|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2019 Мәдәният
Татар язучылары Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәрендә катнашаТатарстанның халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Рәдиф Гаташ, Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров, Гәрәй Рәхим, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, драматург, прозаик Данил Салихов Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәрендә катнашалар. Бүген язучылар Уфаның 84 нче татар гимназиясендә укучылар белән очраштылар. Гимназиядә 51 сыйныф бар, аларда 1396 бала белем ала.
Көннең икенче яртысында Татарстан язучыларын Башкортстан язучылары кабул итте. Очрашу Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге бинасында узды.
Иртәгә Татарстан язучылары Уфада бөек шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашалар. Һәйкәл Уфа «Нур» Татар драма театры каршындагы мәйданда куелган.
(БАШИНФОРМ.РФ фотолары)
--- |
Иң күп укылган
|