәрәңгене алганда ук күп итеп чыккан бәрәңгене оясы белән орлык­ка алып куегыз.
 
– Бәрәңгене «Престиж» препараты белән эшкәртүгә ничек карыйсыз?
– Аның чынлап та нә­ти­җәсе бар, моны кире кагып булмый. Колорадо коңгызлары бу препарат белән эшкәртелгән бәрәңге сабагына килми. Ә ни өчен? Бәрәңге кортына каршы препаратлар бик күп. Аларның беришләрен кортның үзенә сиптерәсең, ул шуннан агуланып үлә яки агу сибелгән бәрәңге яфрагын ашап үлә. Бу препаратларның берничә көннән тәэ­сире бетә дә, аларны кабат та сиптерергә була. Бар тагын системалы препаратлар. Аларны бер тапкыр сиптерәсең дә, ул үсемлек структурасына сеңеп тарала һәм кортлар шуны ашап агулана. «Престиж» да шул системалы препаратлар исемлегенә керә. Без утырту материалын шуның белән эшкәртәбез дә утыртып куябыз. Бәрәңге сабагы үсә, кортлар килми. Шул рәвешле дүрт ай буе препарат үсемлекне саклап тора. Димәк, аның концентрациясе бик көчле дигән сүз. Аны җитештерүчеләр, таралып бетә, дип ышандыра. Дөрестән дә, тараламы икән? Миндә шундый сорау туа. Бер бакчачы миңа «Престиж» белән эшкәртеп утырткан бәрәңгене киләсе елга утыртырга дип саклавын һәм аны кабат шул препарат белән эшкәртеп тормыйча гына чәчүен, нәтиҗәдә колорадо кортларының бәрәңге сабагына килмәвен сөйләде. Мин аның препаратны күпме күләмдә куллануын белмим, бәлки ул, кирәгеннән артык кулланып, технологиясен бозгандыр. Анысын әйтә алмыйм. Бакчачының бәрәңгесен кортның ике ел рәттән ашамавы факт. Мин үзем бәрәңгене болай итеп утырту ягында түгелмен.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 18.04.2019
Шәһри Казан печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом